Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшинның Россия матбугаты көне белән котлавы

2021 елның 12 гыйнвары, сишәмбе, 16:28

Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре, журналистлар һәм редакторлар, нәширләр һәм полиграфистлар, ветераннар һәм яшь каләм тибрәтүчеләр! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Россия матбугаты көне белән котлыйм!

Кызыксыну, эзләнү һәм чын мәгънәсендә граждан булуның нык традицияләре, иҗат хөрлеге һәм җаваплылык, мәгълүматның актуальлеге һәм укучы белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә тору – болар барысы да илебез матбугатының үзенә генә хас үзенчәлекләре. Шуңа күрә дә журналистиканы кайчакта сәнгать дип тә, «дүртенче хакимият» дип тә атыйлар. Танылган сүз осталары, публицистика даһиләре яңалыкларны «тудыру» яисә агымдагы вакыйгаларны яктырту белән генә чикләнми. Алар каләменнән төшкән һичшиксез әдәби дәрәҗәгә һәм сәнгати кыйммәткә ия текстлар көн кадагындагы мәсьәләләрне формалаштыра, җәмгыятьнең кәефенә йогынты ясый, үз позицияңне булдыруга өнди. Тере, тәэсирле тел белән язылган, мисаллар белән расланган һәм теманы һәрьяклап тулысынча яктырткан мәкаләләр күтәрелгән проблемаларны тирәнтен өйрәнүгә, танып белүгә һәм укуга этәргеч бирә, халыкның гомуми мәдәни дәрәҗәсен үстерә.

2021 ел республикабызда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Татарстанда 170тән артык милләт вәкиле яши. Һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өчен бу – киң аудиторияне шушы халыкларның тарихы, үзенчәлекле мәдәнияте һәм тел байлыгы, күпгасырлык традицияләре һәм гореф-гадәтләре белән якыннанрак таныштыру өчен гаять бай мәгълүмат чыганагы. Безнең уртак максатыбыз – ватанпәрвәрлекне, үзебезне чын граждан итеп тоеп, бердәм булу хисен, Ватаныбызга һәм кече ватаныбызга мәхәббәт тәрбияләү, милләтләр һәм диннәр арасындагы тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту. Бөтенроссия халык санын алу алдыннан бу мәсьәләләрне массакүләм мәгълүмат чараларында яктырту бигрәк тә мөһим.

2021 ел шулай ук 8 нче чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлау елы да. Һәм алда безне күпсанлы иҗтимагый һәм спорт чаралары, халыкара форумнар һәм конференцияләр көтә... Дәвам итә торган пандемия кризисын исәпкә алып, әлеге вәзгыятьне кирәгеннән артык күпертмичә яктырткан сыйфатлы һәм оператив материалларда ихтыяҗ бар. Реаль чынбарлык күп очракта онлайнга күчкән четерекле чорыбызда без дөньяны нәкъ менә сезнең күзләр аша күрәбез! Медицина хезмәте күрсәтү һәм дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләрен, дәүләтнең социаль ярдәм чараларын һәм аның бизнеска ярдәм итү юлларын объектив һәм үз вакытында аңлатуыгыз безгә бик кирәк.

Кадерле дуслар! Тагын бер кат һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Барыгызга да бетмәс-төкәнмәс иҗади куәт, яңа кызыклы проектлар, акыл һәм йөрәк аша үткәреп язылган тирән эчтәлекле мәкаләләр телим. Исәнлек-саулык, иминлек һәм бәхет сезгә!

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International