Фәрит Мөхәммәтшин Ярослав Нилов белән очрашты

2020 елның 23 октябре, җомга, 11:30

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов белән очрашты. Очрашу республика парламентында узды.

Парламентарийлар Дәүләт Советы һәм Дәүләт Думасы арасында парламентара хезмәттәшлекне ныгыту һәм киңәйтү, илнең бердәм хокукый кырын формалаштыру, социаль сәясәт өлкәсендә федераль һәм төбәк законнарын гармонизацияләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Дәүләт Думасы депутаты Татарстанда берничә тапкыр РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитетының күчмә утырышлары уздырылуын, ә республиканың социаль мәсьәләләрне хәл итү тәҗрибәсенә федераль дәрәҗәдә дә ихтыяҗ булуын билгеләп үтте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International