Фәрит Мөхәммәтшин БРИКС илләренең яшь дипломатлары форумында катнашучыларны сәламләде

2020 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе, 11:39

Бүген Казанда БРИКС илләренең яшь дипломатлары форумы ачылды, анда Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка Республикасы экспертлары катнашты. Өч көн дәвамында төрле дискуссия мәйданчыкларында яшь сәясәтчеләр һәм дипломатлар, эксперт җәмәгатьчелеге һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре БРИКС төркеме пространствосында интеграцияләү, дипломатик мөнәсәбәтләрне ныгыту һәм һәрьяклы хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышачак.  Чарада катнашучыларга Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Россия Федерациясе Закон чыгаручылары советының Халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча комиссиясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәлам юллады.

Форумның тәкъдим ителгән көн тәртибен республика парламенты башлыгы бик кирәкле дип саный. "Сүз хәзерге катлаулы чорда геостратегик масштабта сәяси, сәүдә-икътисадый, гуманитар хезмәттәшлекне ныгытуның төп нокталарын билгеләргә чакырылган дәүләтләребезнең яшьләренең турыдан-туры хезмәттәшлеге турында бара", - диелә сәламләүдә.

Фәрит Мөхәммәтшин коронавирус инфекциясе пандемиясе халыкара көн тәртибенә үз төзәтмәләрен кертте дип басым ясады  һәм килеп туган мәсьәләләрнең башка дәүләтләр һәм халыклар белән хезмәттәшлектә  генә нәтиҗәле хәл ителүен искәртте.

«БРИКС дәүләтара мәйданчыгының уникаль форматы (ә бу гомумдөнья эчке тулаем продуктының чиреген тәшкил итә) безгә иң кискен һәм амбициоз максатлар куярга һәм аларның казанышларына нәтиҗәле ирешергә мөмкинлек бирә, - дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе, - безнең республика БРИКС төркемендә Россия рәислеге кысаларында яшь дипломатларны икенче тапкыр кабул итә. Форумның секция утырышлары форматында һәм "кырларда" булган дискуссияләр сөйләшү процессын югары дәрәҗәдә үткәрергә һәм БРИКСның көн тәртибен тирәнәйтергә ярдәм итә".

Быел форум Татарстан АССРның 100 еллыгы билгесе астында уздырыла һәм шулай ук БРИКСның яшь дипломатларының игътибарын Россия тышкы сәясәтенең төбәкләр дәрәҗәсенә юнәлтергә тиеш. "Федерация субъектларының тышкы элемтәләре дәүләтара һәм халыкара килешүләрнең яңа, конкрет эчтәлеге белән тулыландырыла, халык хуҗалыгының инновацион һәм конкуренциягә сәләтле тармакларын үстерүгә ярдәм итә, - дип саный Фәрит Мөхәммәтшин, - Татарстан, тышкы икътисадый, фәнни һәм мәгариф хезмәттәшлеген эзлекле рәвештә үстереп, Россия Федерациясенең тышкы дөнья белән багланышларын киңәйтүгә һәм тирәнәйтүгә үз өлешен кертә".

Аерым алганда, Казанда Венгрия, Иран, Казахстан, Кытай, Төркмәнстан, Төркия һәм Үзбәкстан генераль консуллыклары, Беларусь Илчелеге бүлеге актив эшли. Якын һәм ерак чит ил дәүләтләрендә республика вәкиллекләре челтәре булдырылган. Федераль үзәк ярдәмендә республиканың чит илләрдәге 16 тулы вәкаләтле, даими һәм сәүдә-икътисадый вәкиллеге эшләп килә.

 «Республиканың тотрыклы һәм эзлекле рәвештә үсүче төбәк имиджы ныгыды, Татарстан үзара файдалы хезмәттәшлек өчен ачык булган ышанычлы һәм перспектив эшлекле партнер буларак халыкара танылды», - диелә сәламләү сүзендә. Чарада катнашучыларга сәламләүне Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина ирештерде. 

Республика парламенты башлыгы БРИКС илләренең яшь дипломатларының бишенче Форумында катнашучыларга һәм кунакларга нәтиҗәле эш, конструктив диалог, эшлекле элемтәләрне һәм партнерлык мөнәсәбәтләрен ныгытуларын теләде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International