Округларда депутатлар атнасы

2021 елның 2 декабре, пәнҗешәмбе, 14:16

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар үз округларында социаль объектларда булдылар, волонтер-медиклар белән аралаштылар, шулай ук гражданнарны кабул иттеләр.

1 декабрьдә Татарстанда “Бердәм Россия” партиясенә 20 ел булу уңаеннан республика халкының кабул итү декадасы старт алды. Беренче булып гражданнарны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов кабул итте. Татарстан парламенты вице-спикеры ассызыклаганча, сайлаучылар белән элемтә - партия эшенең төп юнәлеше. «Татарстанда, 2014 елдан башлап, бик яхшы тәҗрибә кертелде, сайлаулар барышында алынган барлык наказлар җыела, анализлана. Без президентка мөрәҗәгать итәбез, ул хөкүмәткә йөкләмә бирә, һәр район буенча башкару сроклары белән юл карталары ясала ", - диде Юрий Камалтынов. 1 декабрьдә татарстанлылар аңа юллар төзү, ишегалларын төзекләндерү, торак пунктларны газлаштыру һ.б. мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итте.

1 декабрьдә, “Бердәм Россия”нең туган көненә багышланган гражданнарны кабул итү декадасының беренче көнендә татарстанлылар Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары Камил Садриев белән авылда яшәүгә кагылышлы проблемалар турында фикер алыштылар. Аерым алганда, Биектау поселогында яшәүчеләр икенче Профсоюз тыкрыгы урамында (хәзер ул үтеп булмаслык диярлек) юлны ремонтлауны сорап мөрәҗәгать иттеләр, Питрәч районы Кулай авылы халкы Нагорная урамында ут булмауга зарланды. Теләче авылы халкы чистарту корылмаларын урнаштыруда ярдәм сорадылар. Депутат барлык сорауларны эшкә алды.

2 декабрьдә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев Азнакай шәһәрендә “Бердәм Россия” партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. Кабул итү гражданнар кабул итү Декады кысаларында узды. Бу көннәрдә республиканың барлык муниципалитетларында пенсия белән тәэмин итү, сәламәтлек саклау, социаль яклау, эшкә урнашу, мәгариф һәм торак-коммуналь хезмәтләр мәсьәләләре буенча тематик кабул итүләр уздырыла.

30 ноябрьдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов Әгерҗе районының “Ласка” балалар приютында булды. Депутат приют тәрбияләнүчеләре һәм педагоглары белән аралашты, яшәү, тәрбия һәм укыту шартлары белән танышты. Айрат Зарипов кабинетларда һәм остаханәләрдә булды, приют китапханәсенә рус һәм татар телләрендә китаплар тапшырды, махсус тактада балалар адресына изге теләкләрен язды.

30 ноябрьдә Казанның «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә Әниләр көненә багышланган «Әни - безнең бәхет» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Җиңүчеләрне һәм лауреатларны Дәүләт Советы депутатлары Ольга Воронова һәм Альберт Мөхәммәтшин котлады. Ольга Воронова билгеләп үткәнчә, барлык яшь катнашучылар да эшкә олы хисләр белән алынган, аларның рәсемнәре якты, матур килеп чыккан, һәркемдә дөньядагы иң кадерле кешегә - әнигә мәхәббәт сизелеп тора.

29 ноябрьдә “Идел” Яшьләр үзәгендә волонтер-медикның төбәк мәктәбен ачу тантанасы булды. Форумда катнашучыларны һәм кунакларны Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова сәламләде. Волонтерлар мәктәбен ачуда Казан медицина университеты, шулай ук республиканың медицина колледжлары студентлары катнашты. Өч көнгә исәпләнгән өйрәтү программасы студентларга гамәли сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләү өчен кирәкле күнекмәләрне үзләштерергә ярдәм итте. Бүген «Волонтёр-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең 2015 елда КДМУ активистлары тарафыннан нигезләнгән Татарстан төбәк бүлеге 4160 булачак табибны һәм медицина хезмәткәрләрен берләштерә һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә иң зур ирекле оешмаларның берсе булып тора.

23 ноябрьдә Кукмара районының Манзарас авылында «Батыр» физкультура-савыктыру комплексы ачылды. Тантаналы ачылышта депутат Римма Ратникова катнашты. Яңа спорт комплексы мини-футбол, бадминтон, волейбол һәм зур теннис өчен мәйданчыкларны үз эченә ала. «Без районда мини-футбол, бадминтон үстерергә телибез. Комплекс тулы куәтенә эшли башлагач, бер дәрестә 30-40 бала белән шөгыльләнергә мөмкин булыр дип уйлыйм. Зал матур бизәлгән, якты, җылы. Биредә район гына түгел, республика дәрәҗәсендәге ярышларны уздыру өчен бөтен шартлар тудырылган», - дип билгеләп үтте балаларны савыктыру-белем бирү үзәге җитәкчесе Нуретдин Зыятдинов.

26 ноябрьдә Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев Спас районында булды. Депутат Иске Рәҗәп мәдәният йортында, китапханәдә һәм Антонов мәдәният йортында булды, халык белән аралашты.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International