Татарстан һәм Иркутск өлкәсе закон чыгаручылары үзара хезмәттәшлек турында килешү имзалады

2021 елның 18 июне, җомга, 13:34

Бүген республика парламентында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Иркутск өлкәсе Закон чыгару Собраниесе арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую тантанасы булды. Имзаларны төбәк дәүләт хакимиятенең ике закон чыгару органы җитәкчеләре Фәрит Мөхәммәтшин һәм Александр Ведерников куйдылар.

Килешү законнар чыгару, дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә өлкәләрендә хезмәттәшлекне алга таба да киңәйтүгә яңа мөмкинлекләр ача. Документта шулай ук закон чыгаручылар җыены хезмәттәшлеге кысаларында парламент эшчәнлеге тәҗрибәсе белән алмашу, үзара эшлекле элемтәләргә ярдәм итүләр турында язылган. Моннан тыш, Россия Федерациясе Федераль Собраниесенә закон чыгару инициативаларын керткәндә, төбәк парламентларының үзара тыгыз хезмәттәшлеге өчен бердәм позиция булдыру зарур. Яклар регионнарның мәдәният, мәгариф, фән өлкәсендәге,  иҗтимагый берләшмәләр арасындагы элемтәләрне киңәйтү турында килештеләр.

«Бүген республика парламенты өчен мөһим вакыйга, - дип басым ясады Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, парламентара килешүне имзалауга аңлатма биреп, - без төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек турында сөйлибез. Бер яктан, без эш тәҗрибәсе белән уртаклашабыз, икенче яктан, парламентара һәм башкарма хакимият органнары белән үзара эшчәнлекне арттырабыз".

Республика парламенты башлыгы 2017 елда Татарстан белән Иркутск өлкәсе арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль, мәдәни һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек турында хөкүмәтара килешүгә кул куелганлыгын искә төшерде. Парламентара килешү, Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, төбәкара хезмәттәшлекне тагын да ныгытачак һәм киңәйтәчәк.

"Бүген имзаланган килешүнең максаты һәм бурычлары - гамәлләребезне якынайту, көчләрне федераль дәрәҗәдә берләштерү, - диде Фәрит Мөхәммәтшин, - без яңа элемтәләрне җайга салып, тыгыз хезмәттәшлек итәчәкбез".

«Һичшиксез, Татарстан - региональ үсеш лидерларының берсе, аның уңышлары нигезендә сәяси тотрыклылык ята », - дип билгеләп үтте Иркутск өлкәсе Закон чыгару Собраниесе Рәисе Александр Ведерников.  Парламент башлыгы Татарстанда иң көчле төбәк парламентларының берсе эшләвенә басым ясап, үзләренең татарстанлыларның тәҗрибәсен кулланырга ниятләүләрен әйтте. Аерым алганда, сүз федераль, төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдәге депутатларны берләштергән депутат вертикален төзү турында бара. "Парламент парламентарийларны гына түгел, башкарма хакимият органнары вәкилләрен дә берләштереп җәмгыятьтә берләштерүче роль уйный", - дип саный Александр Ведерников. Иркутск өлкәсе Заксобраниесе рәисе фикеренчә, Татарстан Дәүләт Советы шундый ачык мисал булып тора.

Килешүне имзалау тантанасы алдыннан Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Иркутск өлкәсе депутатлары белән очрашты.  Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның социаль-икътисади үсеш мәсьәләләренә тукталды, коллегаларын республиканың сәнәгать потенциалы белән таныштырды. 

2020 ел йомгаклары буенча республиканың тулай төбәк продукты 2,4 трлн. сум тәшкил иткән, сәнәгать җитештерүе индексы - 2019 ел белән чагыштырганда  96,1%. Авыл хуҗалыгы продукциясе күләме арткан һәм 268,5 млрд. сум тәшкил иткән. Ел саен республикада 2,68 млн. кв. м. торак файдалануга тапшырыла.

Парламент башлыгы шулай ук Дәүләт Советы, фракцияләр һәм депутат төркемнәре, профиль комитетлары һәм парламент комиссияләре эше турында сөйләде. Делегация әгъзалары Татарстан парламенты эшчәнлеге белән очрашу алдыннан узган парламентаризм музее буйлап экскурсиядә дә таныша алды.

Парламентара хезмәттәшлек турында килешү Иркутск өлкәсе парламент делегациясенең Закон чыгару Собраниесе рәисе Александр Ведерников җитәкчелегендә Татарстанга визиты кысаларында имзаланды.

Иркутск өлкәсенең парламент делегациясе республикага ике көнлек визит белән килде. Кичә парламентарийлар территорияләрендә җир һәм күчемсез милек турында Бердәм мәгълүмат ресурсы булдыру мәсьәләсе буенча эксперимент уздырыла торган Россия Федерациясе субъектлары вәкилләре белән төбәкара киңәшмәдә катнаштылар. Көннең беренче яртысында делегация әгъзалары Инвестицион үсеш агентлыгында булдылар. Бүген Иркутск парламентарийлары Казан Богородицкий монастырена һәм Казан Кремленә барырга планлаштыралар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International