Парламент комитеты матбугат конференциясе уздырды

2021 елның 17 июне, пәнҗешәмбе, 13:36

Бүген Дәүләт Советында матбугат конференциясе узды, анда Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының 2021 елның беренче яртыеллыгындагы эшчәнлегенә йомгак ясалды. Республика ММЧ журналистлары белән профильле комитет рәисе Айрат Зарипов һәм комитет рәисе урынбасары Людмила Рыбакова аралашты.

Комитет эшенә йомгак ясап, Айрат Зарипов, быелның беренче яртысында комитетның 16 мәсьәлә каралган 6 утырышы узды, мәдәни мирас объектлары турында, мәдәният һәм мәгариф турында республика законнарына үзгәрешләр кертү турында 3 закон проекты кабул ителде, дип белдерде.

Шулай ук комитет тарафыннан федераль законнарның һәм РФ субъектлары мөрәҗәгатьләренең 53 проекты каралды.

Май аенда комитет депутатлары корал әйләнеше өлкәсендә дәүләт контролен камилләштерүгә һәм "Интернет" челтәре аша деструктив мәгълүматны таратуны чикләү өлешендә норматив-хокукый җайга салуга юнәлдерелгән закон проектлары пакетын эшләүдә актив катнашты. Дәүләт Советы депутатлары, Интернетта һәм социаль челтәрләрдә шартлаткыч матдәләр һәм корал әзерләү ысуллары турындагы мәгълүматны таратуны тыю өчен, федераль законнарга үзгәрешләр кертү буенча закон чыгару инициативасы белән чыкты.

Айрат Зарипов сүзләренчә, комитетның күчмә утырышлары да нәтиҗәле булган, аларның берсендә республика мәктәпләрендә кайнар туклануны оештыру мәсьәләсе каралган. Бу юнәлештә эшләрнең торышын өйрәнү өчен комитет әгъзалары үз сайлау округларындагы белем бирү оешмаларында булдылар, проблемаларны ачыкладылар һәм аларны хәл итү перспективаларын анализладылар.

Комитет эшчәнлегендә әһәмиятле вакыйга дип Айрат Зарипов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының һәм Башкортостан Республикасы Дәүләт Җыелышының - Корылтаеның профиль комитетларының уртак утырышын атады, ул ике республика парламентлары җитәкчеләре Фәрит Мөхәммәтшин һәм Константин Толкачев катнашында Актаныш районында узды. Анда мәдәниятләр диалогы үсешендә туган телнең роле турындагы мәсьәләләр каралды. "Татарстан һәм Башкортстан парламентарийлары арасында бик кызыклы, продуктив сөйләшү булды, - диде Айрат Зарипов. - Мин аеруча актуаль мәсьәләләрне карау өчен Идел буе федераль округы буенча күршеләр белән уртак утырышлар үткәрү практикасы дәвам итәр дип өметләнәм".

Комитет рәисе урынбасары Людмила Рыбакова ММЧ вәкилләренә материаль булмаган мәдәни мирас турында федераль закон проектын эшләү турында сөйләде. Депутат сүзләренә караганда, федераль закон кабул итү зарурлыгы матди булмаган мәдәни мирас объектларын ачыклау, өйрәнү һәм саклау, алардан файдалану һәм аларны популярлаштыру буенча бердәм таләпләр булмау белән аңлатыла. Людмила Рыбакова журналистларга кайбер республика законнарын мониторинглау эше, гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм хатлары белән эшләүне оештыру, сайлаучылар белән турыдан-туры эфирлар үткәрү мәсьәләләре, шулай ук комитет җитәкли торган мәдәни проектлар турында мәгълүмат бирде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International