Депутат статусы турында

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты
статусы турында

Татарстан Республикасы ЗАКОНЫ

 
Татарстан Республикасы
Дәүләт Советы тарафыннан
2004 елның 26 февралендә
кабул ителде
 
(2005 елның 26 маендагы 72-ТРЗ номерлы, 2007 елның 2 маендагы 20-ТРЗ номерлы, 2010 елның 29 июнендәге 38-ТРЗ номерлы, 2011 елның 18 ноябрендәге 86-ТРЗ номерлы, 2012 елның 19 июлендәге 58-ТРЗ номерлы, 2013 елның 29 мартындагы 24-ТРЗ номерлы,2014 елның 14 маендагы 35-ТРЗ номерлы, 2014 елның 20 ноябрендәге 88-ТРЗ номерлы, 2014 елның 18 декабрендәге 125-ТРЗ номерлы, 2015 елның 16 гыйнварындагы 2-ТРЗ, 2016 елның 12 гыйнварындагы 2-ТРЗ, 2016 елның 21 апрелендәге 23-ТРЗ номерлы, 2016 елның 10 июнендәге 41-ТРЗ номерлы, 2017 елның 5 июлендәге 46-ТРЗ номерлы, 2017 елның 14 декабрендәге 91-ТРЗ номерлы, 2020 елның 21 июлендәге 46-ТРЗ номерлы, 2020 елның 26 декабрендәге 97-ТРЗ номерлы, 2021 елның 16 июлендәге 50-ТРЗ номерлы, 2022 елның 26 декабрендәге 108-ТРЗ номерлы, 2023 елның 24 февралендәге 7-ТРЗ номерлы, 2023 елның 3 апрелендәге 22-ТРЗ номерлы, 2023 елның 3 маендагы 39-ТРЗ номерлы, 2023 елның 28 сентябрендәге 86-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законнары редакциясендә)
 
Әлеге Закон Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатының хокукларын һәм бурычларын билгели, аларның үз вәкаләтләрен башкарганда төп хокукый һәм социаль гарантияләрен күздә тота.
 
I бүлек. Гомуми нигезләмәләр
 
1 статья. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты (статья 2010 елның 29 июнендәге 38-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
 
Татарстан Республикасы Сайлау кодексы нигезендә сайланган, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Татарстан Республикасы Конституциясе, федераль закон, әлеге Закон һәм Татарстан Республикасының башка законнары белән каралган закон чыгару вәкаләтләрен һәм башка вәкаләтләрне гамәлгә ашырырга вәкаләтле халык вәкиле Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты була.
 
2 статья. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Татарстан Республикасының дәүләт хезмәт урыннары системасында
 
1. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатының (алга таба – депутат) статусы Татарстан Республикасы Конституциясе, федераль закон, әлеге Закон һәм башка норматив хокукый актлар белән билгеләнә. (1 пункт 2007 елның 2 маендагы 20-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
2. Татарстан Республикасы Дәүләт Советында профессиональ даими нигездә эшләүче депутатлар социаль гарантияләр күләме буенча – Татарстан Республикасы министрына, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең профессиональ даими нигездә эшләүче урынбасарлары һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Секретаре - Татарстан Республикасы Премьер-министрына, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасарына тиңләштерелә. (2 пункт 2014 елның 20 ноябрендәге 88-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
3. Татарстан Республикасы Дәүләт Советында профессиональ даими нигездә эшләүче депутат эшчәнлегенең социаль гарантияләренә түбәндәгеләр керә:
а) айлык акчалата түләү һәм әлеге Законда һәм Татарстан Республикасының башка норматив хокукый актларында каралган башка түләүләр; (“а” пунктчасы 2007 елның 2 маендагы 20-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
б) ел саен бирелә торган түләүле отпуск;
в) депутат вәкаләтләрен гамәлгә ашыру вакытын дәүләт граждан хезмәте стажына, әлеге Закон нигезендә башка стажга кертү; (“в” пунктчасы 2005 елның 26 маендагы 72-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
г) депутатка һәм аның гаилә әгъзаларына медицина, шифаханә-курорт хезмәтләре күрсәтү;
д) пенсия белән тәэмин итү, шул исәптән депутат вафат булган очракта аның гаиләсе әгъзаларын пенсия белән тәэмин итү; (“д” пунктчасы 2005 елның 26 маендагы 72-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
е) Казан шәһәрендә торак мәйданы булмаган депутатны торак-көнкүреш ягыннан тәэмин итү;
ж) Татарстан Республикасы министрлары өчен каралган башка социаль гарантияләр.
4. Татарстан Республикасы дәүләт органнарының вазыйфаи затлары депутатка Татарстан Республикасы Конституциясендә, әлеге Законда һәм башка законнарда билгеләнгән вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өчен шартлар тудырырга тиеш. (4 пункт 2007 елның 2 маендагы 20-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
5. I төркем инвалиды булган депутатка үз вәкаләтләрен башкару өчен өстәмә шартлар Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карары белән билгеләнә. (5 пункт 2005 елның 26 маендагы 72-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
 
3 статья. Депутат вәкаләтләре чоры
 
Депутат вәкаләтләре чоры Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты булып сайланган көннән башлана һәм, әлеге Законның 4 статьясында каралган очраклардан гайре, яңа чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы эше башланган көннән туктатыла. (2005 елның 26 маендагы 72-ТРЗ номерлы, 2010 елның 29 июнендәге 38-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законнары редакциясендә)
 
4 статья. Депутат вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату.
(2022 елның 26 декабрендәге 108-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
 
1. Депутат вәкаләтләре түбәндәге очракларда вакытыннан алда туктатыла:
а) ул вафат булганда;
б) үз вәкаләтләрен туктату турында язма гаризасы булганда;
в) суд тарафыннан хокукка сәләтсез яисә хокукка сәләте чикләнгән дип танылганда;
г) суд тарафыннан хәбәрсез югалган дип танылганда яисә вафат булган дип игълан ителгәндә;
д) аңа карата судның гаепләү карары законлы көченә кергәндә;
е) ул Россия Федерациясе чикләреннән даими яшәү урынына чыгып киткәндә;
ж) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылганда;
з) Россия Федерациясе гражданлыгы туктатылганда яисә чит дәүләт гражданлыгы (подданлыгы) йә яшәүгә рөхсәте яисә Россия Федерациясе гражданының чит дәүләт территориясендә даими яшәү хокукын раслый торган башка документы булганда;
и) депутат тиешле сайлауларда кандидат буларак теркәлгән чорда аңа карата Россия Федерациясе территориясеннән читтә урнашкан чит ил банкларында счетлар (кертемнәр) ачу яисә аларның булу, акчалар һәм кыйммәтле әйберләр саклау, чит ил финанс инструментларына ия булу һәм (яисә) алардан файдалану фактлары билгеләнгәндә;
к) әлеге Законның 6 статьясындагы 4 пунктында, 71 статьясындагы 4 – 6 пунктларында, 101 статьясындагы 1 пунктында, 105 статьясындагы 2, 4 – 6 пунктларында каралган таләпләр үтәлмәгәндә.
л) депутат рәттән алты ай дәвамында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының барлык утырышларында нигезсез сәбәпләр буенча булмаганда.(«л» пунктчасы 2023 елның 24 февралендәге 7-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кертелде)
2. Әлеге статьяның 1 пунктында каралган нигезләрдән тыш, депутат вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату өчен нигез булып коррупциягә каршы көрәш турындагы Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән чикләүләрне, тыюларны, бурычларны берничә мәртәбә үтәмәү тора. Әлеге җаваплылык чарасы әлеге Законның 103 статьясында каралган тәртиптә Керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан тапшырыла торган белешмәләрнең дөреслеген тикшереп тору буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе үткәргән тикшерү нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан күрелә.
Коррупциягә каршы көрәш турындагы Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән чикләүләрне, тыюларны, бурычларны депутатның берничә мәртәбә үтәмәве дип депутат тарафыннан вәкаләтләр срогы дәвамында коррупциягә каршы көрәш турындагы Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән чикләүләрне, тыюларны һәм (яисә) бурычларны кимендә ике мәртәбә үтәмәү таныла.
3. Депутат вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турындагы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карары депутат вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату өчен нигез барлыкка килгән көннән йә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына әлеге нигез барлыкка килү хакында мәгълүм булган көннән алып 30 көннән дә соңга калмыйча, ә бу нигез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышлары арасында барлыкка килсә, шушы нигез барлыкка килгән көннән алып өч айдан да соңга калмыйча кабул ителә. Әлеге статьяның 1 пунктындагы «ж» пунктчасында каралган очракта, депутатның Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан Татарстан Республикасы законнарын кабул итүгә, шулай ук утырышта карарлар кабул итү юлы белән гамәлгә ашырыла торган башка конституциячел вәкаләтләрен башкаруга кагылышлы вәкаләтләре Татарстан Республикасы Дәүләт Советы вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылган көннән туктатыла.
4. Депутат вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылган очракта, барлыкка килгән вакантлы депутат мандатын биләү Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләрен билгели торган федераль законда һәм Татарстан Республикасы Сайлау кодексында билгеләнгән тәртиптә гамәлгә ашырыла.
 
5 статья. Депутат таныклыгы һәм күкрәк тамгасы (статья исеме 2010 елның 29 июнендәге 38-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
 
1. Депутатның шәхесен һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы вәкаләтләрен раслаучы төп документын тәшкил итүче таныклыгы була һәм аның күкрәк тамгасы була. Шушы таныклыктан һәм күкрәк тамгасыннан ул үз вәкаләтләре чорында файдалана.
2. Депутат таныклыгы Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарына, җирле үзидарә органнарына тоткарлыксыз кереп йөрү, аларның коллегиаль органнары утырышларында катнашу, шулай ук, милек рәвешләренә бәйсез рәвештә, Татарстан Республикасы бюджеты, җирле бюджет акчаларыннан тулысынча яисә өлешчә финансланучы йә салымнар һәм мәҗбүри түләүләр буенча ташламалары булган, йә гамәлгә куючылары Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары һәм (яисә) җирле үзидарә органнары булган оешмаларга тоткарлыксыз кереп йөрү хокукы бирә торган документ була.
3. Депутат таныклыгы һәм күкрәк тамгасы турындагы нигезләмәләр, аларның үрнәкләре һәм тасвирламалары Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карары белән раслана. (3 пункт 2010 елның 29 июнендәге 38-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
 
6 статья. Депутатның үз вәкаләтләрен гамәлгә ашыру шартлары
 
1. Депутат үз эшчәнлеген төп эшчәнлегеннән аерылмыйча гамәлгә ашыра йә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында профессиональ даими нигездә эшли.
2. Татарстан Республикасы Дәүләт Советында профессиональ даими нигездә эшләүче депутатлар саны Татарстан Республикасы законы белән билгеләнә.
3. Вазыйфалары буенча профессиональ даими нигездә эшләүче депутатлардан гайре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында профессиональ даими нигездә эшләү өчен депутаталар аларның язма гаризалары нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан сайланалар. Әгәр профессиональ даими нигездә эшләргә теләүче депутатлар саны Татарстан Республикасы Дәүләт Советында профессиональ даими нигездә эшләү өчен билгеләнгән вакантлы депутат мандатлары саныннан артып китсә, әлеге депутатлар Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламентында билгеләнгән тәртиптә гариза биргән депуталар арасыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан сайланалар. Бу чакта кандидатларның Татарстан Республикасы Дәүләт Советында депутат мандатларын бүлешүгә кертелгән һәрбер исемлеге составында сайланган кимендә бер депутатка Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламенты нигезендә депутат эшчәнлеген даими профессиональ нигездә башкару хокукы бирелә. (3 пункт 2011 елның 18 ноябрендәге 86-ТРЗ номерлы, 2015 елның 16 гыйнварындагы 2-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законнары редакциясендә)
31. Татарстан Республикасы Дәүләт Советында депутат мандатларын бүлешүгә кертелгән кандидатларның һәрбер исемлеге составында сайланган депутатларга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламентында билгеләнгән тәртиптә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында җитәкче вазыйфаларны биләү хокукы бирелә. (беренче абзац 2015 елның 16 гыйнварындагы 2-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
Татарстан Республикасы Дәүләт Советында җитәкче вазыйфалар Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Секретаре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитеты рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының даими комиссиясе рәисе вазыйфалары була.
(31 пункт 2011 елның 18 ноябрендәге 86-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кертелде)
4. Әгәр депутат эшчәнлеге профессиональ даими нигездә башкарылса, әлеге депутат, Россия Федерациясе законнарында башкасы каралмаган булса, мөгаллимлек, фәнни һәм бүтән иҗат эшчәнлегеннән гайре, түләүле бүтән эшчәнлек белән шөгыльләнә алмый. Бу чакта мөгаллимлек, фәнни һәм бүтән иҗат эшчәнлеге, Россия Федерациясе халыкара шартнамәсендә яисә Россия Федерациясе законнарында бүтәне каралмаган булса, бары тик чит дәүләтләрнең, халыкара һәм чит ил оешмаларының, чит ил гражданнарының һәм гражданлыгы булмаган затларның акчалары исәбеннән генә финанслана алмый. (4 пункт 2007 елның 2 маендагы 20-ТРЗ номерлы, 2022 елның 26 декабрендәге 108-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законнары редакциясендә)
41. Әгәр депутат эшчәнлеге Татарстан Республикасы Дәүләт Советында профессиональ даими нигездә башкарылса, күрсәтелгән депутат граждан эше, административ эш яисә җинаять эше йә административ хокук бозу турындагы эш буенча яклаучы яки вәкил (законлы вәкил очрагыннан тыш) буларак катнаша алмый. (41 пункт 2010 елның 29 июнендәге 38-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кертелде, 2022 елның 26 декабрендәге 108-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
5. Үз көчен югалткан. – 2010 елның 29 июнендәге 38-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы.
6 – 7. Үз көчләрен югалтканнар. – 2007 елның 2 маендагы 20-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы.
8. Үз көчен югалткан. – 2010 елның 29 июнендәге 38-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы.
 
7 статья. Депутат эшчәнлеге рәвешләре
 
1. Депутат эшчәнлеге рәвешләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
а) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламентында билгеләнгән тәртиптә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышларында катнашу;
б) комитетлар эшендә катнашу; Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан төзелүче килештерү һәм махсус комиссияләр эшендә катнашу;
в) парламент тыңлауларында катнашу;
г) законнар һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы проектлары кертү;
д) депутат гарызнамәсе кертү;
е) дәүләт хакимияте органнарына, җирле үзидарә органнарына, җәмәгать берләшмәләренә һәм аларның вазыйфаи затларына тәкъдимнәр кертү; (“е” пунктчасы 2005 елның 26 маендагы 72-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
ж) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты әгъзаларына сораулар белән мөрәҗәгать итәргә; (“ж” пунктчасы 2005 елның 26 маендагы 72-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кертелгән)
ж1) депутат мөрәҗәгате җибәрү; (“ж1” пунктчасы 2010 елның 29 июнендәге 38-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кертелгән)
з) гражданнар хокукларының бозылуы ачыкланган очракларны кичекмәстән бетерү буенча чаралар күрүне таләп итеп, урындагы тиешле затларга мөрәҗәгать итү; (“з” пунктчасы 2005 елның 26 маендагы 72-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
и) сайлаучылар белән эшләү; (“и” пунктчасы 2005 елның 26 маендагы 72-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
к) Татарстан Республикасы Дәүләт Советында фракцияләр һәм башка депутат берләшмәләре эшендә катнашу. (“к” пунктчасы 2010 елның 29 июнендәге 38-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
2. Депутат эшчәнлеге Татарстан Республикасы Конституциясендә, әлеге Законда, Татарстан Республикасының башка законнарында һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламентында каралган бүтән рәвешләрдә дә гамәлгә ашырылырга мөмкин.
3. Үз көчен югалткан. – 2015 елның 16 гыйнварындагы 2-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы.
 
71 статья. Татарстан Республикасы Дәүләт Советында фракцияләр һәм башка депутат берләшмәләре (71 статья 2007 елның 2 маендагы 20-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кертелгән; 2010 елның 29 июнендәге 38-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
 
1. Татарстан Республикасы Дәүләт Советында депутат мандатларын бүлешүгә кертелгән кандидатларның республика исемлеге составында сайланган депутатлар, әлеге статьяның 7 пунктында каралган очрактан гайре, депутат берләшмәләренә (алга таба – фракцияләр) керәләр. Фракция кандидатларның депутат мандатларын бүлешүгә кертелгән тиешле исемлеге составында сайланган депутатларны (депутатны) үз эченә ала. Фракцияләргә шулай ук бермандатлы сайлау округлары буенча сайланган депутатлар һәм әлеге статьяның 7 пунктында күрсәтелгән сәяси партияләрнең кандидатлары исемлекләре составында сайланган депутатлар да керергә мөмкин. (1 пункт 2011 елның 18 ноябрендәге 86-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
2. Бермандатлы сайлау округлары буенча сайланган депутатлар, шулай ук әлеге статьяның 7 пунктында күрсәтелгән сәяси партияләр кандидатларының республика исемлекләре составында сайланган депутатлар фракцияләр булмаган депутат берләшмәләре төзергә хокуклы. (2 пункт 2011 елның 18 ноябрендәге 86-ТРЗ номерлы, 2015 елның 16 гыйнварындагы 2-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законнары редакциясендә)
3. Фракцияләрне һәм башка депутат берләшмәләрен төзү, теркәү һәм аларның эшчәнлек тәртибе Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламенты белән билгеләнә.
4. Татарстан Республикасы Дәүләт Советында депутат мандатларын бүлешүгә кертелгән кандидатларның республика исемлеге составында сайланган депутат әлеге статьяның 1 пункты нигезендә үзе тора торган фракциядән чыгарга хокуклы түгел. Күрсәтелгән депутат үзе депутат итеп сайланган кандидатларның республика исемлеге составындагы сәяси партиянең генә әгъзасы була ала.
5. Бермандатлы сайлау округы буенча сайланган һәм фракциягә керүче депутат яисә әлеге статьяның 7 пунктында күрсәтелгән тиешле сәяси партия кандидатларының республика исемлеге составында сайланган һәм фракциягә керүче депутат үзе фракциягә кергән сәяси партиянең генә әгъзасы була ала. (5 пункт 2011 елның 18 ноябрендәге 86-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
6. Әлеге статьяның 7 пунктында күрсәтелгән тиешле сәяси партия кандидатларының республика исемлеге составында сайланган, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында фракциясе булган сәяси партиягә кергән депутат әлеге фракциягә керә һәм аннан чыгарга хокуклы түгел. (6 пункт 2011 елның 18 ноябрендәге 86-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
7. Сәяси партия бетерелүгә яисә үзгәртелүгә бәйле рәвештә сәяси партия эшчәнлеге туктатылган очракта, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында аның фракциясе эшчәнлеге, шулай ук әлеге фракциядә депутатларның әгъза булып торуы юридик затларның бердәй дәүләт реестрына тиешле язма кертелгән көннән туктатыла.
Икенче абзац үз көчен югалткан. – 2015 елның 16 гыйнварындагы 2-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә.
 
8 статья. Депутатның сайлаучылар белән үзара мөнәсәбәте
 
1. Депутат сайлаучылар белән элемтәдә тора. Бу чакта бер мандатлы сайлау округы буенча сайланган депутат үз округы сайлаучылары белән элемтәдә тора, ә бердәм республика сайлау округы буенча сайланган депутат Татарстан Республикасы Дәүләт Советында үзе сайланган исемлек буенча сайлау берләшмәсе тарафыннан төзелгән тиешле фракция билгеләгән округтагы сайлаучылар белән элемтәдә тора.
2. Депутат сайлаучылар мөрәҗәгатьләрен карый, гражданнарны кабул итә, дәүләт хакимиятенең тиешле органнарына, җирле үзидарә органнарына һәм иҗтимагый берләшмәләргә тәкъдимнәр кертә.
3. Депутат сайлаучыларга үз эшчәнлеге турында алар белән очрашулар вакытында, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары аша мәгълүмат бирә.
4. Депутатка Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламентында билгеләнгән тәртиптә сайлаучылар белән эшләү өчен ай саен тиешле көннәр бирелә.
5. Депутат сайлау округында үз эше турында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумына мәгълүмат бирә. Әлеге мәгълүматны бирү тәртибе Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы тарафыннан раслана. (5 пункт 2010 елның 29 июнендәге 38-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кертелгән)
6. Депутатның сайлаучылар белән очрашулары, аларны үткәрү яшәеш тәэмин итү, транспорт яисә социаль инфраструктура, элемтә объектларының эшчәнлеген бозуга, җәяүлеләрнең һәм (яисә) транспорт чараларының хәрәкәтенә йә гражданнарның торак урыннарга яисә транспорт яки социаль инфраструктура объектларына керүләренә комачаулык тудыруга китермәү шарты белән, биналарда, махсус каралган урыннарда, шулай ук ишек алды эчендәге территорияләрдә үткәрелә. Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең Татарстан Республикасында җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар үткәрү буенча вәкаләтле органына яисә тиешле муниципаль берәмлекнең җирле үзидарә органына мондый очрашулар турында хәбәр итү таләп ителми. Монда депутат күрсәтелгән органнарга аларны үткәрү датасы һәм вакыты турында алдан хәбәр итәргә хокуклы. (6 пункт 2017 елның 14 декабрендәге 91-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кертелгән)
7. Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең Татарстан Республикасында җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар үткәрү буенча вәкаләтле органы (тиешле муниципаль берәмлекнең җирле үзидарә органы) депутатларга сайлаучылар белән очрашулар үткәрү өчен махсус каралган урыннарны, шулай ук депутатларга сайлаучылар белән очрашулар үткәрү өчен Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары (тиешле муниципаль берәмлекнең җирле үзидарә органнары) тарафыннан бирелә торган биналар исемлеген һәм аларны бирү тәртибен билгели.
Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең Татарстан Республикасында җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар үткәрү буенча вәкаләтле органы тарафыннан депутатларга сайлаучылар белән очрашулар үткәрү өчен бирелә торган биналар исемлеген билгеләү Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге вәкаләтле органы тәкъдиме белән гамәлгә ашырыла.
(7 пункт 2017 елның 14 декабрендәге 91-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кертелгән)
8. Депутатның сайлаучылар белән гавами чара рәвешендәге очрашулары җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар турында Россия Федерациясе законнары нигезендә үткәрелә. (8 пункт 2017 елның 14 декабрендәге 91-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кертелгән)
9. Депутатның сайлаучылар белән җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар турында Россия Федерациясе законнары белән билгеләнә торган гавами чара рәвешендәге очрашуларын оештыруга яисә үткәрүгә комачаулык итү Россия Федерациясе законнары нигезендә административ җаваплылыкка китерә. (9 пункт 2017 елның 14 декабрендәге 91-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кертелгән)
 
9 статья. Депутатның депутат этикасы кагыйдәләрен үтәве (статья 2010 елның 29 июнендәге 38-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кертелгән)
 
Депутат Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан расланган депутат этикасы кагыйдәләрен үтәргә тиеш. Депутатның депутат этикасы кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыгы күрсәтелгән кагыйдәләр һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Регламенты белән билгеләнә.
 
10 статья. Үз көчен югалткан. – 2010 елның 29 июнендәге 38-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы
 
101 статья. Депутатның, аның хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр (101 статья 2012 елның 19 июлендәге 58-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кертелгән; статья исеме 2013 елның 29 мартындагы 24-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
 
1. Депутат ел саен финанс хисабы елыннан соң килә торган елның 1 апреленнән дә соңга калмыйча, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында тапшырыла торган белешмәләрнең дөреслеген тикшереп тору буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясенә (алга таба әлеге статьяда – Комиссия) үзенең керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр, шулай ук хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр тапшырырга тиеш. Үз вәкаләтләрен төп эшчәнлегеннән аерылмыйча гамәлгә ашыручы депутат керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турындагы әлеге белешмәләрне депутат булып сайланган, аңа вакантлы депутат мандаты тапшырылган көннән алып дүрт ай дәвамында тапшыра. Үз вәкаләтләрен төп эшчәнлегеннән аерылмыйча гамәлгә ашыручы депутат «Дәүләт вазыйфаларын биләүче затлар һәм башка затлар чыгымнарының аларның керемнәренә туры килүен тикшереп тору турында» 2012 елның 3 декабрендәге 230-ФЗ номерлы Федераль законның 3 статьясындагы 1 өлешендә каралган очракларда керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турындагы белешмәләрне Россия Федерациясе законнары нигезендә тапшыра. Хисап чоры дәвамында, «Дәүләт вазыйфаларын биләүче затлар һәм башка затлар чыгымнарының аларның керемнәренә туры килүен тикшереп тору турында» 2012 елның 3 декабрендәге 230-ФЗ номерлы Федераль законның 3 статьясындагы 1 өлешендә каралган, гомуми суммасы әлеге затның һәм аның хатынының (иренең) хисап чорына кадәрге соңгы өч елдагы гомуми кеременнән арткан алыш-бирешләр башкарылмаган очракта, депутат бу хакта әлеге Законга 4 нче кушымтада каралган форма буенча хәбәрнамә җибәрү юлы белән Комиссиягә хәбәр итә. Депутат, әгәр «Россия Федерациясе субъектларында гавами хакимиятне оештыруның гомуми принциплары турында» 2021 елның 21 декабрендәге 414-ФЗ номерлы Федераль законда, коррупциягә каршы көрәш максатларындагы башка федераль законнарда билгеләнгән чикләүләрне, тыюларны һәм мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау яисә аны җайга салу таләпләрен үтәмәү һәм бу законнарда билгеләнгән бурычларны башкармау «Коррупциягә каршы көрәш турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законның 13 статьясындагы 3 – 6 өлешләрендә каралган тәртиптә аннан тормаган хәлләрнең нәтиҗәсе итеп танылган очракта, мондый чикләүләрне, тыюларны һәм таләпләрне үтәмәгән, шулай ук мондый бурычларны башкармаган өчен җаваплылыктан азат ителә. (1 пункт 2016 елның 21 апрелендәге 23-ТРЗ номерлы, 2023 елның 24 февралендәге 7–ТРЗ номерлы, 2023 елның 28 сентябрендәге 86-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законнары редакциясендә)
2. Депутатның керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында, шулай ук хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр Россия Федерациясе Президенты раслаган белешмә формасы буенча тапшырыла. (2 пункт 2013 елның 29 мартындагы 24-ТРЗ номерлы, 2014 елның 14 маендагы 35-ТРЗ номерлы, 2015 елның 16 гыйнварындагы 2-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законнары редакциясендә)
3. Депутат ел саен түбәндәгеләрне тапшыра:
1) хисап чорында (1 гыйнвардан алып 31 декабрьне дә кертеп) барлык чыганаклардан (акчалата бүләкләүне, пенсияләрне, пособиеләрне, бүтән түләүләрне кертеп) алынган керемнәре турындагы белешмәләрне, шулай ук хисап чоры азагына милек хокукы нигезендә үзенеке булган мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турындагы белешмәләрне;
2) хатынының (иренең) һәм балигъ булган балаларының хисап чорында (1 гыйнвардан алып 31 декабрьне дә кертеп) барлык чыганаклардан (хезмәт хакын, пенсияләрне, пособиеләрне, бүтән түләүләрне кертеп) алынган керемнәре турындагы белешмәләрне, шулай ук хисап чоры азагына милек хокукы нигезендә аларныкы булган мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турындагы белешмәләрне;
3) белешмәләр тапшырыла торган елга кадәрге календарь ел дәвамында (алга таба – хисап чоры) үзе тарафыннан, хатыны (ире) һәм (яисә) балигъ булмаган балалары тарафыннан җир кишәрлеген, башка күчемсез мөлкәт объектын, транспорт чарасын, кыйммәтле кәгазьләрне (оешмаларның устав (тупланма) капиталларындагы катнашу өлешләрен, пайларын), цифрлы финанс активларын, цифрлы валюта сатып алуга кагылышлы һәр башкарылган алыш-биреш буенча, әгәр мондый алыш-бирешләрнең гомуми суммасы әлеге затның һәм аның хатынының (иренең) хисап чорына кадәрге соңгы өч елдагы гомуми кеременнән артса, үзенең чыгымнары турында, шулай ук хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының чыгымнары турында һәм бу алыш-бирешләр башкарылган акчаларны алу чыганаклары турында белешмәләр. (3 пунктча 2016 елның 21 апрелендәге 23-ТРЗ номерлы, 2020 елның 26 декабрендәге 97-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законнары редакциясендә)
4. Депутат керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турындагы белешмәләрне Комиссия рәисе исеменә тапшыра. (4 пункт 2013 елның 29 мартындагы 24-ТРЗ номерлы, 2014 елның 14 маендагы 35-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законнары редакциясендә)
5. Депутат керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында үзе тапшырган белешмәләрдә нинди дә булса белешмәләрне чагылдырылмаганлыгын яисә тулысынча чагылдырылмаганлыгын ачыклаган очракта, төгәлләштерелгән белешмәләрне ул әлеге статья белән билгеләнгән тәртиптә тапшырырга хокуклы. Депутат әлеге статьяның 1 пункты нигезендә белешмәләр тапшырган көннән алып бер ай эчендә төгәлләштерелгән белешмәләрне тапшыра ала. (5 пункт 2013 елның 29 мартындагы 24-ТРЗ номерлы, 2015 елның 16 гыйнварындагы 2-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законнары редакциясендә)
6. Объектив сәбәпләр аркасында депутат тарафыннан хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләрне тапшырмаган очракта, әлеге факт Комиссия тарафыннан каралырга тиеш. (6 пункт 2013 елның 29 мартындагы 24-ТРЗ номерлы, 2014 елның 14 маендагы 35-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законнары редакциясендә)
 
102 статья. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында тапшырыла торган белешмәләрнең дөреслеген тикшереп тору буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясен төзү һәм аның составы (102 статья 2012 елның 19 июлендәге 58-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кертелгән; статья исеме 2014 елның 14 маендагы 35-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
 
1. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында тапшырыла торган белешмәләрнең дөреслеген тикшереп тору буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе (алга таба – Комиссия) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карары белән төзелә, бу карар белән комиссия турындагы нигезләмә һәм аның составы раслана. (1 пункт 2014 елның 14 маендагы 35-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
2. Комиссия тиешле чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы вәкаләтләре чорына депутатлар арасыннан җиде кешедән төзелә.
3. Комиссия составына Комиссия рәисе, аның урынбасары, Комиссия секретаре һәм әгъзалары керә. (3 пункт 2014 елның 14 маендагы 35-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
4. Барлык Комиссия әгъзалары карарлар кабул иткәндә тигез хокукларга ия була. (4 пункт 2014 елның 14 маендагы 35-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
 
103 статья. Керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында депутатлар тарафыннан тапшырыла торган белешмәләрне тикшерү (10статья 2012 елның 19 июлендәге 58-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кертелгән; статья исеме 2013 елның 29 мартындагы 24-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
 
1. Комиссия әлеге статьяда билгеләнгән тәртиптә түбәндәгеләрне тикшерә:
1) депутатлар тарафыннан керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында тапшырыла торган белешмәләрнең дөреслеген һәм тулылыгын; (1 пунктча 2013 елның 29 мартындагы 24-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
2) федераль законнарда, Татарстан Республикасы Конституциясендә һәм әлеге Законда билгеләнгән чикләүләрнең һәм тыюларның депутатлар тарафыннан үтәлешен.
2. Депутатлар тарафыннан керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында тапшырыла торган белешмәләргә тикшерү уздыру хакындагы карар Комиссия тарафыннан кабул ителә һәм язмача рәсмиләштерелә. (2 пункт 2013 елның 29 мартындагы 24-ТРЗ номерлы, 2014 елның 14 маендагы 35-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законнары редакциясендә)
3. Язмача билгеләнгән тәртиптә җитәрлек дәрәҗәдә түбәндәгеләр тарафыннан тапшырылган мәгълүмат тикшерү уздыру өчен нигез булып тора:
1) хокук саклау һәм башка дәүләт органнары;
2) сәяси партияләрнең һәм закон нигезендә теркәлгән, сәяси партияләр булмаган башка гомумроссия иҗтимагый берләшмәләренең, шулай ук сәяси партияләрнең региональ бүлекчәләренең, региональара һәм региональ иҗтимагый берләшмәләрнең даими эшләп торучы җитәкче органнары;
3) Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы;
4) гомумроссия һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары.
4. Аноним характердагы мәгълүмат тикшерү уздыру өчен нигез була алмый.
5. Тикшерү аны уздыру турында карар кабул ителгән көннән башлап 60 көннән дә артыграк булмаган срокта гамәлгә ашырыла. Тикшерү срогы Комиссия карары буенча 90 көнгә кадәр озайтылырга мөмкин. (5 пункт 2014 елның 14 маендагы 35-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
6. Тикшерүне гамәлгә ашырганда Комиссия түбәндәгеләргә хокуклы: (беренче абзац 2014 елның 14 маендагы 35-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
1) депутат белән әңгәмә уздырырга;
2) депутат тарафыннан тапшырылган материалларны өйрәнергә;
3) депутаттан тапшырган материаллар буенча аңлатмалар алырга;
4) прокуратура органнарына, башка федераль дәүләт органнарына, Татарстан Республикасы дәүләт органнарына, федераль дәүләт органнарының территориаль органнарына, җирле үзидарә органнарына, оешмаларга (алга таба – дәүләт органнары һәм оешмалар) үзләрендәге белешмәләр турында: депутатның, аның хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында; федераль законнар һәм әлеге Закон нигезендә депутат тарафыннан тапшырылган белешмәләрнең дөреслеге һәм тулылыгы турында; билгеләнгән чикләүләрнең (профессиональ даими нигездә эшләүче Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларына карата) депутат тарафыннан үтәлеше турында билгеләнгән тәртиптә гарызнамә (оператив-эзләү эшчәнлеген гамәлгә ашыруга һәм аның нәтиҗәләренә кагылышлы гарызнамәләрдән тыш) җибәрергә; (4 пунктча 2013 елның 29 мартындагы 24-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
5) физик затларны сораштырырга һәм аларның ризалыгы белән алардан мәгълүмат алырга.
7. Әлеге статьяның 6 пунктындагы 4 пунктчасында каралган гарызнамәдә түбәндәгеләр күрсәтелә:
1) гарызнамә җибәрелә торган дәүләт органы яисә оешма җитәкчесенең фамилиясе, исеме, атасының исеме;
2) нигезләнеп гарызнамә җибәрелә торган норматив хокукый акт;
3) керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләре тикшерелә торган депутатның, аның хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының фамилиясе, исеме, атасының исеме, туу датасы һәм урыны, теркәлү, яшәү һәм (яисә) булу урыны, вазыйфасы һәм эш (хезмәт) урыны йә федераль законнарда, Татарстан Республикасы Конституциясендә һәм әлеге Законда билгеләнгән чикләүләрне һәм тыюларны үтәмәве турындагы белешмәләр булган депутатның фамилиясе, исеме, атасының исеме, туу датасы һәм урыны, теркәлү, яшәү һәм (яисә) булу урыны, вазыйфасы һәм эш (хезмәт) урыны; (3 пунктча 2013 елның 29 мартындагы 24-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
4) тикшерелергә тиешле белешмәләрнең эчтәлеге һәм күләме;
5) соратыла торган белешмәләрне тапшыру срогы;
6) гарызнамәне әзерләгән Комиссия әгъзасының фамилиясе, инициаллары һәм телефон номеры; (6 пунктча 2014 елның 14 маендагы 35-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
7) башка кирәкле белешмәләр.
8. Адресларына гарызнамә кергән дәүләт органнарының һәм оешмаларының җитәкчеләре федераль законнар һәм Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актлары нигезендә гарызнамәнең үтәлүен оештырырга һәм сорала торган мәгълүматны бирергә тиеш.
9. Дәүләт органнары һәм оешмалар, аларның вазыйфаи затлары гарызнамәне анда күрсәтелгән срокта үтәргә тиеш. Бу чакта гарызнамәне үтәү срогы тиешле дәүләт органына яисә оешмага кергән көннән алып 30 көннән дә артмаска тиеш. Аерым очракларда гына гарызнамәне үтәү срогы аны җибәргән затның ризалыгы белән 60 көнгә кадәр озайтылырга мөмкин.
10. Комиссия:
1) депутатка аңа карата тикшерү башлану турында язма рәвештә хәбәр итә – тиешле карар кабул ителгән көннән башлап ике эш көне эчендә;
2) депутат мөрәҗәгать иткән очракта, аның белән әңгәмә уздыра, әңгәмә барышында аңа әлеге Закон нигезендә ул тапшырырга тиешле нинди белешмәләрне һәм билгеләнгән нинди чикләүләрнең үтәлешен тикшерү уздырылачагы турында мәгълүмат бирелергә тиеш – депутаттан мөрәҗәгать алынган көннән башлап җиде эш көне эчендә, ә мөһим сәбәп булганда – депутат белән килештерелгән срокта.
11. Тикшерү тәмамлангач, Комиссия, дәүләт сере турында Россия Федерациясе законнарын үтәгән килеш, тикшерү нәтиҗәләре белән депутатны таныштырырга тиеш. (11 пункт 2014 елның 14 маендагы 35-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
12. Депутат түбәндәгеләргә хокуклы:
1) язма рәвештә аңлатмалар бирергә: тикшерү барышында; әлеге статьяның 10 пунктындагы 2 пунктчасында күрсәтелгән мәсьәләләр буенча; тикшерү нәтиҗәләре буенча;
2) өстәмә материаллар тапшырырга һәм алар буенча язмача аңлатмалар бирергә;
3) әлеге статьяның 10 пунктындагы 2 пунктчасында күрсәтелгән мәсьәләләр буенча аның белән әңгәмә уздыру турындагы тиешле үтенечнамә белән Комиссиягә мөрәҗәгать итәргә. (3 пунктча 2014 елның 14 маендагы 35-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
13. Әлеге статьяның 12 пунктында күрсәтелгән аңлатмалар тикшерү материалларына кушып куела.
14. Тикшерү нәтиҗәләре Комиссиянең ачык утырышында карала, анда массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре билгеләнгән тәртиптә катнаша ала. (14 пункт 2014 елның 14 маендагы 35-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
15. Тикшерү уздыру турында карар кабул иткән комиссия аның нәтиҗәләре хакында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенә хәбәр итә.
16. Тикшерү нәтиҗәләре турындагы белешмәләр Комиссия тарафыннан, бер үк вакытта үзенә карата тикшерү уздырылган депутатка хәбәр итеп, шәхси күрсәткечләр һәм дәүләт сере турында Россия Федерациясе законнарын үтәгән килеш, тикшерү уздыру өчен нигез булган мәгълүматны җибәргән хокук саклау һәм башка дәүләт органнарына, сәяси партияләрнең һәм закон нигезендә теркәлгән, сәяси партияләр булмаган башка гомумроссия иҗтимагый берләшмәләренең, шулай ук сәяси партияләрнең региональ бүлекчәләренең, региональара һәм региональ иҗтимагый берләшмәләрнең даими эшләп торучы җитәкче органнарына, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасына, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасына, гомумроссия һәм республика массакүләм мәгълүмат чараларына җибәрелә. (16 пункт 2014 елның 14 маендагы 35-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
17. Тикшерү барышында әлеге статьяның 1 пунктындагы 1 пунктчасында каралган белешмәләрнең депутат тарафыннан дөрес яисә тулы тапшырылмавын һәм билгеләнгән чикләүләрнең үтәлмәвен таныклый торган хәлләр ачыкланганда, тикшерү материаллары Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенә тапшырыла.
171. Тикшерү нәтиҗәләре буенча коррупциягә каршы көрәш турындагы Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән чикләүләрне, тыюларны, бурычларны берничә мәртәбә үтәмәү ачыкланган очракта, тикшерү материаллары тикшерү нәтиҗәләрен карау көненнән алып өч эш көне эчендә Комиссия рәисе тарафыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышына депутатның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату хакындагы мәсьәләне чыгару өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенә җибәрелә. (171 пункт 2022 елның 26 декабрендәге 108-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кертелде)
18. Керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында Комиссиягә кергән белешмәләрнең төп нөсхәләре, календарь ел тәмамлангач, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратының кадрлар хезмәтенә җибәрелә. (18 пункт 2013 елның 29 мартындагы 24-ТРЗ номерлы, 2014 елның 14 маендагы 35-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законнары редакциясендә)
19. Әлеге статьяның 18 пунктында күрсәтелгән белешмәләрнең күчермәләре һәм тикшерү материаллары ул тәмамланган көннән алып өч ел буена Комиссиядә саклана, шуннан соң архивка тапшырыла. (19 пункт 2014 елның 14 маендагы 35-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
20. Депутатлар тарафыннан керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында тапшырыла торган белешмәләр хакындагы мәгълүматтан, депутатлар тарафыннан керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белә торып дөрес булмаган яисә тулы булмаган белешмәләрне тапшыру хакындагы Комиссия тарафыннан ачыкланган мәгълүматтан файдалана алуны тәэмин итү федераль законнар, Россия Федерациясе Президенты указлары нигезендә гамәлгә ашырыла. (20 пункт 2023 елның 24 февралендәге 74-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
21. Россия Федерациясе Президенты, Россия Федерациясе Президенты Администрациясе Җитәкчесе йә алар махсус вәкаләт биргән Россия Федерациясе Президенты Администрациясенең вазыйфаи заты карары буенча Россия Федерациясе Президенты Администрациясенең вәкаләтле бүлекчәсе билгеләнгән тәртиптә әлеге статьяның 1 пунктында күрсәтелгән тикшерүләрне гамәлгә ашырырга мөмкин. Мондый тикшерүләр Комиссия үткәрә торган тикшерүләрдән бәйсез рәвештә гамәлгә ашырылырга мөмкин. (21 пункт 2022 елның 26 декабрендәге 108-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кертелде)
 
104 статья. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге рәсми сайтында депутатлар тарафыннан керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр тапшыру бурычын үтәү (тиешенчә үтәмәү) хакындагы гомумиләштерелгән мәгълүматны урнаштыру тәртибе (статья 2023 елның 3 апрелендәге 22-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
 
1. Комиссия ел саен 20 апрельгә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге рәсми сайтында урнаштыру өчен депутатлар тарафыннан керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр тапшыру бурычын үтәү (тиешенчә үтәмәү) хакында гомумиләштерелгән мәгълүмат җибәрә (мондый мәгълүматта тиешле затны идентификацияләү мөмкинлеге бирә торган персональ белешмәләр һәм тиешле зат ия булган мөлкәтне индивидуальләштерү мөмкинлеге бирә торган белешмәләр булмаганда), анда түбәндәгеләр күрсәтелгән булырга тиеш:
1) сайланган депутатлар саны;
2) керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр тапшыру бурычын үтәгән депутатлар саны;
3) керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр тапшыру бурычын тиешенчә үтәмәгән депутатлар саны.
2. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге рәсми сайтында депутатлар тарафыннан керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр тапшыру бурычын үтәү (тиешенчә үтәмәү) хакындагы гомумиләштерелгән мәгълүматны урнаштыру Комиссиядән әлеге мәгълүмат кергән көннән алып җиде көн эчендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты тарафыннан башкарыла.
3. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратының дәүләт граждан хезмәткәрләре әлеге Татарстан Республикасы Законы нигезендә үз бурычларын үтәгәндә аларга билгеле булган белешмәләрне фаш иткән өчен Россия Федерациясе законнары нигезендә җаваплы була.
 
105 статья. Депутат эшчәнлеген гамәлгә ашыруга бәйле чикләүләр, тыюлар һәм бурычлар (статья 2022 елның 26 декабрендәге 108-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
 
1. Депутат үз статусын депутат вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга бәйле булмаган эшчәнлектә кулланырга хокуксыз.
2. Депутат үз вәкаләтләре срогы эчендә, федераль законнарда каралган очраклардан тыш, Россия Федерациясе сенаторы, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты, судья була алмый, Россия Федерациясенең башка дәүләт вазыйфаларын, Россия Федерациясе субъектының башка дәүләт вазыйфаларын, федераль дәүләт хезмәте вазыйфаларын, Россия Федерациясе субъектының дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларын, шулай ук муниципаль вазыйфаларны һәм муниципаль хезмәт вазыйфаларын били алмый.
3. Депутат, коррупциягә каршы көрәш турындагы Россия Федерациясе законнары нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карары белән билгеләнә торган нигезләр булганда һәм тәртиптә, депутат вәкаләтләрен башкарганда мәнфәгатьләр конфликтына китерә торган яисә китерергә мөмкин булган шәхси кызыксынуы барлыкка килү хакында Комиссиягә хәбәр итәргә, шулай ук мондый конфликтны булдырмау яисә җайга салу чараларын күрергә тиеш.
4. Депутат законда каралган тәртиптә затларның аны коррупциячел хокук бозулар кылуга тарту максатларында аңа мөрәҗәгать итүнең барлык очраклары турында тиешле мөрәҗәгать булган көннән алып биш көн эчендә Комиссиягә һәм прокуратура органнарына хәбәр итәргә тиеш.
5. Депутат, Россия Федерациясе халыкара шартнамәсендә яисә Россия Федерациясе законнарында башкасы каралмаган булса, хөкүмәткә карамаган коммерциячел булмаган чит ил оешмаларының һәм Россия Федерациясе территориясендә эшләүче аларның структур бүлекчәләренең идарә органнары, попечительләр һәм күзәтүчеләр советлары, башка органнары составына керергә хокуксыз.
6. Депутатка, аның иренә (хатынына) һәм балигъ булмаган балаларына Россия Федерациясе территориясеннән читтә урнашкан чит ил банкларында счетлар (кертемнәр) ачу һәм булдыру, акчалар һәм кыйммәтле әйберләр саклау, чит ил финанс инструментларына ия булу һәм (яисә) алардан файдалану тыела. «Чит ил финанс инструментлары» төшенчәсе коррупциягә каршы көрәш турындагы Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән мәгънәсендә кулланыла.
7. Депутат коррупциягә каршы көрәш турындагы Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән чикләүләрне, тыюларны үтәргә һәм бурычларны башкарырга тиеш.
8. Депутат әлеге Законның 6 статьясындагы 41 пунктында, әлеге статьяның 1 һәм 3 пунктларында каралган чикләүләрне, тыюларны бозган һәм бурычларны башкармаган, шулай ук керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белә торып дөрес булмаган яисә тулы булмаган белешмәләр биргән очракта, аңа карата түбәндәге җаваплылык чараларының берсе күрелергә мөмкин:
а) кисәтү;
б) депутатка карата җаваплылык чарасы күрү турында карар кабул ителү вакытыннан алып аның вәкаләтләре срогы тәмамланганчы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында вазыйфалар биләү хокукыннан мәхрүм итеп, депутат вәкаләтләрен туктатмыйча Татарстан Республикасы Дәүләт Советында биләгән вазыйфасыннан азат итү;
в) вәкаләтләре срогы тәмамланганчы Татарстан Республикасы Дәүләт Советында вазыйфалар биләүне тыю.
Депутатка карата санап кителгән җаваплылык чараларының берсен күрү турындагы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карары Комиссия үткәрә торган тикшерү нәтиҗәләрен һәм аның депутатка карата җаваплылык чараларының берсен күрү тәкъдимнәрен исәпкә алып кабул ителә.
Тикшерү әлеге Законның статьясында билгеләнгән нигезләрдә, тәртиптә һәм срокларда үткәрелә.
9. Әлеге статьяның 8 пунктында каралган нигезләр булганда, Комиссия түбәндәге карарларның берсен кабул итәргә хокуклы:
а) Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатка кисәтү ясарга тәкъдим итү;
б) Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатны, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында вазыйфалар биләү хокукыннан мәхрүм итеп, депутат вәкаләтләрен туктатмыйча Татарстан Республикасы Дәүләт Советында биләгән вазыйфасыннан азат итәргә тәкъдим итү;
в) Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатка аның вәкаләтләре срогы тәмамланганчы Татарстан Республикасы Дәүләт Советында вазыйфалар биләүне тыярга тәкъдим итү;
г) моның өчен җитәрлек нигезләр булганда башка дәлилләнгән карар.
Комиссиянең тиешле карары аны кабул итү көненнән алып өч эш көненнән дә соңга калмыйча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенә җибәрелә.
10. Депутатка карата әлеге статьяның 8 пунктында санап кителгән җаваплылык чараларының берсен күрү турындагы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карары Комиссия тарафыннан карар кабул ителгән көннән алып 30 көннән дә соңга калмыйча, ә карар Татарстан Республикасы Дәүләт Советының чираттагы утырышларын уздыру арасындагы вакыт 30 көннән арткан чорда кабул ителгән булса, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының якындагы утырышында, әмма Комиссия тарафыннан карар кабул ителгән көннән алып өч айдан да соңга калмыйча кабул ителә.
11. Депутатка карата әлеге статьяның 8 пунктында каралган җаваплылык чарасын күрү турындагы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карары Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларының билгеләнгән саныннан күпчелек тавышы белән кабул ителә һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карары белән рәсмиләштерелә.
12. Депутатка карата кисәтү рәвешендә җаваплылык чарасын күрү турында мәгълүмат Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми басмасында бастырып чыгарылырга һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге рәсми сайтында урнаштырылырга тиеш.
13. Җаваплылык чарасы күрелгәндә, депутат тарафыннан кылынган коррупциячел хокук бозуның характеры, аның авырлыгы, аны кылгандагы хәлләр, гаепнең дәрәҗәсе, депутатның башка чикләүләрне һәм тыюларны, мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау яисә аны җайга салу таләпләрен үтәве һәм аның коррупциягә каршы көрәш максатларында билгеләнгән бурычларны башкаруы, шулай ук депутатның үз бурычларын үтәүнең алдагы нәтиҗәләре исәпкә алына.
Әлеге статьяның 9 пунктында күрсәтелгән карар кабул ителгән көннән алып бер ел дәвамында депутатка карата әлеге статья нигезендә яңадан җаваплылык чарасы күрелмәгән булса, ул җаваплылыкка тартылмаган булып санала.
14. Әлеге статьяның 8 пунктында каралган җаваплылык чаралары депутат тарафыннан хокук бозуны кылу турында мәгълүмат кергән көннән алып алты айдан да соңга калмыйча һәм аны кылган көннән алып өч елдан да соңга калмыйча күрелә.
15. Хокук бозуны һәм депутат тарафыннан бозылган норматив хокукый актларның нигезләмәләрен күрсәтеп, депутатка карата җаваплылык чарасын күрү турындагы яисә, дәлилләрне күрсәтеп, депутатка карата мондый җаваплылык чарасын күрүдән баш тарту хакындагы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карары күчермәсе депутатка тиешле карарны чыгарган көннән алып өч эш көне эчендә имза куйдырып тапшырыла. Депутат әлеге карарга имза куеп танышудан баш тартса, тиешле акт төзелә.
16. Депутат законнар нигезендә аңа карата җаваплылык чарасы күрү турындагы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карарына шикаять бирергә хокуклы.
 
106 статья. Депутатларның аларны коррупциячел хокук бозулар кылуга тарту максатларында үзләренә нинди дә булса затларның мөрәҗәгать итү фактлары турында хәбәр итү тәртибе (статья 2023 елның 3 маендагы 39-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кертелде)
 
1. Коррупциячел хокук бозу кылуга тарту максатларында мөрәҗәгать итү фактлары турында хәбәрнамә (алга таба – хәбәрнамә) ирекле формада язмача әзерләнә.
2. Хәбәрнамәдә түбәндәге белешмәләр күрсәтелә:
а) хәбәрнамә тапшырган депутатның фамилиясе, исеме һәм атасының исеме (булган очракта);
б) хәбәрнамә тапшырган депутатның яшәү урыны, телефоны;
в) депутатка аны коррупциячел хокук бозу кылуга тарту максатларында мөрәҗәгать итү датасы, вакыты, урыны һәм рәвеше турында мәгълүмат;
г) депутатны коррупциячел хокук бозу кылуга тарту алымы (акча тәкъдим итү, янау, вәгъдә бирү, алдалау, көч куллану һәм башка алымнар);
д) депутат җәлеп ителгән коррупциячел хокук бозу билгеләре булган гамәлләрне (гамәл кылуны яисә гамәл кылмауны) җентекләп тасвирлау;
е) депутатны коррупциячел хокук бозу кылуга тарткан зат (затлар) турында барлык билгеле белешмәләр;
ж) хәбәрнамәгә имза кую датасы;
з) хәбәрнамә тапшырган депутатның имзасы.
3. Хәбәрнамәгә депутатны коррупциячел хокук бозу кылуга тарту максатларында аңа нинди дә булса затларның мөрәҗәгать итү рәвешен раслый торган барлык булган материаллар өстәп тапшырыла.
 
II бүлек. Депутат эшчәнлегенә гарантияләр
 
11 статья. Депутатның закон чыгару инициативасы хокукы
 
1. Депутат закон чыгару инициативасы хокукына ия, ул Татарстан Республикасы Дәүләт Советына законнар, карарлар проектлары һәм аларга төзәтмәләр кертү рәвешендә гамәлгә ашырыла.
Депутатның закон чыгару инициативасы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан катгый рәвештә каралырга тиеш.
2. Депутатның закон чыгару инициативасы хокукын гамәлгә ашыру тәртибе әлеге Закон һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламенты белән билгеләнә.
 
12 статья. Депутатның Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитетлары, килештерү һәм махсус комиссияләр, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты эшендә катнашуы
 
1. Депутат Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан, шулай ук үзе әгъза булып торучы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитеты, килештерү һәм махсус комиссия тарафыннан карала торган барлык мәсьәләләр буенча хәлиткеч тавыш хокукыннан файдалана.
2. Депутат үзенә Татарстан Республикасы Конституциясе, федераль закон, әлеге Закон, Татарстан Республикасының башка законнары һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламенты тарафыннан бирелгән хокукларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, комитет, комиссия утырышларында гамәлгә ашыра. (2 пункт 2005 елның 26 маендагы 72-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кертелгән)
3. Депутат Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышларында, үзе әгъза булып торучы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитеты, килештерү һәм махсус комиссияләр утырышларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламентында билгеләнгән тәртиптә шәхсән катнаша. Депутат, мөһим сәбәп аркасында шушы утырышларда катнаша алмаган очракта, бу хакта кичекмәстән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитеты рәисенә, килештерү һәм махсус комиссия рәисенә хәбәр итә. (3 пункт 2005 елның 26 маендагы 72-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
4. Депутат Татарстан Республикасы Дәүләт Советының теләсә кайсы комитетының, килештерү һәм махсус комиссиянең теләсә кайсы утырышында киңәш бирү тавышы хокукы белән катнашырга хокуклы. (4 пункт 2005 елның 26 маендагы 72-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
5. Депутатның даими рәвештә утырышларда катнашмавы турындагы мәгълүмат сайлаучыларга җиткерелә. (5 пункт 2005 елның 26 маендагы 72-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
6. Депутат Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының теләсә кайсы утырышларында киңәш бирү тавышы хокукы белән катнашырга хокуклы.
(6 пункт 2005 елның 26 маендагы 72-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
 
13 статья. Депутат гарызнамәсе
 
1. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышларында депутат гарызнамә белән үз компетенциясенә керүче мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасы Рәисенә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенә, Татарстан Республикасы Премьер-министрына, Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары җитәкчеләренә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан төзелә яисә сайланып куела торган башка органнарның вазыйфаи затларына (Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларыннан тыш), Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итәргә хокуклы. (1 пункт 2023 елның 3 апрелендәге 22-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
2. Депутат гарызнамәсе – депутатның Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карары белән депутат гарызнамәсе дип таныла торган мөрәҗәгате. Депутат гарызнамәсе турындагы тәкъдим язма рәвештә кертелә һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламенты белән билгеләнгән тәртиптә игълан ителә. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының әлеге мәсьәләне хәл итүе карар белән рәсмиләштерелә. (2 пункт 2010 елның 29 июнендәге 38-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
3. Депутат гарызнамәсе җибәрелгән орган яисә вазыйфаи зат, аны алган көннән соң 30 көннән дә соңга калмыйча, яисә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан билгеләнгән башка вакытта аңа язма рәвештә җавап бирергә тиеш. Депутат гарызнамәсе җибәрелгән орган җитәкчесе яисә вазыйфаи заты йә вакытлыча аның вазыйфаларын башкаручы зат җавапка имза салырга тиеш.
4. Гарызнамә инициаторы үзе гарызнамәдә куйган мәсьәләләрне караганда турыдан-туры катнашырга хокуклы. Гарызнамә инициаторына үзе гарызнамәдә куйган мәсьәләләрне карау көне турында алдан, әмма тиешле орган утырышына кадәр өч көннән дә соңга калмыйча хәбәр ителергә тиеш. (4 пункт 2005 елның 26 маендагы 72-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кертелгән)
5. Үз көчен югалткан.2010 елның 29 июнендәге 38-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы
6. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы гарызнамә җибәрелгән органны яисә вазыйфаи затны депутат гарызнамәсе буенча кабул ителгән карарның үтәлеше турында язма җавапны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан билгеләнгән вакытка җибәрүне мәҗбүр итәргә хокуклы. (6 пункт 2005 елның 26 маендагы 72-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
7. Әгәр җавап депутат гарызнамәсенең асылы буенча бирелмәсә йә гарызнамәгә вәкаләтсез зат имза салган булса, депутат тәкъдиме буенча гарызнамәгә җавап Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы утырышында каралырга мөмкин. Депутат гарызнамәсен карау нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы карар кабул итәргә мөмкин. (7 пункт 2010 елның 29 июнендәге 38-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кертелгән)
 
14 статья. Депутат тәкъдимнәре (статья 2010 елның 29 июнендәге 38-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
 
 1. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышларында депутат тарафыннан язма рәвештә кертелгән тәкъдимнәр Татарстан Республикасы Дәүләт Советы органнары тарафыннан карала йә карау өчен дәүләт органнарына һәм вазыйфаи затларга җибәрелә.
2. Әлеге статьяның 1 пунктында күрсәтелгән депутат тәкъдимнәре җибәрелгән дәүләт органнары һәм вазыйфаи затлар тәкъдимнәрне бер айдан да соңга калмыйча карарга һәм нәтиҗәләр турында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумына һәм депутатка хәбәр итәргә тиеш. Тәкъдим кире кагылган очракта, нигезле җавап бирелә.
3. Федераль дәүләт хакимияте органнары һәм аларның вазыйфаи затлары әлеге статьяның 1 пунктында күрсәтелгән депутат тәкъдимнәрен карауны федераль законнарда билгеләнгән тәртиптә һәм срокларда гамәлгә ашыралар.
 
141 статья. Депутат мөрәҗәгате (статья 2010 елның 29 июнендәге 38-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кертелгән)
 
1. Депутатның дәүләт хакимияте органнарына, җирле үзидарә органнарына, оешмаларга һәм иҗтимагый берләшмәләргә, шулай ук вазыйфаи затларга күрсәтелгән органнарның һәм вазыйфаи затларның компетенциясенә керә торган мәсьәләләр буенча аның депутат эшчәнлегенә бәйле мәгълүмат һәм белешмәләр алу максаты белән язма рәвештә мөрәҗәгать итүе депутат мөрәҗәгате дип санала.
2. Депутат мөрәҗәгате депутат бланкында рәсмиләштерелә һәм депутат тарафыннан мөстәкыйль җибәрелә.
3. Үз компетенцияләре нигезендә дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, оешмалар һәм иҗтимагый берләшмәләр, вазыйфаи затлар тарафыннан алынган депутат мөрәҗәгате мөрәҗәгатьне теркәгән көннән алып җиде көн эчендә карала, һәм күрсәтелгән сроктан соңга калмыйча депутатка соратыла торган мәгълүмат яисә белешмәләр бирелә. Бу очракта дәүләт яисә коммерция серен тәшкил итүче белешмәләр федераль законнарда билгеләнгән тәртиптә бирелә.
4. Аерым очракларда, әгәр депутат мөрәҗәгате буенча өстәмә тикшерү үткәрү яисә нинди дә булса өстәмә материаллар соратып алу кирәк булса, мөрәҗәгатьне карау срогы аны теркәгән көннән алып 30 көнгә кадәр озайтыла. Әлеге статьяның 3 пунктында күрсәтелгән вазыйфаи затлар депутатка аның мөрәҗәгатен карау срогы озайтылу турында язма хәбәр бирергә тиеш.
5. Федераль дәүләт хакимияте органнарының вазыйфаи затлары депутат мөрәҗәгатен федераль законнарда билгеләнгән тәртиптә һәм срокларда карыйлар.
6. Депутат мөрәҗәгатьтә куелган мәсьәләләрне карауда, шул исәптән коллегиаль органнарының ябык утырышларында да, турыдан-туры катнашырга хокуклы. Карау көне турында депутатка өч көннән дә соңга калмыйча хәбәр ителергә тиеш.
7. Депутат мөрәҗәгатенә җавапка мөрәҗәгать җибәрелгән вазыйфаи зат йә шуңа вәкаләтле зат имза салырга тиеш.
8. Әгәр җавап җибәрелгән депутат мөрәҗәгатенең асылы буенча бирелмәсә йә мөрәҗәгатькә җавапны вәкаләтсез зат имза салган булса, депутат тәкъдиме буенча аның мөрәҗәгатенә җавап Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламенты нигезендә мөрәҗәгать җибәрелгән вазыйфаи зат катнашында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының профильле комитеты утырышында каралырга мөмкин.
 
142 статья. Үз көчен югалткан.2016 елның 12 гыйнварындагы 2-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы.
 
15 статья. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышына Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзаларын һәм башка вазыйфаи затларны чакыру (статья 2005 елның 26 маендагы 72-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кертелгән)
 
1. Татарстан Республикасы Премьер-министры, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты әгъзалары, Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башка органнары һәм җирле үзидарә органнары җитәкчеләре Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышына чакырылырга мөмкин.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышына шулай ук Татарстан Республикасы Прокуроры һәм федераль дәүләт органнарының Татарстан Республикасындагы башка җитәкчеләре аларның ризалыгы белән чакырылырга мөмкин.
2. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары өчен әлеге статьяның 1 пунктында санап үтелгән вазыйфаи затларга сораулар белән мөрәҗәгать итәрлек һәм шуларга җаваплар алырлык вакыт күз алдында тотыла. (2 пункт 2010 елның 29 июнендәге 38-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
3. Әгәр чакырылган вазыйфаи зат алдан килешенгән вакытка Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышына килә алмаса, ул Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе белән килешенгән башка вакытта килергә йә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышына үзенең урынбасарын җибәрергә мөмкин.
 
16 статья. Депутатның вазыйфаи затлар тарафыннан кабул ителүгә хокукы (статья 2010 елның 29 июнендәге 38-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
 
1. Депутат эшчәнлеге мәсьәләләре буенча депутат Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының, җирле үзидарә органнарының, Татарстан Республикасы бюджеты, җирле бюджет чаралары исәбеннән тулысынча яисә өлешчә финансланучы йә гамәлгә куючылары сыйфатында Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары һәм (яисә) җирле үзидарә органнары булган һәм Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан оешмаларның җитәкчеләре һәм башка вазыйфаи затлары тарафыннан кичектергесез кабул ителү хокукыннан файдалана. (1 пункт 2012 елның 19 июлендәге 58-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
2. Депутат вазыйфаи затка турыдан-туры яисә вазыйфаи затның кабул итү бүлмәсе (секретариаты) аша телдән йә язмача мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
3. Телдән мөрәҗәгать иткән очракта кабул итү вакыты вазыйфаи зат тарафыннан депутат белән килештереп, ә депутат язмача мөрәҗәгать иткән очракта кабул итү вакыты депутат мөрәҗәгатен алган мизгелдән өч көннән дә соңга калмыйча вазыйфаи зат тарафыннан билгеләнә.
4. Депутатны өч көн эчендә кабул итү мөмкинлеге булмаганда, вазыйфаи зат, депутат белән килештереп, башка вакыт билгели.
 
17 статья. Депутатның мәгълүмат алу һәм тарату хокукы (статья 2005 елның 26 маендагы 72-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кертелгән)
 
1. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратының вазыйфаи затлары Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламентында билгеләнгән тәртиптә депутатны Татарстан Республикасы Дәүләт Советына җибәрелгән документлар белән тәэмин итәләр.
2 – 3. Үз көчләрен югалтканнар.2010 елның 29 июнендәге 38-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы
4. Депутат массакүләм мәгълүматның дәүләт чараларында дәүләт хакимияте органнары эшчәнлеген яктырту тәртибе турындагы федераль законда каралган тәртиптә үз эшчәнлеге турындагы мәсьәләләр буенча массакүләм мәгълүматның дәүләт чараларында чыгыш ясарга хокуклы.
 
171 статья. Җинаять җаваплылыгына яисә административ җаваплылыкка тартылганда, җинаять-процессуаль яисә административ-процессуаль гамәлләр, оператив-эзләү чаралары башкарылганда депутатка гарантияләр (статья 2022 елның 26 декабрендәге 108-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
 
1. «Россия Федерациясе субъектларында гавами хакимиятне оештыруның гомуми принциплары турында» 2021 елның 21 декабрендәге 414-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, депутатны җинаять җаваплылыгына яисә административ җаваплылыкка тарткан, аны тоткан, кулга алган, тентегән, аннан сорау алган, депутатка, аның багажына, шәхси һәм эш транспорты чараларына, хатларына, ул куллана торган элемтә чараларына һәм аныкы булган документларга карата башка җинаять-процессуаль яисә административ-процессуаль гамәлләр башкарылган, оператив-эзләү чаралары үткәрелгән очракта, шулай ук ул биләгән торак һәм хезмәт урыннарында оператив-эзләү чаралары үткәрелгәндә, җинаять эшләре яисә административ эшләр буенча эш алып баруның федераль законнарда билгеләнгән аерым тәртибе кулланыла. (1 пункт 2023 елның 28 сентябрендәге 86-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
2. Депутат әйтелгән фикере, тавыш бирүдә чагылдырган позициясе һәм депутат статусына туры килүче башка гамәлләре өчен җинаять җаваплылыгына яисә административ җаваплылыкка, шул исәптән аның вәкаләтләре срогы тәмамланганнан соң да, тартыла алмый. Әлеге нигезләмә депутат тарафыннан гавами мыскыллау, яла ягу яисә алар өчен федераль законда җаваплылык каралган башка хокук бозулар кылу очракларына кагылмый.
3. Депутат аңа үз вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга бәйле рәвештә билгеле булган хәлләр турында граждан эше, административ эш яисә җинаять эше буенча шаһит күрсәтмәләре бирүдән баш тартырга хокуклы.
 
18 статья. Депутатның хезмәт хокуклары гарантияләре (статья 2010 елның 29 июнендәге 38-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
 
1. Татарстан Республикасы Дәүләт Советында профессиональ даими нигездә эшләүче депутатның вәкаләтләр чоры гомуми һәм өзлексез хезмәт стажына, белгечлеге буенча эш стажына, шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте һәм муниципаль хезмәт стажына кертеп исәпләнә. (1 өлеш 2020 елның 21 июлендәге 46-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
2. Депутат эшчәнлеген төп эшчәнлегеннән аерылмыйча гамәлгә ашыручы депутатка үз вәкаләтләрен башкару өчен аена барлыгы бергә алты эш көненнән дә артыграк булмаган чорга эш урынын (вазыйфасын) саклап калу гарантияләнә. (2 өлеш 2020 елның 21 июлендәге 46-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кертелде)
 
19 статья. Депутат вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өчен матди-финанс шартлар тәэмин итү (статья 2005 елның 26 маендагы 72-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
 
1. Татарстан Республикасы Дәүләт Советында профессиональ даими инигездә эшләүче депутатларга, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисеннән, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең профессиональ даими нигездә эшләүче урынбасарларыннан һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Секретареннан гайре, айлык акчалата түләү Татарстан Республикасы министрына айлык акчалата түләү күләмендә билгеләнә. (Беренче абзац 2007 елның 2 маендагы 20-ТРЗ номерлы, 2014 елның 20 ноябрендәге 88-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законнары редакциясендә)
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең профессиональ даими нигездә эшләүче урынбасарларына һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Секретарена айлык акчалата түләү Татарстан Республикасы Премьер-министрына һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасарларына айлык акчалата түләү күләмендә билгеләнә. (Икенче абзац 2014 елның 20 ноябрендәге 88-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
Өченче абзац үз көчен югалткан.2007 елның 2 маендагы 20-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы.
2. Депутатка ай саен 5 000 сум күләмендә үз вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга бәйле өстәмә чыгымнар түләнә. (2 пункт 2010 елның 29 июнендәге 38-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
3. Депутатка әлеге статьяның 1 пунктында күрсәтелгән айлык акчалата бүләкләү ул сайланган көннән түләнә, әмма алдагы эш урыныннан азат ителгәннән яисә хезмәтен туктатып торган көннән дә алданрак түгел. (3 пункт 2005 елның 26 маендагы 72-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кертелгән)
4. Даими профессиональ нигездә эшләүче депутатка һәм аның гаилә әгъзаларына депутат үз вәкаләтләрен башкару өчен Казан шәһәренә күчеп килүгә бәйле, шулай ук депутатның һәм аның гаилә әгъзаларының депутат үз вәкаләтләрен туктатканнан соң даими яшәү урынына күчеп китүгә бәйле чыгымнары түләнә. (4 пункт 2005 елның 26 маендагы 72-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кертелгән)
5.Татарстан Республикасы Дәүләт Советының вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылган, шул исәптән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар федераль дәүләт хакимияте органнарына сайлаулар белән бергә туры килеп, депутат вәкаләтләрен туктатуга китергән очракта, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында профессиональ даими нигездә эшләүче депутатларга депутат вәкаләтләре туктатылган көнгә биләгән вазыйфа нигезендә айлык акчалата түләүнең икеләтелгән күләмендә бер мәртәбә акчалата пособие түләнә. (5 пункт 2016 елның 10 июнендәге 41-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
 
20 статья. Депутатка ел саен бирелә торган түләүле отпуск (статья 2007 елның 2 маендагы 20-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
 
Татарстан Республикасы Дәүләт Советында профессиональ даими нигездә эшләүче депутатка ел саен "Татарстан Республикасы дәүләт вазыйфалары турында" 2006 елның 4 мартындагы 16-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы (алга таба – "Татарстан Республикасы дәүләт вазыйфалары турында" Татарстан Республикасы Законы) нигезендә түләүле отпуск бирелә.
 
21 статья. Депутатка медицина, көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм аны пенсия белән тәэмин итү (статья 2005 елның 26 маендагы 72-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
 
1. Депутатка Татарстан Республикасы министры өчен билгеләнгән шартларда медицина хезмәте күрсәтелә. Үз вәкаләтләрен гамәлгә ашырганда гарипләнгән яисә сәламәтлегенә зыян килгән депутатка медицина хезмәте күрсәтү ул вәкаләтләрен туктатканнан соң да әлеге статьяда билгеләнгән шартларда сакланып кала. Татарстан Республикасы Дәүләт Советында профессиональ даими нигездә эшләүче депутатка "Татарстан Республикасы дәүләт вазыйфалары турында" Татарстан Республикасы Законында билгеләнгән башка дәүләт гарантияләре дә бирелә. (1 пункт 2007 елның 2 маендагы 20-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
2. Татарстан Республикасы Дәүләт Советында профессиональ даими нигездә кимендә бер ел эшләгән граждан (әлеге Законның 4 статьясындагы 1 пунктының г) пунктчасында күрсәтелгән очракта вакытыннан алда депутат вәкаләтләре туктатылган гражданнан гайре) "Иминият пенсияләре турында" Федераль закон нигезендә билгеләнгән иминият пенсиясенә ай саен өстәмә алырга хокуклы. (2 пункт 2014 елның 18 декабрендәге 125-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
3. Татарстан Республикасы Дәүләт Советында профессиональ даими нигездә эшләүче депутатка картлык (инвалидлык) буенча иминият пенсиясенә айлык өстәмә "Татарстан Республикасы дәүләт вазыйфалары турында" Татарстан Республикасы Законы нигезендә билгеләнә. (3 пункт 2007 елның 2 маендагы 20-ТРЗ номерлы, 2014 елның 18 декабрендәге 125-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законнары редакциясендә)
4 – 6. Үз көчләрен югалтканнар. – 2007 елның 2 маендагы 20-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы.
7. Депутат вафат булган очракта вафат булган депутат гаиләсе әгъзаларын матди тәэмин итү законнарда билгеләнгән тәртиптә башкарыла. (7 пункт 2005 елның 26 маендагы 72-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кертелгән)
 
22 статья. Татарстан Республикасы Дәүләт Советында профессиональ даими нигездә эшләүче депутатка хезмәт урыны бирү (статья 2010 елның 29 июнендәге 38-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
 
Татарстан Республикасы Дәүләт Советында профессиональ даими нигездә эшләүче депутатка үз вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасында мебель, оештыру техникасы һәм элемтә чаралары белән җиһазландырылган хезмәт урыны бирелә.
 
23 статья. Депутатның элемтә чараларыннан файдалануы (статья 2005 елның 26 маендагы 72-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
 
1. Депутат үз вәкаләтләрен башкаруга бәйле рәвештә Татарстан Республикасы территориясендә Хөкүмәтнеке, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарыныкы һәм җирле үзидарә органнарыныкы, оешмаларыныкы (шул исәптән кунакханәләрнеке) булган элемтәнең башка төрләреннән дә файдаланырга хокуклы. (1 пункт 2010 елның 29 июнендәге 38-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
2. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатының үз вәкаләтләрен башкаруга бәйле почта һәм телеграф юлламаларының барлык төрләре Хөкүмәт юлламалары разрядында җибәрелә (тапшырыла), эшкәртелә һәм илтеп җиткерелә.
 
24 статья. Депутатның транспорт хезмәт күрсәтүләренә хокукы (статья 2005 елның 26 маендагы 72-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
 
1. Депутат Татарстан Республикасы территориясендә һава юлы, тимер юл, автомобиль, су транспортыннан файдаланырга хокуклы, әлеге статья нигезендә юл йөрү документларын сатып алуга бәйле чыгымнары түләнә, шулай ук юл йөрү документларын чиратсыз алырга хокуклы.
2. Депутат таныклыгын күрсәткәч граждан авиациясе агентлыклары яисә аэропортлар, тимер юл вокзалларының һәм станцияләренең, елга вокзалларының һәм пристаньнарның билет (тәүлеклек, шулай ук алдан сату) кассалары самолетта яисә вертолетта, поездның йокы яисә купе вагонындагы, барлык категория судноларның беренче яисә икенче класслы каютасындагы бер урынга бушлай билетны депутатка чиратсыз бирергә тиеш.
3. Депутатның шәһәрара автобусларында йөрүе, әгәр билетлар сату урын номерын күрсәтеп башкарылса, автовокзалларның, автостанцияләрнең, транспорт-экспедиция агентлыкларының кассаларында чиратсыз яисә автобуска утырганда турыдан-туры алына торган билет буенча гамәлгә ашырыла.
4. Депутат Татарстан Республикасы территориясендә аэропортларның, тимер юл һәм автомобиль вокзалларының (станцияләренең) һәм елга портларының (вокзалларының) рәсми затлар һәм делегацияләр залларыннан файдаланырга хокуклы. Халыкара һава юллары (халыкара очулар) өчен ачылган аэропортлар чикләрендә Россия Федерациясе дәүләт чиге аша үткәрү пунктларында оештырылган рәсми затлар һәм делегацияләр заллары Россия Федерациясе норматив хокукый актлары нигезендә файдаланыла. (4 пункт 2012 елның 19 июлендәге 58-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
5. Үз көчен югалткан. – 2010 елның 29 июнендәге 38-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы.
6. I төркем инвалиды булган депутатның әлеге статьяның 1 – 4 пунктлары белән билгеләнгән хокуклары аны озатып йөрүче затка да кагыла.
7. Татарстан Республикасы Дәүләт Советында даими профессиональ нигездә эшләүче депутатка үз вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өчен хезмәт автотранспорты бирелә.
 
24 статья. Депутатның Казан шәһәрендә хезмәт торак урыны белән тәэмин ителү хокукы (статья 2005 елның 26 маендагы 72-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
 
1. Татарстан Республикасы Дәүләт Советында профессиональ даими нигездә эшләүче һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советында профессиональ даими нигездә эшләү өчен сайлану көненә торак урыны булмаган депутатка үз вәкаләтләрен гамәлгә ашыру чорына аның гаризасы буенча вакытлыча файдалануга хезмәт торак урыны (җиһазлы һәм телефонлы фатир) бирелә. (1 пункт 2012 елның 19 июлендәге 58-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
2. Депутатка хезмәт торак урыны үзе һәм аның гаилә әгъзалары яшәү өчен бирелә. (2 пункт 2005 елның 26 маендагы 72-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
3. Депутатка хезмәт торак урыны гариза бирелгән көннән соң өч айдан да соңга калмыйча бирелә. (3 пункт 2005 елның 26 маендагы 72-ТРЗ номерлы, 2012 елның 19 июлендәге 58-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законнары редакциясендә)
4. Депутат әлеге статьяның 1 пункты нигезендә бирелгән торак бинасын Татарстан Республикасы Дәүләт Советында профессиональ даими нигездә эшен туктаткан көннән соң бер айдан да соңга калмыйча бушатырга тиеш. Биләгән хезмәт торак урынын бушатмаганда, ул аннан законда билгеләнгән тәртиптә чыгарыла. (4 пункт 2005 елның 26 маендагы 72-ТРЗ номерлы, 2012 елның 19 июлендәге 58-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законнары редакциясендә)
 
26 статья. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатының кунакханәгә чиратсыз урнашу хокукы (статья 2005 елның 26 маендагы 72-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кертелгән)
 
Дәүләт һәм муниципаль кунакханәләрнең администрацияләре депутатка бер сәгать эчендә телефонлы аерым номер бирергә тиеш. Кунакханәгә чираттан тыш урнашу хокукы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатын озатып йөрүче затка да кагыла.
 
27 статья. Депутат эшчәнлеген матди-техник тәэмин итү тәртибе һәм шартлары (статья 2010 елның 29 июнендәге 38-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
 
1. Депутатка үзе сайланган бермандатлы сайлау округында йә әлеге Законның 8 статьясындагы 1 пункты нигезендә депутатка билгеләнгән сайлау округында депутат вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өчен муниципаль берәмлекнең башкарма комитеты тарафыннан, депутат белән килештереп, транспорт чаралары, мебель, элемтә чаралары һәм кирәкле оештыру техникасы белән җиһазландырылган саклана торган аерым урын бирелә, шулай ук әлеге Законда каралган үз вәкаләтләрен башкару өчен башка шартлар тәэмин ителә. Депутатка депутат вәкаләтләрен башкару өчен күрсәтелгән чараларны бирү тәртибе һәм шартлары Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы тарафыннан раслана.
2. Сайлау округында депутат эшчәнлеген матди тәэмин итүгә бәйле чыгымнар тиешле документлар нигезендә әлеге акчаларны алга таба, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы чыгымнары сметасына кертеп, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бюджетыннан каплау юлы белән муниципаль берәмлекнең башкарма комитеты тарафыннан түләнә.
3. Депутатның элемтә чараларыннан файдалануга, билетлар сатып алуга һәм рәсми затлар, делегацияләр өчен заллардан файдалануга бәйле чыгымнары депутатка әлеге Законның 23 һәм 24 статьялары нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советын тотуга бүлеп бирелгән Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы билгеләгән тәртиптә һәм лимитлар чикләрендә түләнә.
4. Татарстан Республикасы Дәүләт Советында депутатлар эшчәнлеген матди-техник тәэмин итү тәртибе Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламенты нигезендә билгеләнә.
 
28 статья. Депутат ярдәмчеләре (статья 2010 елның 29 июнендәге 38-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
 
1. Депутат иң күбе биш ярдәмче тотарга хокуклы.
2. Депутат ярдәмчесе эшчәнлеген гамәлгә ашыру шартлары һәм тәртибе депутат ярдәмчесе турында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы раслый торган нигезләмә белән билгеләнә.
3. Депутат ярдәмчесенә билгеләнгән үрнәктәге таныклык бирелә.
 
29 статья. Үз көчен югалткан. – 2010 елның 29 июнендәге 38-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы.
 
30 статья. Депутат эшчәнлеген гамәлгә ашыруда каршылыклар тудырган өчен җаваплылык (статья 2010 елның 29 июнендәге 38-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
 
Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының, җирле үзидарә органнарының, оешмаларның һәм иҗтимагый берләшмәләрнең вазыйфаи затлары әлеге Закон нигезләмәләрен үтәмәгән өчен, шул исәптән депутат гарызнамәләренә һәм мөрәҗәгатьләренә мәгълүмат һәм җаваплар бирүнең бу Законда билгеләнгән срокларын һәм тәртибен үтәмәгән өчен, белә торып ялган мәгълүмат биргән өчен, мәгълүмат бирүдән законсыз баш тарткан өчен, аны бирүдән читләшкән өчен, депутатларны кабул итү кагыйдәләрен бозган өчен, законнарда каралган җаваплылык билгеләнә.
 
III бүлек. Йомгаклау нигезләмәләре
 
31 статья. Әлеге Законның үз көченә керүе (статья 2005 елның 26 маендагы 72-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
 
Әлеге Закон, 18 статьяның 3 пунктыннан гайре, яңа чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сайланган көннән үз көченә керә.
18 статьяның 3 пункты әлеге Закон рәсми басылып чыккан көннән соң үз көченә керә һәм 1999-2004 еллар чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайланган Татарстан Республикасы халык депутатларына кагыла.
Әлеге Закон үз көченә кергән көннән түбәндәгеләрнең үз көчен югалтуын танырга:
"Татарстан Республикасы халык депутатлары статусы турында" 1990 елның 29 августындагы 326-ХII номерлы Татарстан Республикасы Законы (Татарстан Югары Советы Җыелма басмасы, 1992, № 1);
"Татарстан Республикасы халык депутатлары статусы турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында" 1996 елның 30 маендагы 611 номерлы Татарстан Республикасы Законы (Татарстан Дәүләт Советы Җыелма басмасы, 1996, № 6);
"Татарстан Республикасы халык депутаты статусы турында кайбер Татарстан Республикасы законнарына үзгәрешләр һәм өстәмә кертү хакында" 2001 елның 11 маендагы 798 номерлы Татарстан Республикасы Законы (Татарстан Дәүләт Советы Җыелма басмасы, 2001, № 6);
"Татарстан Республикасы халык депутатлары статусы турында" Татарстан Республикасы Законын гамәлгә кертү тәртибе хакында" 1990 елның 29 августындагы 327-ХП номерлы Татарстан Республикасы Югары Советы карары.
 
Татарстан Республикасы
Президенты
 М.Ш.Шәймиев
 
Казан, Кремль
2004 елның 18 марты
№ 15-ТРЗ
 
1 нче кушымта
(Үз көчен югалтты. – 2015 елның 16 гыйнварындагы 2-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы)
 
2 нче кушымта
(Үз көчен югалтты. – 2015 елның 16 гыйнварындагы 2-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы)
 
3 нче кушымта
(Үз көчен югалтты. – 2014 елның 14 маендагы 35-ТРЗ номерлы
Татарстан Республикасы Законы)
 
«Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты статусы турында» Татарстан Республикасы Законына
4 нче кушымта
(4 нче кушымта 2023 елның 24 февралендәге 7-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кертелде)
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында тапшырыла торган белешмәләрнең дөреслеген тикшереп тору буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясенә
 
Хәбәрнамә
 
Мин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты___________________
________________________________________________________________________,
 фамилиясе, исеме һәм атасының исеме (булган очракта)
_______ елның «___»___________ туган, паспорт сериясе ______ №____________, ________________________________________________________________________,
 паспорт бирелгән дата һәм аны биргән орган
«Коррупциягә каршы көрәш турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законның 121 статьясындагы 41-2 өлеше һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты статусы турында» 2004 елның 18 мартындагы 15-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 101 статьясындагы 1 пункты нигезендә түбәндәгеләрне хәбәр итәм: 20 ___ елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәрге хисап чоры дәвамында минем тарафтан, хатыным (ирем) һәм (яисә) балигъ булмаган балаларым тарафыннан «Дәүләт вазыйфаларын биләүче затларның һәм башка затларның чыгымнары керемнәренә туры килүне тикшереп тору турында» 2012 елның 3 декабрендәге 230-ФЗ номерлы Федераль законның 3 статьясындагы 1 өлешендә каралган гомуми суммасы безнең (минем һәм хатынымның (иремнең) хисап чорына кадәрге соңгы өч елда алган гомуми керемнән артык булган алыш-бирешләр (җир кишәрлеге, башка күчемсез мөлкәт объекты, транспорт чарасы, кыйммәтле кәгазьләр (оешмаларның устав (җыелма) капиталларында катнашу өлешләре, пайлар), цифрлы финанс активлары, цифрлы валюта алу буенча алыш-бирешләр) ясалмады.
 
Әлеге белешмәләрнең дөреслеген раслыйм.
 
«____»_____________ 20__ ел _______________________________________
 хәбәрнамә тапшырган зат имзасы
______________________________________________________________________________________________________
(хәбәрнамәне кабул итәргә вәкаләт бирелгән затның фамилиясе, исеме, атасының исеме (булган очракта) һәм имзасы)».
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International