Татарстан Республикасы Дәүләт Советының профессиональ даими нигездә эшләүче депутатлары саны турында

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының профессиональ
даими нигездә эшләүче депутатлары саны турында

Татарстан Республикасы ЗАКОНЫ

 

Татарстан Республикасы
Дәүләт Советы тарафыннан
2003 елның 20 ноябрендә
кабул ителде

 

(2014 елның 20 ноябрендәге 88-ТРЗ, 2019 елның 21 сентябрендәге 67-ТРЗ номерлы, 2023 елның 27 апрелендәге 34-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законнары редакциясендә)

 

1 статья. Татарстан Республикасы Дәүләт Советында профессиональ даими нигездә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме өч депутаты, шул исәптән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Секретаре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитетлары рәисләре эшли. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының башка депутатлары профессиональ даими нигездә эшләү өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан сайлана. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары (урынбасарлары) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карары нигезендә үз вәкаләтләрен төп эшчәнлектән аерылмыйча гамәлгә ашыра ала (алалар). (статья 2014 елның 20 ноябрендәге 88-ТРЗ, 2019 елның 21 сентябрендәге 67-ТРЗ номерлы,  2023 елның 27 апрелендәге 34-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законнары редакциясендә)

 

2 статья. Әлеге Закон яңа чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сайланган көннән үз көченә керә.

 

Татарстан Республикасы
Президенты                                                                                                                          М.Ш. Шәймиев

                                                                                                              

Казан, Кремль
2003 елның 22 сентябре
№ 36-ТРЗ

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International