Татарстан Республикасы Конституциясе

(2002 елның 19 апрелендәге 1380 номерлы, 2003 елның 15 сентябрендәге 34-ТРЗ номерлы, 2004 елның 12 мартындагы 10-ТРЗ номерлы, 2005 елның 14 мартындагы 55-ТРЗ номерлы, 2010 елның 30 мартындагы 10-ТРЗ номерлы, 2010 елның 22 ноябрендәге 79-ТРЗ номерлы, 2012 елның 22 июнендәге 40-ТРЗ номерлы, 2022 елның 31 декабрендәге 109-ТРЗ номерлы, 2023 елның 26 гыйнварындагы 1-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законнары редакциясендә)
 
Әлеге Конституция, Татарстан Республикасының күпмилләтле халкы һәм татар халкы ихтыярын чагылдырып,
кеше һәм граждан хокукларының һәм ирекләренең өстенлеген гамәлгә ашыра,
халыкларның гомумтанылган үзбилгеләнү хокукына, аларның тигез хокуклылыгы, ихтыяр белдерүнең иреклелеге һәм бәйсезлеге принципларына нигезләнә,
тарихи, милли һәм рухи традицияләрнең, мәдәниятләрнең, телләрнең сакланып калуына һәм үсешенә, гражданнар татулыгын һәм милләтара килешүне тәэмин итүгә ярдәм итә,
федерализм прин­­ципларында демократиянең ныгуы, Татарстан Республикасының социаль-икъ­тисадый үсеше, Россия Федерациясе халыкларының тарихи барлыкка килгән бердәмлеген саклап калу өчен шартлар тудыра.
 
I КИСӘК. КОНСТИТУЦИЯЧЕЛ КОРЫЛЫШ НИГЕЗЛӘРЕ
 
1 статья
 
1. Татарстан Республикасы – Россия Федерациясе составындагы демократик хокукый дәүләт. Татарстан Республикасы дәүләтчелеге, Россия Федерациясе карамагындагы мәсьәләләрдән һәм Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының уртак карамагындагы мәсьәләләр буенча Россия Федерациясе вәкаләтләреннән тыш, дәүләт хакимиятенең бөтен тулылыгына Татарстан Республикасының ия булуында, аның үз территориясе, халкы, дәүләт хакимияте органнары системасы, үз Конституциясе һәм законнары, дәүләт телләре һәм дәүләт символлары булуында чагыла.
2. Татарстан Республикасы һәм Татарстан исемнәре бер үк мәгъ­нәгә ия.
3. Татарстан Республикасы статусы Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең үзара ризалыгыннан башка үзгәртелә алмый. Татарстан Республикасы чикләре аның ризалыгыннан башка үзгәртелә алмый.
4. Татарстан Республикасы үз вәкаләтләре чикләрендә халыкара һәм тышкы икътисадый багланышларда мөстәкыйль катнаша.
 
2 статья
 
Кеше, аның хокуклары һәм ирекләре – иң зур хәзинә. Кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен тану, үтәү һәм яклау – Татарстан Республикасының бурычы.
 
3 статья
 
1. Татарстан Республикасында хакимият аның күпмилләтле халкы тарафыннан турыдан-туры, шулай ук дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары аша гамәлгә ашырыла.
2. Үз көчен югалткан.
3. Халык хакимиятенең иң югары турыдан-туры чагылышы – референдум һәм ирекле сайлаулар.
4. Татарстан Республикасы Конституциясе һәм аңа төзәтмәләр Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан яисә референдум юлы белән кабул ителә.
5. Беркем дә Татарстан Республикасында хакимиятне үзләштерә алмый. Хакимиятне яулап алу яисә хакими вәкаләтләрне үзләштерү федераль закон буенча эзәрлекләнә.
 
4 статья
 
1. Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе карамагындагы, Россия Федерациясенең һәм аның субъектларының уртак карамагындагы мәсьәләләрдән тыш, законнар һәм башка норматив хокукый актлар кабул итүне дә кертеп, үзенең хокукый җайга салуын гамәлгә ашыра.
2. Федераль закон һәм Татарстан Республикасы карамагындагы мәсьәләләр буенча чыгарылган Татарстан Республикасы норматив хокукый акты арасында каршылык булган очракта, Татарстан Республикасы норматив хокукый акты гамәлдә була.
 
5 статья
 
1. Татарстан Республикасы территориясе бербөтен һәм кагылгысыз.
2. Татарстан Республикасы белән Россия Федерациясе субъектлары арасындагы чикләр аларның үзара ризалыгы буенча үзгәртелергә мөмкин.
 
6 статья
 
Татарстан Республикасы Россия Федерациясе Конституциясе, федераль законнар һәм Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр һәм вәкаләтләр бүлешү турында шартнамә биргән вәкаләтләр чикләрендә халыкара һәм тышкы икътисадый багланышларны гамәлгә ашыра, тиешле килешүләр төзи, вәкиллекләр алмаша, халыкара оешмалар эшчәнлегендә катнаша.
 
7 статья
 
Татарстан Республикасы Россия Федерациясе субъектлары белән мөнәсәбәтләргә керә, шартнамәләр һәм килешүләр төзи, вәкиллекләр алмаша, уртак оешмалар эшчәнлегендә катнаша.
 
8 статья
 
1. Татарстан Республикасында дәүләт телләре – тигез хокуклы татар һәм рус телләре.
2. Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте органнарында, җирле үзидарә органнарында, дәүләт учреждениеләрендә Татарстан Республикасының дәүләт телләре бертигез нигезләрдә кулланыла.
 
9 статья
 
1. Татарстан Республикасында дәүләт хакимияте закон чыгару, башкарма һәм суд хакимиятләренә бүленү нигезендә гамәлгә ашырыла. Закон чыгару, башкарма һәм суд хакимияте органнары мөстәкыйль.
2. Татарстан Республикасында дәүләт хакимиятен Татарстан Республикасы Рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары гамәлгә ашыра.
3. Татарстан Республикасы Рәисе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы министрлыклары, дәүләт комитетлары һәм Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең бүтән органнары Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары системасын тәшкил итә.
4. Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте органнары үз вәкаләтләрен башкарганда Татарстан Республикасының тарихи, милли һәм башка үзенчәлекләрен исәпкә алалар.
 
10 статья
 
Татарстан Республикасында җирле үзидарә таныла һәм гарантияләнә. Җирле үзидарә үз вәкаләтләре чикләрендә мөстәкыйль. Җирле үзидарә органнары дәүләт хакимияте органнары системасына керми.
11 статья
 
1. Татарстан Республикасы – дөньяви дәүләт.
2. Дини берләшмәләр дәүләттән аерылган һәм закон каршында тигез.
 
12 статья
 
Татарстан Республикасында идеологик күптөрлелек таныла. Бер­нинди идеология дә дәүләтнеке яисә мәҗбүри буларак билгеләнә алмый.
 
13 статья
 
Татарстан Республикасы – сәясәте кешегә лаеклы тормыш һәм ирекле үсеш тәэмин итүче шартлар булдыруга юнәлтелгән социаль дәүләт.
 
14 статья
 
Татарстан Республикасы Татарстан Республикасыннан читтә яшәүче татарларга милли мәдәниятне, телне үстерүдә, аларның үзенчәлекләрен саклап калуда ярдәм күрсәтә.
 
15 статья
 
Үз көчен югалткан.
 
16 статья
 
1. Татарстан Республикасында җир, җир асты байлыклары, су, урман ресурслары һәм башка табигый ресурслар, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы халыкның тормыш һәм эшчәнлек нигезе буларак файдаланыла һәм саклана.
2. Татарстан Республикасы бюджеты акчалары, дәүләтнең башка мөлкәте, мәдәни һәм тарихи хәзинәләр һәм республиканың икътисадый үзҗитешлелеген, матди һәм рухи мәдәниятне саклап калуны тәэмин итәрлек бүтән мөлкәт – бөтен халык байлыгы.
 
17 статья
 
1. Татарстан Республикасы икътисадының нигезен социаль базар хуҗалыгы тәшкил итә, анда хуҗалык эшчәнлеге иреге һәм милек рәвешләренең күптөрлелеге, аларны хокукый яклауның тигез шартлары закон нигезендә тәэмин ителә.
2. Икътисадый мөнәсәбәтләр граждан белән дәүләт, кулланучы белән җитештерүче, эшләүче белән эш бирүче арасындагы социаль партнерлыкка корыла.
3. Татарстан Республикасы икътисадый үсешне, хуҗалык итүче субъектлар эшчәнлегенә тыкшынмыйча, икътисадый һәм социаль үсеш программалары, бюджет, салым, структура, инвестиция, кредит, бәяләр сәясәте һәм башка икътисадый сәясәт аша үз вәкаләтләре чикләрендә җайга сала.
 
18 статья
 
1. Татарстан Республикасында хосусый, дәүләти, муниципаль милек һәм милекнең башка рәвешләре бертигез дәрәҗәдә таныла һәм яклана.
2. Җир һәм башка табигать ресурслары хосусый, дәүләти, муниципаль милектә һәм милекнең башка рәвешләрендә булырга мөмкин.
 
19 статья
 
1. Милек кагылгысыз. Законлы рәвештә булдырган мөлкәтне биләгәндә, аннан файдаланганда, аның белән эш иткәндә милекченең хокукларын чикләү, федераль законда каралган очраклардан гайре, рөхсәт ителми.
2. Милек дәүләт һәм җәмәгать мәнфәгатьләренә, кеше хокукларына, ирекләренә һәм абруена каршы кулланылмаска тиеш.
3. Милек объектларын ирексезләп тартып алу, федераль законда билгеләнгән очраклардан гайре, рөхсәт ителми.
 
20 статья
 
1. Татарстан Республикасында монополияләштерүгә һәм гадел булмаган конкуренциягә юнәлдерелгән икътисадый эшчәнлек рөхсәт ителми.
2. Дәүләт органнары кече һәм урта эшкуарлык үсешенә ярдәм күрсәтә.
 
21 статья
 
Үз көчен югалткан.
 
22 статья
 
Россия Федерациясе гражданнары Татарстан Республикасы территориясендә Россия Федерациясе Конституциясе, Татарстан Республикасы Конституциясе, халыкара хокукның гомумтанылган принциплары һәм нормалары нигезендә барлык хокукларга һәм ирекләргә ия һәм бертигез бурычлы.
 
23 статья
 
Татарстан Республикасының үз дәүләт бүләкләре бар. Аларны гамәлгә кую һәм бирү тәртибе закон белән билгеләнә.
 
24 статья
 
1. Татарстан Республикасы Конституциясе – республиканың Төп законы, Татарстан Республикасының хокукый актлары системасында иң югары юридик көчкә ия, турыдан-туры гамәлдә була һәм Татарстан Республикасының барлык территориясендә кулланыла. Татарстан Республикасы законнары һәм башка хокукый актлары, шулай ук җирле үзидарә органнарының хокукый актлары Татарстан Республикасы Конституциясенә каршы килмәскә тиеш.
2. Дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, җәмәгать берләшмәләре, оешмалар, учреждениеләр, вазыйфаи затлар һәм гражданнар Татарстан Республикасы Конституциясен һәм законнарын үтәргә тиеш.
3. Татарстан Республикасы законнары рәсми рәвештә басылып чыгарга тиеш. Басылып чыкмаган Татарстан Республикасы законнары кулланылмый. Кеше һәм граждан хокукларына, ирекләренә һәм бурычларына кагылышлы теләсә кайсы Татарстан Республикасы норматив хокукый акты, гомуми танышу өчен рәсми рәвештә басылып чыкмаган булса, кулланыла алмый.
4. Татарстан Республикасында халыкара хокукның Россия Федерациясе хокукый системасының состав өлеше булган гомумтанылган принциплары һәм нормалары кулланыла.
 
25 статья
 
Федераль законнарда каралган очракларда һәм тәртиптә Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр һәм вәкаләтләр бүлешү турында шартнамә төзелергә мөмкин.
 
26 статья
 
1. Конституциянең әлеге кисәге нигезләмәләре Татарстан Республикасының конституциячел корылышы нигезләрен тәшкил итә.
2. Әлеге Конституциянең бернинди башка нигезләмәсе дә Татарс­тан Республикасының конституциячел корылышы нигезләренә каршы ки­лә алмый.
 
II КИСӘК. КЕШЕ ҺӘМ ГРАЖДАННЫҢ ТӨП ХОКУКЛАРЫ, ИРЕКЛӘРЕ ҺӘМ БУРЫЧЛАРЫ
 
27 статья
 
1. Татарстан Республикасында кеше һәм граждан хокуклары һәм ирекләре халыкара хокукның гомумтанылган принциплары һәм нормалары буенча һәм Россия Федерациясе Конституциясе, Татарстан Республикасы Конституциясе нигезендә таныла һәм гарантияләнә.
2. Кеше һәм граждан хокуклары һәм ирекләре турыдан-туры гамәлдә.
3. Кешенең төп хокуклары һәм ирекләре тартып алынмый, һәм аларга һәркем тумыштан ук ия.
 
28 статья
 
1. Закон һәм суд каршында һәркем тигез.
2. Дәүләт кеше һәм граждан хокукларының һәм ирекләренең тигезлеген чыгышына, социаль һәм мөлкәти хәленә, нинди расадан һәм милләттән булуына, җенесенә, белеменә, теленә, сәяси карашларына, дингә мөнәсәбәтенә, инануларына, шөгыленең төренә һәм характерына, яшәү урынына һәм башка шартларга бәйсез рәвештә гарантияли.
3. Ир-ат һәм хатын-кыз тигез хокукларга һәм ирекләргә, аларны гамәлгә ашыру өчен тигез мөмкинлекләргә ия.
 
29 статья
 
1. Социаль, расачыл, милли билгеләр, тел яисә дин билгеләре буенча гражданнарның хокукларын чикләүнең теләсә кайсы рәвеше тыела.
2. Татарстан Республикасында кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен дәүләт тарафыннан яклауның тигез хокукы гарантияләнә.
3. Конституциячел хокукларны һәм ирекләрне гамәлгә ашыру, саклау һәм яклау тәртибе законнар белән билгеләнә.
 
30 статья
 
Гражданнар шәхси, сәяси, социаль-икътисадый һәм мәдәни хокукларның һәм ирекләрнең бөтен тулылыгына ия.
 
31 статья
 
1. Һәр кеше яшәргә хокуклы.
2. Кеше гомере, аның сәламәтлеге, шәхси иреге һәм иминлеге дәүләт яклавында.
 
32 статья
 
Шәхеснең абруе дәүләт тарафыннан саклана. Аны төшерү өчен бернәрсә дә нигез була алмый.
 
33 статья
 
1. Татарстан Республикасында шәхес иреге һәм кагылгысызлыгы яклана.
2. Үз көчен югалткан.
3. Татарстан Республикасында һәркем үз хокукларын һәм ирекләрен закон белән тыелмаган барлык ысуллар белән якларга хокуклы.
4. Әгәр хокукый яклауның дәүләт эчендәге барлык чаралары кулланылып бетсә, һәркем Россия Федерациясенең халыкара шартнамәләре нигезендә кеше хокукларын һәм ирекләрен яклау буенча дәүләтара органнарга мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
5. Хокук бозган өчен җаваплылыкка тартылучы һәркем, гаепле булуы закон нигезендә һәм тиешле хокукый процедура кысаларында дәлилләнгәнче, гаепсез дип санала.
6. Татарстан Республикасында һәркем квалификацияле юридик ярдәм алырга хокуклы. Законда каралган очракларда юридик ярдәм түләүсез күрсәтелә.
 
34 статья
 
1. Һәркем үзенең милләтен билгеләргә һәм күрсәтергә хокуклы. Беркем дә үз милләтен билгеләргә һәм күрсәтергә мәҗбүр ителә алмый.
2. Һәркем туган теленнән файдалану, аралашу, тәрбия, уку һәм иҗат итү телен ирекле сайлап алу хокукына ия.
 
35 статья
 
Торак кагылгысыз. Беркем дә, федераль законда яисә суд карары нигезендә билгеләнгән очраклардан гайре, торакта яшәүчеләр ихтыярына каршы килеп, торакка үтеп керергә хокуклы түгел.
 
36 статья
 
1. Һәркем хосусый тормышының кагылгысызлыгына, шәхси һәм гаилә серенә, үзенең намусын һәм абруйлы исемен яклауга хокуклы.
2. Һәркем хат язышу, телефон аша сөйләшүләр, почта, телеграф аша һәм башка төрле хәбәрләшүләр яшеренлегенә хокуклы. Бу хокукны чикләү бары тик суд карары нигезендә генә рөхсәт ителә.
 
37 статья
 
1. Һәркемгә вөҗдан иреге, дин тоту иреге, индивидуаль яисә башкалар белән бергә теләсә нинди динне тоту яисә берсен дә тотмау хокукын да кертеп, дини һәм башка төрле инануларны ирекле сайлап алу, аларга ия булу һәм аларны тарату, шулар нигезендә эш итү гарантияләнә.
2. Дин тотуга бәйле рәвештә дошманлык, нәфрәт һәм милли ызгыш кузгату тыела.
 
38 статья
 
1. Гаилә, ана булу, ата булу, балачак һәм картлык дәүләт яклавында.
2. Никах хатын-кыз белән ир-атның ирекле ризалыгына нигезләнә; ир белән хатын гаилә мөнәсәбәтләрендә тигез хокуклы.
3. Дәүләт гаилә турында, ананың һәм баланың сәламәтлеген тәэмин итү һәм балаларны тәрбияләү турында кайгырта.
4. Балаларны кайгырту, аларны тәрбияләү – ата-аналарның тигез хокукы һәм бурычы.
5. Хезмәткә сәләтле балигъ булган балалар хезмәткә сәләтсез ата-аналарын кайгыртырга тиеш.
 
39 статья
 
Татарстан Республикасы территориясе чикләрендә ирекле күчеп йөрү, яшәү һәм тору урынын сайлап алу хокукы гарантияләнә. Бу хокукны чикләүләр федераль закон белән билгеләнергә мөмкин.
 
40 статья
 
1. Татарстан Республикасында һәркемгә аның хокукларын һәм ирекләрен, намусын һәм абруен, гомерен, сәламәтлеген һәм мөлкәтен суд тарафыннан яклау тәэмин ителә.
2. Беркем дә газаплауларга, көч кулланылуга, башка төрле рәхимсез яисә кешелек абруен кимсетерлек мөнәсәбәткә яки җәзага дучар ителмәскә тиеш.
3. Беркем дә, ихтыярый ризалыгыннан гайре, медицина, фәнни яисә бүтән төрле тәҗрибәләргә дучар ителә алмый.
 
41 статья
 
Дәүләт хакимияте органнарының, җирле үзидарә органнарының, вазыйфаи затларның, шулай ук җәмәгать берләшмәләренең карарларына һәм гамәлләренә (яисә гамәл кылмавына) карата судка шикаять бирелергә мөмкин.
 
42 статья
 
1. Татарстан Республикасында һәркемгә сүз, матбугат, фикерләр һәм инанулар иреге, аларны каршылыксыз чагылдыру һәм тарату гарантияләнә.
2. Социаль, расачыл, милли яисә дини нәфрәт һәм дошманлык кузгатырлык пропаганда яисә агитация рөхсәт ителми. Социаль, расачыл, милли, дини яисә тел өстенлеген пропагандалау тыела.
3. Беркем дә үз фикерләрен һәм инануларын белдерүгә яисә алардан баш тартуга мәҗбүр ителә алмый.
 
43 статья
 
Татарстан Республикасында гражданнар закон нигезендә тыныч кына, коралсыз килеш җыелырга, җыелышлар, митинглар һәм демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлаулар уздырырга хокуклы.
 
44 статья
 
1. Һәркем үз мәнфәгатьләрен яклау өчен, һөнәр берлекләре төзү хокукын да кертеп, берләшергә хокуклы. Дәүләт җәмәгать берләшмәләре эшчәнлегенә булышлык күрсәтә.
2. Җәмәгать берләшмәләренең эшчәнлек иреге гарантияләнә.
3. Беркем дә нинди дә булса берләшмәгә керергә яисә анда торырга мәҗбүр ителә алмый.
 
45 статья
 
1. Татарстан Республикасында гражданнар сәяси тормышта, дәүләт һәм җәмәгать эшләре белән идарә итүдә турыдан-туры да, үз вәкилләре аша да катнашырга хокуклы.
2. Татарстан Республикасында гражданнар дәүләт хакимияте органнарына һәм җирле үзидарә органнарына сайларга һәм сайланырга, шулай ук референдумда катнашырга хокуклы.
3. Суд тарафыннан хокуктан файдалануга сәләтсез дип танылган, шулай ук суд карары буенча иректән мәхрүм итү урыннарында тотылучы гражданнар сайларга һәм сайланырга хокуксыз.
 
46 статья
 
Татарстан Республикасында һәркем дәүләт органнарына һәм җирле үзидарә органнарына шәхсән мөрәҗәгать итәргә, шулай ук индивидуаль һәм күмәк мөрәҗәгатьләр җибәрергә хокуклы.
 
47 статья
 
Һәр гражданга закон нигезендә дәүләт хезмәтенә һәм муниципаль хезмәткә керүгә тигез хокук гарантияләнә.
 
48 статья
 
1. Һәркем теләсә нинди законлы ысул белән ирекле рәвештә мәгълүмат эзләргә, алырга, тапшырырга, әзерләргә һәм таратырга хокуклы. Цензура тыела.
2. Дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, вазыйфаи затлар, әгәр законда башкасы каралмаган булса, һәркемгә аның хокукларына, ирекләренә һәм законлы мәнфәгатьләренә кагылышлы үзләренең карарлары һәм башка материаллар белән танышу мөмкинлеген тәэмин итәргә тиеш.
3. Законда каралган очраклардан гайре, затның ризалыгыннан башка аның шәхси тормышы турындагы мәгълүматны җыю һәм саклау, куллану һәм тарату рөхсәт ителми.
 
 
49 статья
 
Хосусый милек хокукы закон белән саклана.
 
50 статья
 
1. Хезмәт ирекле. Һәркем үзенең хезмәткә булган сәләтләре белән ирекле эш итәргә, эшчәнлек төрен һәм һөнәр сайлап алырга хокуклы.
2. Мәҗбүри хезмәт тыела.
3. Һәркем иминлек һәм гигиена таләпләренә җавап бирерлек шартларда хезмәткә, бернинди дискриминациясез һәм хезмәт өчен түләүнең федераль законда билгеләнгән минималь күләменнән кимрәк булмаган түләүгә, шулай ук эшсезлектән яклануга хокуклы.
4. Индивидуаль һәм күмәк хезмәт бәхәсләрен хәл итүнең федераль законда билгеләнгән алымнарыннан файдаланып, индивидуаль һәм күмәк хезмәт бәхәсләренә хокук таныла, моңа забастовка хокукы да керә.
5. Һәркем ял итәргә хокуклы. Хезмәт шартнамәсе буенча эшләүчегә федераль законда билгеләнгән эш вакыты озынлыгы, ял һәм бәйрәм көннәре, ел саен түләүле отпуск гарантияләнә.
6. Дәүләт балигъ булмаганнарның, инвалидларның, социаль яклауга мохтаҗ һәм эш эзләүдә кыенлыклар кичерүче бүтән гражданнарның хезмәт хокукларын гамәлгә ашыру өчен шартлар булдыра, законда каралган очракларда аларны укытуны һәм аларның яңа квалификация алуларын оештыра.
 
51 статья
 
Татарстан Республикасы кулланучы мәнфәгатьләрен яклый һәм аның хокукларын яклау буенча иҗтимагый эшчәнлекне хуплый.
 
52 статья
 
1. Татарстан Республикасында һәркем, медицина ярдәмен дә кертеп, сәламәтлеген саклауга хокуклы. Медицина ярдәме дәүләт һәм муниципаль сәламәтлек саклау учреждениеләрендә гражданнарга тиешле бюджет акчалары, иминият кертемнәре, башка акчалар исәбеннән түләүсез күрсәтелә.
2. Татарстан Республикасы һәркем өчен мөмкин булган һәм сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтүне, җәмәгать сәламәтлеген саклауны һәм ныгытуны, сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен шартлар тудыруны, гражданнарның үз сәламәтлегенә җаваплы каравы культурасын булдыруны тәэмин итә.
 
53 статья
 
1. Татарстан Республикасында һәркем уңайлы әйләнә-тирә мохиткә, аның торышы турында дөрес мәгълүматка һәм экологик хокук бозу аркасында сәламәтлегенә яисә мөлкәтенә китерелгән зыянны түләттерергә хокуклы.
2. Дәүләт экологик иминлекне һәм табигатьтән нәтиҗәле файдалануны тәэмин итә, әйләнә-тирә мохитне саклап калу һәм савыктыру чараларын күрә, экология һәм санитария-эпидемиология иминлеген тәэмин итүгә булыша торган эшчәнлекне хуплый.
 
54 статья
 
1. Һәркемгә яше буенча, авырган, гарипләнгән, туендыручысын югалткан очракта, балаларны тәрбияләү өчен һәм законда билгеләнгән башка очракларда социаль тәэминат гарантияләнә.
2. Дәүләт пенсияләре һәм социаль пособиеләр закон белән билгеләнә.
3. Ирекле социаль иминләштерү, социаль тәэминатның өстәмә рәвешләрен булдыру һәм хәйрия эшчәнлеге хуплана.
 
55 статья
 
1. Һәркем торакка хокуклы. Беркем дә торагыннан нигезсез рәвештә мәхрүм ителә алмый.
2. Дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары торак төзелешен хуплыйлар, торакка хокукны гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыралар.
 
56 статья
 
1. Татарстан Республикасында һәркем белем алуга хокуклы.
2.Татарстан Республикасында дәүләт яисә муниципаль мәгариф учреждениеләрендә һәм предприятиеләрдә мәктәпкәчә, башлангыч гомуми, төп гомуми, урта гомуми белем һәм урта һөнәр белеме алу мөмкинлеге һәм аның түләүсезлеге, шулай ук Татарстан Республикасының дәүләт телләрендә белем алу гарантияләнә.
3. Татарстан Республикасында һәркем конкурс нигезендә дәүләт яисә муниципаль мәгариф учреждениесендә һәм предприятиедә түләүсез югары белем алырга хокуклы.
4. Төп гомуми белем мәҗбүри. Ата-аналар яисә аларны алыштыручы затлар балаларының төп гомуми белем алуын тәэмин итәләр.
 
57 статья
 
1. Татарстан Республикасында һәркемгә иҗатның әдәби, сәнгати, фәнни, техник һәм башка төрләре, укыту иреге гарантияләнә.
2. Авторларның, уйлап табучыларның һәм рационализаторларның хокуклары закон белән саклана.
3. Һәркем мәдәни тормышта катнашырга һәм мәдәният учреждениеләреннән, мәдәни хәзинәләрдән файдаланырга хокуклы.
4. Һәркем тарихи һәм мәдәни мирасны саклау турында кайгыртырга, тарихи һәм мәдәни ядкарьләрне сакларга бурычлы.
5. Татарстан Республикасы интеллектуаль һәм сәнгать мирасын саклап калуны һәм яклауны, татар халкының мәдәниятен, Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче башка халыклар вәкилләренең милли мәдәниятләрен саклап калуны һәм үстерүне тәэмин итә.
 
58 статья
 
1. Татарстан Республикасы Конституциясендә төп хокукларны һәм ирекләрне санап чыгу кешенең һәм гражданның гомумтанылган башка хокукларын һәм ирекләрен кире кагу һәм киметү буларак аңлатылмаска тиеш.
2. Татарстан Республикасында кеше һәм гражданның хокукларын һәм ирекләрен юкка чыгара яисә киметә торган законнар чыгарылмаска тиеш.
 
59 статья
 
Кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен гамәлгә ашыру башка затларның хокукларын һәм ирекләрен бозмаска, дәүләт һәм җәмәгать иминлегенә, җәмәгать тәртибенә, халыкның сәламәтлегенә һәм әхлагына зыян китермәскә тиеш.
 
60 статья
 
Татарстан Республикасында һәркем Татарстан Республикасы Конституциясен һәм Татарстан Республикасы законнарын, Россия Федерациясе Конституциясен һәм федераль законнарны үтәргә тиеш.
 
61 статья
 
1. Һәркем законда билгеләнгән күләмнәрдә һәм тәртиптә салымнар һәм җыемнар түләргә тиеш.
2. Яңа салымнар билгели торган яисә салым түләүчеләрнең хәлен начарайта торган законнар кире көчкә ия булмый.
 
62 статья
 
Һәркем табигатьне һәм әйләнә-тирә мохитне сакларга, табигый байлыкларга сакчыл мөнәсәбәттә булырга тиеш.
 
63 статья
 
1. Татарстан Республикасында гражданнар федераль закон нигезендә хәрби хезмәт үтәргә тиеш.
2. Альтернатив граждан хезмәтен үтү тәртибе федераль закон нигезендә билгеләнә.
 
64 статья
 
1. Татарстан Республикасында һәркемнең бурычы – Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт символларын ихтирам итү.
2. Татарстан Республикасының дәүләт символларына карата ачыктан-ачык ихтирамсызлык күрсәтү законда каралган җаваплылыкка китерә.
 
III КИСӘК. АДМИНИСТРАТИВ-ТЕРРИТОРИАЛЬ КОРЫЛЫШ
 
65 статья
 
1. Татарстан Республикасы территориясе республиканың административ-территориаль берәмлекләре буларак районнарны һәм республика әһәмиятендәге шәһәрләрне үз эченә ала. Республика әһәмиятендәге шәһәр территориясе районнардан торырга мөмкин.
2. Татарстан Республикасын түбәндәге административ-территориаль берәм­лек­­­ләр тәшкил итә:
районнар – Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алабуга, Алексеевск, Апас, Арча, Әгерҗе, Әлки, Әлмәт, Әтнә, Балтач, Балык Бистәсе, Баулы, Би­ектау, Бөгелмә, Буа, Зәй, Зеленодольск, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Нур­лат, Питрәч, Саба, Сарман, Спас, Тәтеш, Теләче, Тукай, Түбән Кама, Чир­мешән, Чистай, Чүпрәле, Югары Ослан, Ютазы, Яңа Чишмә;
республика әһәмиятендәге шәһәрләр – Азнакай, Алабуга, Әлмәт, Бау­лы, Бөгелмә, Буа, Зәй, Зеленодольск, Казан, Лениногорск, Нурлат, Тү­бән Кама, Чаллы, Чистай.
3. Үз көчен югалткан.
 
66 статья
 
Татарстан Республикасының административ-территориаль корылышы һәм аны үзгәртү тәртибе Татарстан Республикасы законы белән билгеләнә.
 
IV КИСӘК. ДӘҮЛӘТ ХАКИМИЯТЕН ОЕШТЫРУ
 
1 БҮЛЕК. ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ДӘҮЛӘТ СОВЕТЫ
 
67 статья
 
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы – Татарстан Республикасы парламенты – Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең даими эшләүче вәкиллекле һәм бердәнбер закон чыгару органы.
 
68 статья
 
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы биш елга сайлана.
 
69 статья
 
1. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 100 депутаттан тора.
2. Россия Федерациясендә даими яшәүче, чит дәүләт гражданлыгы (подданлыгы) йә яшәүгә рөхсәте яисә Россия Федерациясе гражданының чит дәүләт территориясендә даими яшәү хокукын раслый торган башка документы булмаган, закон нигезендә пассив сайлау хокукына ия булган һәм 21 яшькә җиткән Россия Федерациясе гражданы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты булып сайланырга мөмкин.
3. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларны әзерләү һәм үткәрү тәртибе федераль законнар һәм Татарстан Республикасы законнары белән җайга салына.
4. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче һәм федераль закон нигезендә актив сайлау хокукына ия булган Россия Федерациясе гражданнары тарафыннан сайлана.
 
70 статья
 
1. Дәүләт Советы депутатлары, әлеге статьяның икенче өлешендә билгеләнгән очрактан тыш, депутат эшчәнлеген төп эшчәнлекләреннән аерылмыйча башкаралар.
2. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының профессиональ даими нигездә эшләүче депутатлары саны Татарстан Республикасы законы белән билгеләнә.
3. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты федераль законнарда билгеләнгән чикләүләрне һәм тыюларны үтәргә тиеш.
4. Үз көчен югалткан.
5. Дәүләт Советы депутаты үз статусыннан депутат вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга бәйле булмаган эшчәнлек өчен файдаланырга хокуксыз.
6. Дәүләт Советы депутаты сайлаучылары алдында җаваплы һәм алар алдында хисап тота.
 
71 статья
 
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты статусы һәм аның эшчәнлеге гарантияләре федераль закон һәм Татарстан Республикасы законы белән билгеләнә.
 
72 статья
 
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышларында Татарстан Республикасы Рәисенә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенә, Татарстан Республикасы Премьер-министрына, Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары җитәкчеләренә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан төзелә яисә сайлана торган башка органнарның вазыйфаи затларына (Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларыннан тыш), шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре башлыкларына таләп белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Үзенә таләп җибәрелгән орган яисә вазыйфаи зат законда билгеләнгән тәртиптә һәм срокларда телдән яисә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты таләбе буенча язмача җавап бирергә тиеш.
 
73 статья
 
1. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы беренче утырышка Дәүләт Советы депутатларының билгеләнгән саныннан кимендә өчтән икесе сайланган көннән алып утыз көннән дә соңга калмыйча чакырыла. Татарстан Республикасы Рәисе шушы вакыт эчендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советын беренче утырышка үз инициативасы белән чакырырга мөмкин.
2. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының сайлаулардан соңгы беренче утырышын иң өлкән яшьтәге Дәүләт Советы депутаты ача һәм Дәүләт Советы Рәисе сайланганчыга кадәр алып бара.
3. Яңа чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы эшли башлаган көннән алып элеккеге чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы вәкаләтләре туктатыла.
 
74 статья
 
1. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы эшенең төп рәвеше Дәүләт Советы карамагына кертелгән мәсьәләләрне хәл итә торган сессияләрдән гыйбарәт.
2. Әгәр Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларының билгеләнгән саныннан кимендә өчтән икесе катнашса, бу утырыш тулы хокуклы була.
3. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы эшен тәэмин итү өчен Дәүләт Советы Президиумы сайлана һәм комитетлары төзелә.
4. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының эшчәнлек тәртибе Татарстан Республикасы Конституциясе, федераль законнар, Татарстан Республикасы законнары һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламенты белән билгеләнә.
 
75 статья
 
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карамагына түбәндәгеләр керә:
1) Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итү, аңа үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү;
2) Татарстан Республикасы карамагындагы мәсьәләләрне һәм Россия Федерациясе һәм аның субъектларының уртак карамагындагы мәсьәләләрне Татарстан Республикасы вәкаләтләре чикләрендә закон чыгарып җайга салу;
3) үз көчен югалткан;
4) Татарстан Республикасының эчке сәясәтен һәм тышкы эшчәнлек юнәлешләрен билгеләүдә катнашу;
5) Татарстан Республикасы бюджетын һәм аның үтәлеше турындагы хисапны раслау;
6) озак сроклы чорга Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсеше стратегиясен һәм Татарстан Республикасында стратегик планлаштыруны гамәлгә ашыру тәртибен раслау;
7) Татарстан Республикасы салымнарын һәм җыемнарын федераль законнар нигезендә билгеләү;
8) Татарстан Республикасының бюджеттан тыш территориаль дәүләт фондлары бюджетларын һәм Татарстан Республикасының бюджеттан тыш территориаль дәүләт фондлары бюджетлары үтәлеше турындагы хисапларны раслау;
9) Татарстан Республикасы милкенә идарә итүнең һәм аның белән эш итүнең тәртибен билгеләү;
10) Татарстан Республикасы Конституциясендә һәм федераль законнарда билгеләнгән вәкаләтләр чикләрендә Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарын оештыру тәртибен һәм аларның эшчәнлек тәртибен билгеләү;
11) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары арасыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисен, Рәис урынбасарларын һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Секретарен сайлап кую;
12) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары арасыннан Дәүләт Советы Президиумын сайлау, Дәүләт Советы комитетларын төзү һәм сайлау;
13) үз көчен югалткан;
14) Татарстан Республикасы референдумын билгеләү;
15) Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлауларны билгеләү;
16) Татарстан Республикасы Рәисен сайлауларны билгеләү;
161) үз көчен югалткан;
17) федераль закон һәм әлеге Конституция нигезендә Татарстан Республикасы Рәисенә ышанычсызлык белдерү турында карар кабул итү;
18) Татарстан Республикасы Рәисенең Татарстан Республикасы Премьер-министрын һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасарларын билгеләп кую турындагы тәкъдимнәрен килештерү;
19) Татарстан Республикасы Премьер-министрына һәм аның урынбасарларына ышанычсызлык белдерү;
20) җирле үзидарә органнарына сайлауларны уздыру тәртибен федераль законда билгеләнгән вәкаләтләр чикләрендә билгеләү;
21) үз көчен югалткан;
22) Татарстан Республикасының җәмәгать судьяларын сайлау;
221) Татарстан Республикасы законы нигезендә Татарстан Республикасы Рәисе тәкъдиме буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесен билгеләп кую;
23) федераль закон нигезендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилне билгеләп кую;
231) федераль закон нигезендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилне билгеләп кую;
24) Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе әгъзаларының яртысын билгеләп кую;
241) Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисен, Рәис урынбасарын һәм аудиторларын билгеләп кую;
25) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар буенча сайлау округлары схемасын раслау;
26) Татарстан Республикасының административ-территориаль корылышын һәм аны үзгәртү тәртибен билгеләү;
27) Татарстан Республикасы чикләрен үзгәртүгә бәйле мәсьәләләрне хәл итү;
28) үз көчен югалткан;
29) Татарстан Республикасы судьяларының квалификация коллегиясенә закон нигезендә җәмәгатьчелек вәкилләрен билгеләп кую;
30) Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен гамәлгә кую;
31) Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр һәм вәкаләтләр бүлешү турында шартнамә проектын хуплау;
32) Россия Федерациясе Конституциясендә, Татарстан Республикасы Конституциясендә, федераль законнарда һәм Татарстан Республикасы законнарында билгеләнгән башка вәкаләтләрне гамәлгә ашыру.
 
76 статья
 
1. Закон чыгару инициативасы хокукына Татарстан Республикасы Рәисе, Дәүләт Советы депутатлары, Дәүләт Советы Президиумы һәм комитетлары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасы Прокуроры, җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары ия. Шулай ук Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дә үз карамакларындагы мәсьәләләр буенча закон чыгару инициативасы хокукына ия.
2. Үз көчен югалткан.
3. Салымнар (җыемнар) билгеләү, аларны гамәлгә кертү яисә гамәлдә булуларын туктату, салым ставкаларын (җыемнар ставкаларын), салымнар (җыемнар) түләү тәртибен һәм срогын үзгәртү, салым ташламаларын (җыемнар буенча ташламаларны) билгеләү (юкка чыгару) һәм (яисә) аларны куллану нигезләрен һәм тәртибен билгеләү турындагы Татарстан Республикасы законнары проектлары, финанс белән тәэмин ителеше Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән башкарыла торган чыгымнарны күздә тотучы башка Татарстан Республикасы законнары проектлары Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе тәкъдиме буенча йә аның бәяләмәсе булганда карала. Әлеге бәяләмә закон проектын алган көннән алып 30 көн эчендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына тапшырыла.
 
77 статья
 
1. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы законнар һәм карарлар кабул итә.
2. Татарстан Республикасы законнары һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карарлары, әгәр законнарда башкасы каралмаган булса, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларының билгеләнгән саныннан күпчелек тавыш белән кабул ителә.
3. Үз көчен югалткан.
 
78 статья
 
Татарстан Республикасы законнары проектлары һәм республика дәүләт тормышының башка аеруча мөһим мәсьәләләре Дәүләт Советы карары белән Татарстан Республикасы халкына фикер алышу өчен чыгарылырга мөмкин.
 
79 статья
 
1. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы кабул иткән Татарстан Республикасы законы 14 календарь көн эчендә Татарстан Республикасы Рәисенә җибәрелә.
2. Татарстан Республикасы Рәисе Татарстан Республикасы законы кергән вакыттан алып 14 календарь көн эчендә аңа имза сала һәм аны халыкка җиткерә йә аны кире кага. Күрсәтелгән срок, әгәр Россия Федерациясе Президенты тарафыннан Россия Федерациясе Конституция Судына кабул ителгән Татарстан Республикасы законының конституциячеллеген тикшерү турында таләп җибәрелгән булса, туктатылып тора.
3. Татарстан Республикасы законын кире каккан очракта, Татарстан Республикасы Рәисе аны, ризасызлыклары белән бергә, кабат карау өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советына кире кайтара. Татарстан Республикасы законы Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан кире кагылган очракта, күрсәтелгән закон элек кабул ителгән редакциясендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларының билгеләнгән саныннан кимендә өчтән икесенең күпчелек тавышы белән хупланырга мөмкин.
4. Элек кабул ителгән редакциясендә хупланган Татарстан Республикасы законы Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан кабат кире кагыла алмый, җиде календарь көн эчендә аңа имза салынырга һәм ул халыкка җиткерелергә тиеш.
 
80 статья
 
1. Татарстан Республикасы законнары татар һәм рус телләрендә кабул ителә һәм бастырып чыгарыла.
2. Законнарның татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәлләштерү уза.
 
81 статья
 
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Конституциясе һәм законнары билгеләгән чикләрдә һәм рәвешләрдә Татарстан Республикасы законнарының үтәлешен һәм башкарылуын, Татарстан Республикасы бюджеты үтәлешен, Татарстан Республикасының бюджеттан тыш территориаль дәүләт фондлары бюджетлары үтәлешен, Татарстан Республикасы милке белән эш итүнең билгеләнгән тәртибе үтәлешен тикшереп тора.
 
82 статья
 
1. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Дәүләт Советына җитәкчелек итә һәм аның утырышларында рәислек итә, Дәүләт Советы эшен оештыра, Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башка органнары һәм җирле үзидарә органнары, дәүләт хакимиятенең федераль органнары, башка дәүләтләрнең парламентлары, җәмәгать берләшмәләре белән мөнәсәбәтләрдә Дәүләт Советы исеменнән эш йөртә, Татарстан Республикасы Конституциясендә, законнарында һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламентында каралган башка вәкаләтләрне тормышка ашыра.
2. Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары Дәүләт Советы Рәисе тапшырган вәкаләтләр буенча аның аерым вазыйфаларын үтиләр һәм, Рәис булмаган яисә ул үз вазыйфаларын башкара алмаган очракта, аны алыштыралар.
3. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Секретаре Дәүләт Советы Аппаратына җитәкчелек итә.
 
83 статья
 
1. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы Дәүләт Советы эшен оештыруны тәэмин итә. Президиум Дәүләт Советы алдында хисап тота.
2. Дәүләт Советы Президиумы составына Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Рәис урынбасарлары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Секретаре һәм Дәүләт Советы сайлап куйган Дәүләт Советы депутатлары керә.
3. Дәүләт Советы Президиумына Дәүләт Советы Рәисе җитәкчелек итә.
4. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы карарлар кабул итә.
 
84 статья
 
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы:
1) Дәүләт Советы сессияләрен чакыра һәм аның утырышларын әзерләүне оештыра;
2) Дәүләт Советы төзегән комитетларның һәм комиссияләрнең эшчәнлеген координацияли;
3) Дәүләт Советы депутатларына вәкаләтләрен башкарырга ярдәм итә һәм аларны кирәкле мәгълүмат белән тәэмин итә;
4) закон нигезендә Татарстан Республикасы законнары проектлары һәм республика дәүләт тормышының башка аеруча мөһим мәсьәләләре буенча халыкның фикер алышуын әзерләүне һәм уздыруны оештыра;
5) Татарстан Республикасы Конституциясендә, Татарстан Республикасы законнарында һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламентында каралган очракларда башка вәкаләтләрне гамәлгә ашыра;
6) үз көчен югалткан.
 
85 статья
 
Дәүләт Советының вәкаләтләре чоры тәмамлангач, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы Татарстан Республикасы Дәүләт Советының сайлаулардан соңгы беренче утырышын чакыруны һәм әзерләүне оештыра.
 
86 статья
 
1. Закон проектлары эшен алып бару, Дәүләт Советы карамагындагы мәсьәләләрне алдан карау һәм әзерләү өчен Дәүләт Советы депутатлар составында комитетлар төзи.
2. Дәүләт Советы комитетларын төзү, оештыру, аларның эшчәнлеге тәртибе һәм компетенциясе закон белән билгеләнә.
3. Дәүләт Советы, кирәк булганда, парламент тикшерүләре уздыра, ревизия комиссияләре һәм башка комиссияләр төзи.
 
87 статья
 
Татарстан Республикасы бюджеты үтәлешенә тышкы дәүләт финанс контролен гамәлгә ашыру өчен Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Хисап палатасын төзи, аның составы, эшчәнлек тәртибе һәм вәкаләтләре закон белән билгеләнә.
 
88 статья
 
1. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының вәкаләтләре түбәндәге очракларда вакытыннан алда туктатыла:
1) Дәүләт Советы үз вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында карар кабул иткәндә;
2) Татарстан Республикасы Рәисе Дәүләт Советын федераль закон һәм әлеге Конституция нигезендә таркатканда;
3) федераль законда каралган башка очракларда.
2. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының үз вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турындагы карары Дәүләт Советы депутатларының билгеләнгән саныннан кимендә өчтән бере инициативасы буенча Дәүләт Советы депутатларының билгеләнгән саныннан өчтән икесе тавышы белән кабул ителә.
3. Әлеге статьяның беренче өлешендәге 1 пункты нигезендә үз вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында карар кабул иткәндә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бер үк вакытта Дәүләт Советына чираттан тыш сайлаулар билгели, сайлаулар Татарстан Республикасы Дәүләт Советының үз вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату хакындагы карары үз көченә кергән көннән алып 120 көннән дә соңга калмыйча уздырыла.
4. Үз көчен югалткан.
5. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының вәкаләтләре әлеге статьяның беренче өлешендәге 2 пункты нигезендә вакытыннан алда туктатылганда, Татарстан Республикасы Рәисе бер үк вакытта Дәүләт Советына чираттан тыш сайлаулар билгели, сайлаулар Татарстан Республикасы Дәүләт Советының вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турындагы карар үз көченә кергән көннән алып 120 көннән дә соңга калмыйча уздырыла.
 
2 БҮЛЕК. ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ РӘИСЕ
 
89 статья
 
1. Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт башлыгы, Татарстан Республикасының иң югары вазыйфаи заты була.
2. Татарстан Республикасының иң югары вазыйфаи заты вазыйфасының исеме – Татарстан Республикасы Рәисе.
 
90 статья
 
Татарстан Республикасы Рәисе Татарстан Республикасында кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклауның, Татарстан Республикасы Конституциясе һәм законнары, шулай ук Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр һәм вәкаләтләр бүлешү турында шартнамә, Татарстан Республикасы шартнамәләре һәм килешүләре үтәлешенең гаранты булып тора.
 
91 статья
 
1. Россия Федерациясендә даими яшәүче, чит дәүләт гражданлыгы (подданлыгы) йә яшәүгә рөхсәте яисә Россия Федерациясе гражданының чит дәүләт территориясендә даими яшәү хокукын раслый торган башка документы булмаган, закон нигезендә пассив сайлау хокукына ия булган һәм 30 яшькә җиткән Россия Федерациясе гражданы Татарстан Республикасы Рәисе булып сайланырга мөмкин.
2. Татарстан Республикасы Рәисе Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче һәм федераль закон нигезендә актив сайлау хокукына ия булган Россия Федерациясе гражданнары тарафыннан гомуми тигез һәм турыдан-туры сайлау хокукы нигезендә яшерен тавыш биреп сайлана.
3. Татарстан Республикасы Рәисе биш елга сайлана.
4. Татарстан Республикасы Рәисен сайлауларны әзерләү һәм үткәрү тәртибе федераль законнар һәм Татарстан Республикасы законнары белән җайга салына.
 
911 статья
 
Үз көчен югалткан.
 
92 статья
 
1. Татарстан Республикасы Рәисе федераль законнарда билгеләнгән чикләүләрне һәм тыюларны үтәргә тиеш.
2. Татарстан Республикасы Рәисе, үз вәкаләтләрен гамәлгә ашырганда, Татарстан Республикасы дәүләт телләрен куллана.
 
93 статья
 
1. Татарстан Республикасы Рәисе Татарстан Республикасы Рәисен сайлаулар нәтиҗәләре турында рәсми белдерелгән көннән бер айдан да соңга калмыйча үз вазыйфасына керешә.
11. Үз көчен югалткан.
2. Татарстан Республикасы Рәисе үз вәкаләтләрен үтәүгә ант итү мизгеленнән керешә һәм аларны үтәүне, үз вазыйфасында булу чоры тәмамлангач, яңа сайланган Татарстан Республикасы Рәисе ант иткән мизгелдән туктата.
21. Үз көчен югалткан.
3. Татарстан Республикасы Рәисе, үз вазыйфасына керешкәндә, Татарстан Республикасы халкына һәм Россия Федерациясе Конституциясенә, Татарстан Республикасы Конституциясенә тугрылыклы булырга түбәндәге рәвештә ант итә: «Татарстан Республикасының күпмилләтле халкына тугрылыклы хезмәт итәргә, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен тәэмин итәргә, Россия Федерациясе Конституциясен һәм Татарстан Республикасы Конституциясен, федераль законнарны һәм Татарстан Республикасы законнарын үтәргә, Татарстан Республикасы Рәисенең миңа йөкләнгән югары вазыйфаларын намус белән үтәргә тантаналы төстә ант итәм».
4. Ант тантаналы шартларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты әгъзалары һәм чакырылган башка затлар барында ике дәүләт телендә бирелә.
5. Татарстан Республикасы Рәисенең Татарстан Республикасы Рәисе Штандарты (флагы) була.
 
94 статья
 
1. Татарстан Республикасы Рәисе:
1) Татарстан Республикасында гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен, Татарстан Республикасы дәүләтчелеген яклауны, билгеләнгән чикләрдә аның территориясен саклауны, Татарстан Республикасы территориясендә җәмәгать иминлеген, законлылыкны һәм хокук тәртибен тәэмин итә;
2) Татарстан Республикасында башкарма хакимияткә җитәкчелек итә һәм аның Татарстан Республикасы Дәүләт Советы белән хезмәттәшлеген тәэмин итә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты эшчәнлегенең төп юнәлешләрен билгели;
3) Татарстан Республикасының эчке сәясәтен һәм тышкы эшчәнлек юнәлешләрен билгели;
4) Татарстан Республикасы Дәүләт Советына карау һәм раслау өчен ел саен Татарстан Республикасы бюджеты турындагы һәм аның үтәлеше хакындагы законнарның проектларын тәкъдим итә;
5) Татарстан Республикасы Дәүләт Советына озак сроклы чорга Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсеше стратегиясен тәкъдим итә;
6) Татарстан Республикасы Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юллама белән мөрәҗәгать итә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына республика тормышының мөһим мәсьәләләре хакында мәгълүмат бирә;
7) Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының эшчәнлек нәтиҗәләре турында еллык хисапларны, шул исәптән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы куйган мәсьәләләр буенча, шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт программаларын гамәлгә ашыру барышы һәм аларның нәтиҗәлелеген бәяләү хакында җыелма еллык докладны тәкъдим итә;
8) Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетын төзи, аның эшчәнлегенә җитәкчелек итә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының отставкасы турында карар кабул итә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы белән килештереп, Татарстан Республикасы Премьер-министрын, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасарларын билгеләп куя, Татарстан Республикасы министрларын, Татарстан Республикасы дәүләт комитетлары рәисләрен, Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең башка органнары җитәкчеләрен билгеләп куя. Татарстан Республикасы Премьер-министрын, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасарларын, Татарстан Республикасы министрларын, Татарстан Республикасы дәүләт комитетлары рәисләрен, Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең башка органнары җитәкчеләрен вазыйфаларыннан азат итә;
9) Татарстан Республикасы Конституциясе нигезендә Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары системасын һәм структурасын билгели;
10) Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе вазыйфасына кандидатураны тәкъдим итә;
11) Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазыйфасына кандидатураны тәкъдим итә;
12) Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазыйфасына кандидатураны тәкъдим итә;
13) федераль закон нигезендә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилне вазыйфасына билгеләп куя;
14) Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе әгъзаларының яртысын билгеләп куя;
15) Россия Федерациясе Президенты, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе, Россия Федерациясе Хөкүмәте, Россия Федерациясе Дәүләт Советы, башка органнар, оешмалар һәм вазыйфаи затлар белән мөнәсәбәтләрдә һәм Татарстан Республикасы компетенциясе чикләрендә халыкара, тышкы икътисадый багланышларны гамәлгә ашырганда Татарстан Республикасы исеменнән эш йөртә; Татарстан Республикасы исеменнән шартнамәләргә һәм килешүләргә имза сала; Россия Федерациясендә, аның субъектларында, чит дәүләтләр субъектларында һәм административ-территориаль берәмлекләрендә, шулай ук чит дәүләтләрдә һәм халыкара оешмаларда Татарстан Республикасы вәкилләрен билгеләп куя һәм чакыртып ала;
16) Татарстан Республикасы законнарына имза сала һәм аларны халыкка җиткерә йә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы кабул иткән законнарны кире кага;
17) Татарс­тан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары һәм күрсәтмә­лә­ре Россия Федерациясе Конституциясенә, Татарстан Республикасы Конституциясенә, федераль конституциячел законнарга, федераль законнарга, Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актларына, Татарстан Республикасы законнарына һәм Татарстан Республикасы Рәисе указларына каршы килгән очракта, аларны юкка чыгара;
18) Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләре белән бүләкли;
19) Татарстан Республикасы премияләрен гамәлгә куя һәм аларны тапшыра;
20) Татарстан Республикасында ярлыкау мәсьәләләрен карау комиссиясен төзи һәм ярлыкау акты куллануның максатка ярашлылыгы турында Россия Федерациясе Президентына тәкъдим кертә;
21) Татарстан Республикасы Дәүләт Советының чираттан тыш утырышын чакыруны таләп итәргә, шулай ук яңа сайланган Татарстан Республикасы Дәүләт Советын беренче утырышка шуның өчен билгеләнгән срок эчендә чакырырга хокуклы;
22) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Президиумы эшендә киңәш бирү тавышы хокукы белән катнашырга хокуклы;
23) Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башка органнары белән эшчәнлеген координацияләүне тәэмин итә һәм Россия Федерациясе законнары нигезендә Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының федераль башкарма хакимият органнары һәм аларның территориаль органнары, җирле үзидарә органнары, Россия Федерациясендә гавами хакимиятнең бердәм системасына керә торган башка органнар белән хезмәттәшлеген оештыра;
24) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан Россия Федерациясе Конституциясенә, федераль конституциячел законнарга, Россия Федерациясе карамагындагы эшләр һәм Россия Федерациясенең, Россия Федерациясе субъектларының уртак карамагындагы эшләр буенча кабул ителгән федераль законнарга, Татарстан Республикасы Конституциясенә каршы килүче Татарстан Республикасы Конституциясе һәм (яисә) Татарстан Республикасы законы, башка норматив хокукый акт кабул ителгән очракта, әгәр, мондый каршылыклар тиешле суд тарафыннан билгеләнгән булып, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы суд карары үз көченә кергән көннән алып алты ай эчендә аларны бетермәгән булса, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында карар кабул итә;
25) федераль законнар һәм (яисә) Татарстан Республикасы законнары белән җирле үзидарә органнарына тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен алар тарафыннан гамәлгә ашыруны тәэмин итү бурычларын үтәмәгән яисә тиешенчә үтәмәгән өчен муниципаль берәмлек башлыгына, җирле администрация башлыгына кисәтү ясарга, шелтә белдерергә хокуклы;
26) муниципаль берәмлек башлыгы, җирле администрация башлыгы әлеге статьяның беренче өлешендәге 25 пункты нигезендә Татарстан Республикасы Рәисе муниципаль берәмлек башлыгына, җирле администрация башлыгына кисәтү ясаган, шелтә белдергән көннән алып бер ай эчендә үз вәкаләтләре чикләрендә аңа кисәтү ясау, шелтә белдерү өчен нигез булган сәбәпләрне бетерү чараларын күрмәсә, муниципаль берәмлек башлыгын, җирле администрация башлыгын вазыйфасыннан читләштерергә хокуклы;
27) федераль законда билгеләнгән тәртиптә муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органына муниципаль берәмлек башлыгын отставкага җибәрү инициативасы белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы, шул исәптән җирле үзидарә органнарының эшчәнлек нәтиҗәлелеген бәяләү күрсәткечләренә даими рәвештә ирешмәгән очракта да;
28) Татарстан Республикасы Рәисе Штандарты (флагы) турындагы нигезләмәне раслый;
29) Россия Федерациясе Конституциясе, Татарстан Республикасы Конституциясе, федераль конституциячел законнар, федераль законнар, Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актлары, Татарстан Республикасы законнары, Татарстан Республикасы шартнамәләре һәм килешүләре нигезендә бүтән вәкаләтләрне гамәлгә ашыра.
2. Татарстан Республикасы Рәисе үз функцияләрен гамәлгә ашыру өчен үз Администрациясен төзи, аның Җитәкчесен билгеләп куя.
 
95 статья
 
Татарстан Республикасы Рәисе Россия Федерациясе Конституциясе, Татарстан Республикасы Конституциясе, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр һәм вәкаләтләр бүлешү турында шартнамә, федераль конституциячел законнар, федераль законнар, Татарстан Республикасы законнары, Россия Федерациясе Президенты норматив актлары, Россия Федерациясе Хөкүмәте карарлары нигезендә һәм аларны үтәү йөзеннән Татарстан Республикасының бөтен территориясендә үтәлеше мәҗбүри булган указлар һәм күрсәтмәләр чыгара.
 
96 статья
 
Татарстан Республикасы Рәисенең намусы һәм абруе закон белән саклана.
 
97 статья
 
1. Татарстан Республикасы Рәисенең вәкаләтләре түбәндәге очракларда вакытыннан алда туктатыла:
1) үз теләге белән отставкага киткәндә;
2) Россия Федерациясе Президентының ышанычын югалтуга яисә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан үзенә ышанычсызлык белдерүгә бәйле рәвештә Россия Федерациясе Пре­зи­денты тарафыннан үз вазыйфасыннан читләштерелгәндә;
3) федераль законда каралган башка очракларда.
2. Федераль закон нигезендә Татарстан Республикасы Рәисе вәкаләтләре Россия Федерациясе Президентының карары яисә Россия Федерациясе Президенты тәкъдиме буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карары белән вакытыннан алда туктатыла.
3. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Рәисенә түбәндәге очракта ышанычсызлык белдерергә хокуклы:
ул Россия Федерациясе Конституциясенә, Татарстан Республикасы Конституциясенә, федераль конституциячел законнарга, федераль законнарга, Татарстан Республикасы законнарына каршы килүче актлар чыгарганда, әгәр, мондый каршылыклар тиешле суд тарафыннан билгеләнгән булып, Татарстан Республикасы Рәисе суд карары үз көченә кергән көннән алып бер ай эчендә әлеге каршылыкларны бетермәсә;
Россия Федерациясе Конституциясен, Татарстан Республикасы Конституциясен, федераль конституциячел законнарны, федераль законнарны, Россия Федерациясе Президенты указларын, Россия Федерациясе Хөкүмәте карарларын, Татарстан Республикасы законнарын башкача тупас бозу тиешле суд тарафыннан билгеләнгәндә, әгәр бу гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен мас­са­күләм рәвештә бозуларга китерсә;
Татарстан Республикасы Рәисе үз вазыйфаларын тиешенчә үтәмәгәндә.
4. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Татарстан Республикасы Рәисенә ышанычсызлык белдерүе турындагы карары депутатларның билгеләнгән саныннан кимендә өчтән бере инициативасы буенча депутатларның билгеләнгән саныннан өчтән икесе тавышы белән кабул ителә.
5. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Татарстан Республикасы Рәисенә ышанычсызлык белдерүе турындагы карары Татарстан Республикасы Рәисен үз вазыйфасыннан читләштерү турындагы мәсьәләне хәл итү өчен Россия Федерациясе Президенты каравына җибәрелә.
 6. Үз көчен югалткан.
 
98 статья
 
1. Татарстан Республикасы Рәисе вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылган яисә аны вакытлыча вазыйфасыннан читләштергән очракларда Россия Федерациясе Президенты тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы турында указ чыкканчы, шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе үз вәкаләтләрен сәламәтлеге хәленә яисә үз вәкаләтләрен башкаруга вакытлыча комачаулаган башка хәлләргә бәйле рәвештә башкара алмаган очракта, Татарстан Республикасы Рәисе вазыйфаларын вакытлыча Татарстан Республикасы Премьер-министры башкара.
2. Федераль законда билгеләнгән очракларда Татарстан Республикасы Рәисе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Россия Федерациясе Президенты тарафыннан билгеләп куела.
3. Әлеге статьяның беренче өлеше нигезендә Татарстан Республикасы Рәисе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Татарстан Республикасы Дәүләт Советын таркатырга, Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында тәкъдимнәр кертергә, шулай ук үз инициативасы белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасарларын һәм Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары җитәкчеләрен вазыйфаларыннан азат итәргә хокуксыз.
 
3 БҮЛЕК. ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МИНИСТРЛАР КАБИНЕТЫ
 
99 статья
 
1. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты – Татарстан Республикасы Хөкүмәте – иң югары даими эшләүче Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органы.
2. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты компетенциясе, аның эшчәнлек тәртибе, Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең бүтән органнары белән мөнәсәбәтләре Татарстан Республикасы Конституциясе һәм Татарстан Республикасы законнары белән билгеләнә.
 
100 статья
 
1. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан төзелә, һәм аны Татарстан Республикасы Премьер-министры, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасарлары, Татарстан Республикасы министрлары, Татарстан Республикасы дәүләт комитетлары рәисләре тәшкил итә. Татарстан Республикасы Рәисе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты составына Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең башка органнары җитәкчеләрен кертә ала.
2. Татарстан Республикасы Премьер-министры Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының рәисе була һәм аның эшен оештыра.
3. Татарстан Республикасы Премьер-министры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы белән килештереп, Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан билгеләп куела.
 
101 статья
 
1. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Татарстан Республикасы Рәисе алдында җаваплы.
2. Яңа оештырылган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты үз вәкаләтләре чорына билгеләнгән эшчәнлегенең программасын Татарстан Республикасы Дәүләт Советына кертә.
3. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аерым мәсьәләләр буенча үз эше турында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы алдында хисап тота.
4. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Премьер-министрына, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасарларына ышанычсызлык белдерергә мөмкин, бу аларның отставкасына китерә. Әлеге мәсьәләләр буенча карарлар Татарстан Республикасы Дәүләт Советының сайланган депутатлары саныннан күпчелек тавыш белән кабул ителә.
 
102 статья
 
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты:
1) финанс, фән, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, физик культура һәм спорт, социаль тәэминат, юл хәрәкәте иминлеге һәм экология өлкәләрендә бердәм дәүләт сәясәтен үткәрүдә катнаша;
2) кешенең һәм гражданның хокукларын һәм ирекләрен гамәлгә ашыру, тәэмин итү һәм яклау, милекне һәм җәмәгать тәртибен саклау, террорчылыкка һәм экстремистлыкка каршы тору, җинаятьчелеккә каршы көрәш чараларын күрә;
3) Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерүгә юнәлдерелгән чараларны эшләүне һәм гамәлгә ашыруны тәэмин итә;
4) Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче Россия Федерациясе халыкларының этномәдәни күптөрлелеген, телләрен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү, милли азчылыкларның хокукларын яклау, мигрантларны социаль һәм мәдәни адаптацияләү, милләтара (этникара) низагларны профилактикалау һәм милләтара, конфессияара татулыкны тәэмин итү чараларын күрә;
5) сәламәтлек саклау мәсьәләләрен координацияләү, шул исәптән һәркем өчен мөмкин булган һәм сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү, җәмәгать сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен шартлар тудыру, гражданнарның үз сәламәтлегенә җаваплы каравы культурасын булдыру, чараларын күрә;
6) халыкны социаль яклауның дәүләт гарантияләрен тәэмин итү чараларын, социаль тәэминатны да кертеп, гражданнарга адреслы социаль ярдәм чараларын күрә;
7) гаиләне, ана булуны, ата булуны һәм балачакны яклауны, ир-атның һәм хатын-кызның берлеге буларак никах институтын яклауны тәэмин итү, балаларны гаиләдә лаеклы итеп тәрбияләү, шулай ук балигъ булган балаларның үз ата-аналарын кайгырту бурычын башкару өчен шартлар тудыру чараларын күрә;
8) Татарстан Республикасы бюджеты проектын әзерли;
9) Татарстан Республикасы бюджеты үтәлешен тәэмин итә һәм аның үтәлеше турында хисапны, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының эшчәнлек нәтиҗәләре хакында еллык хисапны, Татарстан Республикасы дәүләт программаларын гамәлгә ашыру барышы һәм аларның нәтиҗәлелеген бәяләү турында җыелма еллык докладны аларны Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советына тәкъдим итү өчен әзерли;
10) Татарстан Республикасы законнары нигезендә Татарстан Республикасы милкенә идарә итә һәм аның белән эш итә, шулай ук федераль законнар һәм Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актлары нигезендә Татарстан Республикасы идарәсенә тапшырылган федераль милеккә идарә итә;
11) Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карамагындагы стратегик планлаштыру документларын әзерләү һәм төзәтү тәртибен билгели һәм мондый документларны раслый (хуплый);
12) җирле үзидарә органы, җирле үзидарәнең вазыйфаи заты тарафыннан Россия Федерациясе Конституциясенә, Татарстан Республикасы Конституциясенә, федераль конституциячел законнарга, федераль законнарга һәм Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актларына, Татарстан Республикасы законнарына һәм бүтән норматив хокукый актларына каршы килә торган хокукый актлар чыгарылган очракта, җирле үзидарә органына, җирле үзидарәнең вазыйфаи затына аларны законнарга туры китерүне тәкъдим итә, шулай ук судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы;
13) Татарстан Республикасы министрлыклары, дәүләт комитетлары һәм Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең башка органнары турында нигезләмәләр раслый;
14) Татарстан Республикасы Конституциясендә, федераль законнарда, Татарстан Республикасы законнарында, федераль башкарма хакимият органнары белән килешүләрдә, шулай ук Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарына федераль башкарма хакимият органнарының аерым вәкаләтләрен гамәлгә ашыруны тапшыруны күздә тотучы Россия Федерациясе Президентының норматив хокукый актларында һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең норматив хокукый актларында билгеләнгән башка вәкаләтләрне гамәлгә ашыра.
 
103 статья
 
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Татарстан Республикасы территориясендә Россия Федерациясе Конституциясенең, Татарстан Республикасы Конституциясенең, федераль конституциячел законнарның, федераль законнарның һәм Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актларының, Татарстан Республикасы законнарының һәм башка норматив хокукый актларының үтәлешен тәэмин итә, карарлар һәм күрсәтмәләр чыгара, аларның үтәлешен тикшерә. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарларын һәм күрсәтмәләрен Татарстан Республикасының бөтен территориясендә үтәү мәҗбүри.
 
104 статья
 
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Татарстан Республикасы министрлыкларының, дәүләт комитетларының, Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең үзенә буйсынган бүтән органнарының актларын юкка чыгарырга хокуклы.
 
105 статья
 
1. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Татарстан Республикасы министрлыкларының, дәүләт комитетларының һәм Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең үзенә буйсынган бүтән органнарының эшен берләштерә һәм аңа юнәлеш бирә.
2. Татарстан Республикасы министрлыклары, дәүләт комитетлары идарәнең тиешле тармакларында яисә тармакара дәрәҗәдә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыралар.
 
4 БҮЛЕК. СУД ХАКИМИЯТЕ. ПРОКУРАТУРА. ТАТАРСТАН
 РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯ СОВЕТЫ
 
106 статья
 
1. Татарстан Республикасында хөкем итү бары тик суд тарафыннан гына гамәлгә ашырыла.
2. Судьялар бәйсез һәм законга гына буйсына.
 
107 статья
 
Татарстан Республикасында суд хакимияте федераль судлар һәм Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары тарафыннан гамәлгә ашырыла.
 
108 статья
 
Үз көчен югалткан.
 
109 статья
 
Үз көчен югалткан.
 
110 статья
 
Үз көчен югалткан.
 
111 статья
 
1. Җәмәгать судьялары Татарстан Республикасының гомуми юрисдикциядәге судьялары булалар һәм Россия Федерациясенең бердәм суд системасына керәләр.
2. Җәмәгать судьяларының вәкаләтләре, эшчәнлек тәртибе һәм җә­мәгать судьялары вазыйфасына сайлау тәртибе тиешле законнар белән билгеләнә.
 
112 статья
 
Үз көчен югалткан.
 
113 статья
 
Татарстан Республикасында судларда суд эшләре һәм эшләр башкару федераль закон нигезендә алып барыла.
 
114 статья
 
Прокуратура органнары вәкаләтләре, аларны оештыру һәм аларның эшчәнлеге тәртибе федераль закон белән билгеләнә.
 
1141 статья
 
Татарстан Республикасында конституциячел законлылыкны ныгыту максатларында Татарстан Республикасы законы нигезендә Татарстан Республикасы Конституция советы төзелергә мөмкин.
 
115 статья
 
Гражданнарның һәм оешмаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау максатларында, шул исәптән хөкем итүне гамәлгә ашырганда, аларга юридик ярдәм адвокатлар һәм башка затлар тарафыннан закон нигезендә күрсәтелә.
 
V КИСӘК. ҖИРЛЕ ҮЗИДАРӘ
 
116 статья
 
1. Җирле үзидарә җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне халыкның мөстәкыйль хәл итүен, муниципаль милек биләүне, аннан файдалануны һәм аның белән эш итүне тәэмин итә.
2. Җирле үзидарә референдум, сайлаулар уздыру юлы белән, турыдан-туры ихтыяр белдерүнең башка рәвешләре аша, җирле үзидарәнең сайланулы һәм башка органнары аша гражданнар тарафыннан гамәлгә ашырыла.
3. Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре үз рәсми символларын билгеләргә хокуклы.
 
117 статья
 
1. Җирле үзидарә муниципаль берәмлекләрдә гамәлгә ашырыла, аларның төрләре федераль закон белән билгеләнә. Муниципаль берәмлекләр территорияләре тарихи һәм башка җирле традицияләрне исәпкә алып билгеләнә.
2. Җирле үзидарә органнары структурасы федераль законда билгеләнгән Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары нигезендә халык тарафыннан мөстәкыйль билгеләнә.
3. Җирле үзидарә гамәлгә ашырыла торган территорияләрнең чикләрен үзгәртү тиешле территорияләр халкының фикерен исәпкә алып рөхсәт ителә һәм Татарстан Республикасы законы белән гамәлгә ашырыла.
4. Дәүләт хакимияте органнары федераль законда билгеләнгән тәртиптә һәм очракларда җирле үзидарә органнарын төзүдә, җирле үзидарәнең вазыйфаи затларын вазыйфаларына билгеләп куюда һәм вазыйфаларыннан азат итүдә катнашырга мөмкин.
 
118 статья
 
1. Җирле үзидарә органнары муниципаль милеккә мөстәкыйль идарә итәләр, җирле бюджетны төзиләр, раслыйлар һәм үтиләр, җирле салымнар һәм җыемнар кертәләр, җирле әһәмияткә ия бүтән мәсьәләләрне хәл итәләр, шулай ук федераль закон нигезендә үз компетенцияләре чикләрендә медицина ярдәменнән файдалана алуны тәэмин итәләр.
2. Җирле үзидарә органнарына закон белән дәүләтнең аерым вәкаләтләре тапшырылырга мөмкин, аларны гамәлгә ашыру өчен кирәкле матди һәм финанс чаралары бүлеп бирелә. Тапшырылган вәкаләтләрне гамәлгә ашыру дәүләт контролендә була.
3. Җирле үзидарә органнары һәм дәүләт хакимияте органнары Россия Федерациясендә гавами хакимиятнең бердәм системасына керәләр һәм тиешле территориядә яшәүче халыкның мәнфәгатьләрендә мәсьәләләрне аеруча нәтиҗәле хәл итү өчен хезмәттәшлекне гамәлгә ашыралар.
 
119 статья
 
Татарстан Республикасында җирле үзидарәгә суд яклавы, җирле үзидарә органнары дәүләт хакимияте органнары белән хезмәттәшлектә гавами функцияләрне башкару нәтиҗәсендә барлыкка килгән өстәмә чыгымнарны компенсацияләү хокукы, шулай ук җирле үзидарәнең Россия Федерациясе Конституциясендә, Татарстан Республикасы Конституциясендә, федераль законнарда һәм Татарстан Республикасы законнарында билгеләнгән хокукларын чикләүне тыю гарантияләнә.
 
120 статья
 
Муниципаль хокукый актлар Россия Федерациясе Конституциясенә, Татарстан Республикасы Конституциясенә, федераль конституциячел законнарга, федераль законнарга һәм Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актларына, шулай ук Татарстан Республикасы законнарына, Татарстан Республикасының бүтән норматив хокукый актларына каршы килмәскә тиеш.
 
VI КИСӘК. Татарстан Республикасының ДӘҮЛӘТ СИМВОЛЛАРЫ ҺӘМ БАШКАЛАСЫ
 
121 статья
 
1. Татарстан Республикасының Дәүләт гербы, Дәүләт флагы һәм Дәүләт гимны – Татарстан Республикасы дәүләтчелеген, Татарстанның күпмилләтле халкы үзенчәлеген һәм традицияләрен чагылдыручы рәсми символлары бар.
2. Татарстан Республикасының дәүләт символларын тасвирлау һәм аларны рәсми куллану тәртибе Татарстан Республикасы законы белән билгеләнә.
 
122 статья
 
Татарстан Республикасы башкаласы – Казан шәһәре. Татарстан Республикасы башкаласының статусы Татарстан Республикасы законы белән билгеләнә.
 
VII КИСӘК. ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕН КАБУЛ ИТҮ ҺӘМ ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕНӘ ҮЗГӘРЕШЛӘР ҺӘМ ӨСТӘМӘЛӘР
КЕРТҮ ТӘРТИБЕ
 
1221 статья
 
Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итү, Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турындагы мәсьәлә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каравына Татарстан Республикасы Рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларының билгеләнгән саныннан кимендә өчтән бере булган Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары төркеме, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы тарафыннан кертелергә мөмкин.
 
123 статья
 
Татарстан Республикасы Конституциясенең 1 статьясының һәм әлеге статьясының нигезләмәләре бары тик Татарстан Республикасы референдумы нәтиҗәләре буенча гына үзгәртелергә мөмкин.
 
124 статья
 
1. Татарстан Республикасы Конституциясен, Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турындагы законны кабул итү турында референдумда кабул ителүче карарлар, әгәр алар өчен референдумда тавыш бирүдә катнашучыларның яртысыннан артыграгы тавыш биргән булса, кабул ителгән дип санала.
2. Татарстан Республикасы Конституциясе һәм Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турындагы закон, әгәр алар өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларының билгеләнгән саныннан кимендә өчтән икесенең күпчелеге тавыш бирсә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителгән дип санала.
3. Россия Федерациясе Конституциясен үзгәртүгә бәйле рәвештә, шулай ук законлы көченә кергән суд карары нигезендә Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертүгә юнәлдерелгән Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турындагы закон Татарстан Республикасы Конституциясенең 123 статьясы таләпләрен исәпкә алмыйча кабул ителә һәм, аның өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларының билгеләнгән саныннан күпчелеге, кимендә өчтән икесе, тавыш бирсә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителгән дип санала.
 
125 статья
 
1. Референдум нәтиҗәсендә яисә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителгән Татарстан Республикасы Конституциясе һәм Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турындагы закон халыкка игълан итү өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан 14 календарь көн эчендә Татарстан Республикасы Рәисенә җибәрелә.
2. Татарстан Республикасы Рәисе Татарстан Республикасы Конституциясенә һәм Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турындагы законга 14 календарь көн эчендә имза сала һәм аны халыкка игълан итә.
3. Референдум нәтиҗәсендә кабул ителгән Татарстан Республикасы Конституциясен яисә Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турындагы законны Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан кире кагу рөхсәт ителми.
 
126 статья
 
1. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителгән Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турындагы закон Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан кире кагылган очракта, Татарстан Республикасы Рәисе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан паритет нигездә килештерү комиссиясе төзелә.
2. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларының билгеләнгән саныннан кимендә өчтән икесенең күпчелек тавышы белән элек кабул ителгән редакциядә хупланган Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турындагы закон Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан кабат кире кагыла алмый, җиде календарь көн эчендә аңа имза салынырга һәм ул халыкка җиткерелергә тиеш.
 
 
 
Татарстан Республикасы
Президенты
М.Ш. Шәймиев
 
 
Казан шәһәре,
1992 елның 6 ноябре
№ 1664-XII
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International