Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты Оештыру идарәсенең Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге хезмәткәрләре:

1) Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты (алга таба – Комитет), Комитет составындагы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, Комитет каршындагы Эксперт советы эшчәнлеген кирәкле оештыру ягыннан тәэмин итүне гамәлгә ашыралар;

2) чараларны, шул исәптән Комитет утырышларын, «түгәрәк өстәлләр»не, парламент тыңлауларын, конференцияләрне, эш киңәшмәләрен, килештерү һәм башка комиссияләрнең утырышларын, эшче төркемнәр киңәшмәләрен, шул исәптән күчмә, әзерләүне һәм үткәрүне гамәлгә ашыралар;

3) закон проектларының комитетта узуын оештыралар;

4) Дәүләт Советы утырышларына материаллар туплыйлар һәм аларны күбәйтү һәм тарату өчен Дәүләт Советы Аппаратының Документлар белән тәэмин итү идарәсенә тапшыралар;

5) кабул ителгән Татарстан Республикасы законнарын Татарстан Республикасы Президентына кул куюга җибәрәләр;

6) закон проектларын, Дәүләт Советы һәм аның Президиумы карарларын, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасында закон чыгару инициативаларын һәм башка норматив хокукый актларны, шулай ук Дәүләт Советы мөрәҗәгатьләре проектларын, парламент тыңлаулары тәкъдимнәре проектларын эшләүдә катнашалар;

7) мәгълүмат материалларын, шул исәптән белешмәлекләр, җыентыклар һ.б. нәшер итү өчен әзерләүне гамәлгә ашыралар;

8) Татарстан Республикасы Президенты кире каккан Татарстан Республикасы законнары буенча килештерү комиссиясенең эшен оештыралар;

9) Дәүләт Советы һәм аның Президиумы тарафыннан кабул ителә торган норматив хокукый актларның үтәлешен тикшереп торуны гамәлгә ашыру буенча Комитет эшчәнлеген тәэмин итәләр, Комитет утырышларына, шул исәптән күчмә утырышларга, тикшерүдәге мәсьәләләр буенча материаллар, шул исәптән норматив хокукый актлар проектлары, аналитик белешмәләр әзерлиләр,  депутатларга һәм Дәүләт Советы төзегән эшче төркемнәргә, йә Дәүләт Советы комитетларына күчмә тикшерүләр оештыруда ярдәм итәләр;

10) федераль законнар проектлары, башка Россия Федерациясе субъектларының закон чыгару инициативалары һәм мөрәҗәгатьләре буенча тәкъдимнәр, искәрмәләр, бәяләмәләр әзерләү буенча Комитет эшчәнлеген тәэмин итәләр;

11) Дәүләт Советы Секретаре тарафыннан Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Аппаратына алдан эксперт бәяләве өчен җибәрелә торган документларны әзерлиләр;

12) Дәүләт Советы төзегән комиссияләр эшчәнлеген оештыру ягыннан тәэмин итүне гамәлгә ашыралар;

13) Татарстан Республикасы законнарына мониторинг ясауны оештыралар;

14) Дәүләт Советы эшен оештыру чаралары планы проектына (елга, сессиягә, айга) тәкъдимнәр әзерлиләр;

15) Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт Советына Юлламасындагы (хисабындагы) нигезләмәләрне гамәлгә ашыру чаралары планы проектына тәкъдимнәр әзерлиләр;

16) Комитет эшчәнлеге турында хисаплар әзерлиләр;

17) Комитет каравына керә торган гражданнар мөрәҗәгатьләрен үз вакытында карауны тәэмин итәләр;

18) Комитетның Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары, башка органнар һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлеген тәэмин итәләр;

19) Комитет рәисенең һәм рәис урынбасарының кабул итү бүлмәсендә эш башкаралар;

20) Дәүләт Советы депутатларына техник ярдәм күрсәтәләр (оргтехникадан файдалану, факслар тапшыру, материаллар бастыру һәм сканерлау, электрон документлар әйләнеше системасында эшләү һ. б.);

21) килүчеләрне кабул итүне оештыралар;

22) Комитетта эш башкару алып баралар;

23) дәүләт бүләкләре белән бүләкләүгә тәкъдимнәр, рәхмәт хатлары, котлау адреслары һәм телеграммалар әзерлиләр;

24) Оештыру идарәсенең төп бурычларына һәм функцияләренә туры килә торган башка функцияләрне гамәлгә ашыралар.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге

Әхмәтова Айгөл Фәрит кызы

Бүлек мөдире
Tелефон:
+7(843) 267-64-73
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International