Фәрит Мөхәммәтшин: «Татарстанлыларның волонтерларга булган бер генә мөрәҗәгате дә хәл ителми калмаячак»

2020 елның 3 апреле, җомга, 14:40

«Бердәм Россия» партиясенең республика бүлеге Татарстанда җыелган партия взносларыннан коронавирус инфекциясе эпидемиясе шартларында мохтаҗларга ярдәм күрсәтүче волонтерларга ярдәм итү өчен 500 мең сум тирәсе акча бүлеп бирәчәк. Аерым алганда, волонтерлар азык-төлек һәм медикаментлар алып килүгә заявка калдырган өлкән яшьтәге кешеләрнең яшәү урыннарына тоткарлыксыз барып җитсен өчен, юл билетларын сатып алу турында сүз бара.  Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, партиянең Генераль Советы Секретаре урынбасарлары һәм төбәк бүлекләре секретарьлары катнашында видеоконференция режимында узган Бөтенроссия селектор киңәшмәсеннән соң, журналистлар белән аралашканда белдерде.

"Коронавирус эпидемиясе таралган катлаулы вәзгыять шартларында  безнең партия эше дә үзгәрешләр һәм конкретлаштыруны таләп итә, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, партиядәшләренә мөрәҗәгать итеп, - Россия Президенты үз-үзеңне изоляцияләү режимын апрель азагына кадәр озайту турында Карар кабул итте. Гражданнарның тормышын һәм сәламәтлеген саклау бурычы калганнарның барысыннан да өстен тора. Әлеге максат икътисади вәзгыять белән килешергә тиеш, пандемия тулаем икътисадка, кече һәм урта бизнеска тискәре йогынты ясый, төрле дәрәҗәдәге бюджетларның керемнәре кимүгә китерергә мөмкин, ләкин, шуңа да карамастан, бүген коронавируска каршы көрәш мәсьәләсе беренче планга чыга».

Республика парламенты башлыгы фикеренчә, партия эшенең элек башкарылган  барлык юнәлешләре дә мөһим, әмма хәзерге шартларда волонтерлык хәрәкәтенә аерым игътибар бирелергә тиеш. Волонтерлык үзәкләренә мөрәҗәгать иткән татарстанлыларга нәкъ менә шушы кешеләр конкрет ярдәм күрсәтәләр. «Әгәр узган атнада республикада 2070 мөрәҗәгать булса, бу атна ахырына без 4 меңнән артык мөрәҗәгатьне теркибез. Аларның 270е - азык - төлек продуктлары китерүдә, медикаментлар сатып алуда, медицина ярдәме күрсәтүдә ярдәм итү, - дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин, - барлык 270 мөрәҗәгать тә үтәлгән, волонтерлар һәр мөрәҗәгать итүче кеше янына бардылар. Кешеләр безнең волонтерларга ышана башладылар, аларга үз  ишекләр ачалар».

Кешеләргә хезмәт итү, гражданнарга адреслы ярдәм күрсәтү – бүгенге катлаулы чорда партия эшли ала торган гамәлләрнең  иң яхшысы. Бу хакта бүген күп кенә бердәмроссиялеләр сөйләде.  “Бердәм Россия" якын арада волонтерлык хәрәкәтен киңәйтергә, россиялеләрнең тормыш дәрәҗәсен саклап калу буенча конкрет чаралар тәкъдим итәргә, әйтик, объектив сәбәпләр аркасында счетларын түли алмаганнар өчен ТКХ өчен түләү шартларын җиңеләйтергә ниятли. Моннан тыш, бердәмроссиялеләр медицина берләшмәсенә, табибларга ярдәм итүнең мөмкин булган формалары турында фикер алыштылар. Пациентлар саны арта бара, табиблар көчләрен һәм вакытларын кызганмыйча, вакытында кирәкле медицина ярдәме күрсәтәләр. Медицина персоналын транспорт чаралары белән тәэмин итү әлеге ярдәмнең бер юнәлеше булырга мөмкин. Төбәкләрдә моңа ихтыяҗ бар.

"Кешеләргә коронавирус инфекциясе турында дөреслекне сөйләргә кирәк, - дип тәмамлады сүзен Фәрит Мөхәммәтшин партиядәшләре белән аралашканда, - мәгълүмат булмау төрле уйдырмалар чыгаруга китерә. Федераль һәм республика Хөкүмәте бизнеска ярдәм итү буенча берничә чара әзерли, Сәүдә-сәнәгать палатасыннан коллегалар үз тәкъдимнәрен юллады. Республика партия оешмасы бу мәсьәләләрне контрольдә тотачак, ярдәм итүнең яңа юнәлешләрен тәкъдим итәчәк. Дәүләт хакимияте органнары белән бергә без килеп туган киеренкелекне бетерү юлларын эзләячәкбез".

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International