Юбилей чараларына әзерлек дәвам итә

2020 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе, 15:19

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан АССРның 100 еллыгына әзерлек һәм аны уздыру буенча видеоконференцэлемтә рәвешендә уздырылган  киңәшмәдә катнашты. Киңәшмәне ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев үткәрде.

ТР Мәдәният министрлыгы, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, "Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе" һәм республиканың муниципаль берәмлекләре җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашында узган киңәшмәдә CОVID-19 коронавирусы таралу куркынычы белән бәйле карантин шартларында юбилей чаралары планын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика башкарма хакимияте органнарын һәм муниципалитетларны ветераннарга тиешле ярдәм күрсәтү,  Татарстан үсешенә лаеклы өлеш керткән күренекле шәхесләрнең исемнәре белән бәйле мәдәни объектларны һәм урыннарны төзекләндерү эшен дәвам итәргә чакырды. Бу эшләр, парламент җитәкчесе фикеренчә, куркыныч инфекция таралу шартларында мәҗбүри таләпләрне һәм чикләү чараларын исәпкә алып башкарылырга тиеш.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International