Фәрит Мөхәммәтшин: "Эпидемиянең тиз төшүе һәрберебезгә бәйле"

2020 елның 31 марты, сишәмбе, 14:27

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин татарстанлыларга санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә һәм коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау буенча мөрәҗәгать итте.

"Хөрмәтле ватандашлар!

Без  үзара аралашуларны  туктатмый торып эпидемия таралуга чик куя алмаячакбыз. Бу мәсьәләгә бик җаваплы карарга кирәк. Барыбызның да өйләребездә калуы сорала. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!" – диелә мөрәҗәгатьтә.

Парламент башлыгы халыкны паникага бирелмәскә чакыра. "Татарстан Президенты, дәүләт органнары тарафыннан тиешле чаралар күрелә. Әмма кешеләр бу чараларга җитди карап,  үз-үзләрен чикләми торып, коронавирус афәтен җиңә алмаячакбыз. Эпидемиянең тиз төшүе һәрберебезгә бәйле" –диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ветераннарга, өлкән яшьтәге кешеләргә  мөрәҗәгать итеп ул аларга өйдән чыгып йөрмәскә, азык-төлек, дарулар кирәк булса кайнар элемтәгә яисә волонтерларга шалтыратырга тәкъдим итә.

"Тагын бер кат сезгә мөрәҗәгать итәм: үзебезне саклыйк, сабыр булыйк!" – дип  мөрәҗәгать итә Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International