Вячеслав Володин Дәүләт Советы депутатларын Җиңү көне белән котлады

2024 елның 7 мае, сишәмбе, 17:40

РФ ФС Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Җиңү көне белән котлады. Россия парламентының түбән палатасы спикеры Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин адресына котлау телеграммасы җибәрде.

"9 май – изге бәйрәм. Һәр гаиләдә Геройлар турында истәлек саклана. Киләчәк буыннарга совет халкының батырлыгы турында хакыйкатьне җиткерү мөһим, – диелә  телеграммада, – Бүген, нацизм кабат баш күтәргәндә, махсус хәрби операциядә катнашучылар, гомерләрен кызганмыйча, явызлыкка каршы  көрәшәләр. Безнең солдатлар һәм офицерлар ата-бабаларыбыз эшен дәвам итәләр, азатлык, бәйсезлек, Ватаныбызның киләчәге өчен батырларча көрәшәләр".

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International