Фәрит Мөхәммәтшин "Бердәм Россия"нең алдан тавыш бирүендә катнашучы яшь кандидатлар белән очрашты

2024 елның 22 апреле, дүшәмбе, 16:03

Дәүләт Советы Рәисе, "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин муниципаль районнардан «ПолитСтарт» проекты кысаларында алдан тавыш бирүдә катнашучы яшь кандидатлар белән очрашты. Республика парламентында узган очрашуда партиянең төбәк бүлеге һәм «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» Татарстан бүлекчәсенең Җирле штаблары вәкилләре катнашты.

Чарада катнашучыларны «Бердәм Россия» партиясенең республика бүлеге исеменнән сәламләп, Фәрит Мөхәммәтшин партиянең алдан тавыш бирүендә 200дән артык кеше, шул исәптән 40ка якын яшь кандидат катнашырга теләк белдерүен билгеләп үтте. "Сез барыгыз да актив гражданлык позициясен күрсәттегез, алдан тавыш бирүдә катнашырга теләк белдердегез, – дип басым ясады республика парламенты башлыгы. – Республика язмышына мондый битараф булмаган мөнәсәбәт, булган проблемаларны хәл итүгә үз карашыгыз булу яшьләребезнең сәясәттән ерак булмавын күрсәтә. Әлбәттә, бу безнең өчен партиянең кадрлар резервын формалаштыру мөмкинлеге дә. Моңа яңа күнекмәләр алу өчен мәйданчык буларак "ПолитЗавод" һәм "ПолитСтарт" партия проектлары юнәлдерелгән.

Фәрит Мөхәммәтшин "Бердәм Россия"нең илебезнең сәяси практикасына алдан тавыш бирүне керткән беренче партия булуын искәртте. Гомумән алганда, бу процедура сайлаучылар белән рәсми сайлау кампаниясе башланганчы ук аралашу өчен дә кулланыла, дип аныклады ул.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, "Бердәм Россия"нең Яшь гвардиясе" илдә һәм республикада иң эре яшьләр берләшмәләренең берсенә әверелгән. "Сез күп меңлек армиянең энергиясен һәм эшчәнлеген координациялисез һәм иҗади юнәлешкә юнәлтәсез, махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җыюда һәм җибәрүдә катнашасыз, – дип билгеләп үтте ул, – яшьләрне иҗтимагый әһәмиятле проблемаларны хәл итүгә җәлеп итәсез. Һәм, һәрвакытта да актуаль булганча, сез гражданнарны патриотик тәрбияләүгә зур өлеш кертәсез. Сүз уңаеннан, республика парламенты илдә беренчеләрдән булып Татарстан Республикасында гражданнарны патриотик тәрбияләү турында аерым төп закон кабул итте».

Яшьләрнең дәүләт һәм муниципаль хакимиятнең вәкиллекле органнары эшендә катнашуы турында сөйләгәндә, республика Дәүләт Советы Рәисе "Бердәм Россия"нең Яшь гвардиясе", Яшьләр парламенты киләчәктә дә яшь лидерлар өчен кадрлар лифты булып торачагына ышаныч белдерде. "Бездә яшь гвардиячеләр арасыннан Дәүләт Советы депутатлары, муниципаль депутатлар булып сайлануның яхшы мисаллары бар, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Әйтик, ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты составында 6 яшь гвардияче бар. Республика дәрәҗәсендә Яшьләр хөкүмәтенең 15 әгъзасының дүртесе «Яшь гвардия» вәкилләре булып тора. ТРда 7 600 муниципаль депутатның 10%ын Яшь гвардиячеләр дип атарга мөмкин. Алар оешма сафларында булганнар яки аның мәктәбен үткәннәр. Элек республикабызның яшь гвардиячеләре белән җитәкчелек иткән Татарстан Дәүләт Советы депутаты Динар Бариев РФ Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр парламентында ТР Дәүләт Советы вәкиле булып тора. Җыелган тәҗрибә һәм инициативалы булуы Яшьләр парламенты җитәкчесе Нина Шиминага быел март аенда ТР Дәүләт Советы депутаты булырга мөмкинлек бирде».

Парламент башлыгы быел сентябрь аенда  җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар узачагын искәртте. "Алдан тавыш бирү нәтиҗәләренә карамастан, депутатлыкка кандидатларның йомгаклау исемлегенә барысы да кермәячәк, сезнең һәркайсыгыз үз шәһәрләрендә һәм районнарында эшен дәвам итәчәк, безнең белән бергә республика программаларын, иҗтимагый әһәмиятле, шул исәптән партия проектларын гамәлгә ашыруда катнашачак, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.  – Сез 2025 елда муниципаль сайлауларда һәм 2026 елда Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда үз көчегезне күрсәтә алачаксыз. Сез барыгыз да – безнең активта, «Бердәм Россия»нең бер зур командасында".

Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия»нең алдан тавыш бирүдә катнашучыларга киңәш биреп, аларның игътибарын кешеләр белән эшләүнең мөһимлегенә юнәлтте. "Иң катлаулысы – кешеләр белән эшләү, – дип басым ясады парламент башлыгы, – аларны тыңлау һәм ишетү, татарстанлыларның тәкъдимнәрен анализлау, җәмгыятькә ачык булу – бу безнең эшчәнлекнең төп өлеше". Җәмәгать кабул итү бүлмәләре, халыкка ярдәм итү штаблары, гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү, сайлаучылар белән очрашу, төрле мәйданчыкларда, шул исәптән социаль челтәрләрдә һәм Интернет челтәрендә татарстанлылар белән аралашу – бу коммуникация чыганакларын нәтиҗәле файдаланырга кирәк, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин. "Еш кына бу аралашудан зур үзгәрешләр башлана",  – диде ул.

Очрашуда яшьләр эшләре буенча министр Ринат Садыйков, Дәүләт Советы депутаты Динар Бариев, "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин катнашты.

Очрашу ахырында Фәрит Мөхәммәтшин "Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе" активистларына республика партия оешмасының Рәхмәт хатларын тапшырды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International