"Үлемсез полк - 2023": Без хәтерлибез!

2023 елның 4 мае, пәнҗешәмбе, 17:27

Бу көннәрдә барлык шәһәрләрдә һәм авылларда, һәр йортта Бөек Ватан сугышында Җиңү өчен үз гомерләрен кызганмаган кешеләрне искә алалар. Һәр гаиләнең үз геройлары бар, һәм без аларны 9 Майда "Үлемсез полк" акциясендә катнашып, аерым сагыш һәм горурлык хисе белән искә алабыз.  

Депутатлар һәм Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре ел саен "Үлемсез полк" йөрешендә бик актив катнашалар. Быел катнашучыларның иминлеген тәэмин итү максатыннан акция башка форматта узачак, шуңа күрә без Ватанны саклаган геройларыбызны искә алырга булдык, аларның портретлары белән видеороликны парламент бинасындагы һәм социаль челтәрләрдәге мәгълүмат таблоларына урнаштырдык. Видеороликны яздыру өчен депутатларның һәм Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләренең Бөек Ватан сугышында катнашкан 67 туганының фотопортреты җыелды. 

Барыгызны да акциягә кушылырга чакырабыз.

Без хәтерлибез! Без горурланабыз!

Видеороликны парламент сайтында видеорепортажлар бүлегендә, шулай ук социаль челтәрләрдә карарга мөмкин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International