Ватандашлар эшләре буенча координация советы ТАССР төзелүнең 100 еллыгын билгеләп үтү чараларын әзерләүгә актив кереште

2019 елның 6 декабре, җомга, 15:00

Бүген республика парламентында ТР Президенты каршындагы Ватандашлар эшләре буенча координация советы утырышы булды. Аны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

Парламент башлыгы  координация советы тарафыннан 2019 елга куелган бурычларны хәл итүгә  министрлыклар һәм ведомстволар бик тә җаваплы караганлыгын билгеләп үтте.

Координация советы тарафыннан мәдәни-гуманитар акциялардан тыш диаспоралар белән турыдан-туры элемтәләр булдыру, Татарстан товар җитештерүчеләренең Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче бизнес әһелләре белән элемтәләрен киңәйтү бурычы да куелган булган.

Фәрит Мөхәммәтшин киләсе елда республикада ТАССР төзелүнең 100 еллыгы билгеләп үтеләчәген әйтте. Бу чараны әзерләүгә барлык дәрәҗәдәге хакимият органнары, предприятияләр һәм оешмалар җәлеп ителгән.  Август аенда РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виталий Мутко җитәкчелегендә федераль оештыру комитеты утырышы уздырылган. Бәйрәм чаралары расланган.

Дәүләт Советы Рәисе утырышта катнашучыларны, Татарстанның төбәкләрдәге һәм чит илләрдәге вәкилләрен бу чараларда актив катнашырга чакырды.

Татарстанда 2019-2022 елларга ватандашларыбызның ирекле күчеп килүенә ярдәм күрсәтү буенча дәүләт программасы булдырылган.

– Ватандашларны ирекле күчерү программасы буенча якын чит илләрдә яшәүче 200дән артык ватандашыбыз Татарстанга күченеп килә алачак, дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

 «2019 елның ноябренә булган мәгълүматлар буенча, әлеге программада катнашу өчен ватандашларыбыздан 298 гариза кергән. Сайлап алганнан соң 211 ватандашыбыз һәм аларның гаиләләренең 374 әгъзасына Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының уңай бәяләмәсе бирелгән», - диде парламент башлыгы.

Ул аларның хәзерге вакытта Үзбәкстан, Казахстан, Таҗикстан һәм Кыргызстанда гомер итүләрен, Казан, Әлмәт, Чаллы, Менделеевский, Мамадыш һәм Бөгелмә шәһәрләренә күчеп килергә ниятләүләрен искәртте.

«Татарстанның  Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан аларның республикабызда яшәвенең беренче елына мониторинг оештырылды. Әлеге эш күчеп килүчеләрнең тагын да нәтиҗәлерәк җайлашуына мөмкинлек бирер дип уйлыйбыз», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Россия төбәкләрендә татар телен һәм башка телләрне укыту мәсьәләсе  актуаль булып кала, дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. "Ноябрь аенда узган Рус теле буенча совет утырышында Россия Президенты Владимир Путин, «мондый сорауларны республикалар, крайлар, өлкәләр, муниципалитетлар белән килештереп хәл итәргә кирәк" дип белдерде. Үз телен, мәдәниятен, тарихын өйрәнүгә бернинди чикләүләр булырга тиеш түгел".

Утырышта ватандашлар белән эшләү һәм киләсе елга планнар белән  ТР Премьер-министр урынбасары Васыйл Шәйхразиев, ТР Премьер-министр урынбасары – Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов  һәм ТР Мәдәният министры  Ирада Әюпова уртаклашты.

Видео-конференц-элемтә рәвешендә узган утырышта Татарстанның чит илләрдәге һәм Росссия төбәкләрендәге вәкилләре дә катнашты.  Татарстанның Свердловский өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов  һәм Швейцария Конфедерациясендәге сәүдә-икътисад вәкиле Гүзәл  Салихова үзләре башкарган эшләр һәм киләчәккә планнары белән таныштырды.

 «Татарстан җитәкчелеге адресына Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавровтан 2020 елда Казанда чит илдә яшәүче эшкуар-ватандашлар катнашында конференция үткәрү турында тәкъдим килде», - диде парламент башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин республика Президенты Рөстәм Миңнехановның әлеге инициативаны хуплавын искәртте. «Моны без дә хуплыйбыз һәм әзерлек процессына кушылабыз, - дип өстәде ул. - Тышкы эшләр министрлыгы ватандашлар белән эшләүдә безгә ярдәм күрсәтә».

Утырышны йомгаклап киләсе елда ватандашлар белән эшләүдә төп юнәлешләр билгеләнде.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International