Фәрит Мөхәммәтшин "Татарстан – яңа гасыр" хәрәкәте әгъзаларын халык наказларын үтәү буенча актив эшчәнлеккә чакырды

2019 елның 15 ноябре, җомга, 10:00

Бүген Татарстан халыкларының  Дуслык йортында "Татарстан – яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәте Югары советының киңәйтелгән утырышы булды. Хәрәкәт әгъзалары узган сайлау кампаниясенә нәтиҗә  ясап, 2020 елда булачак сәяси кампаниялар алдында торган бурычларны билгеләделәр, "Татарстан – яңа гасыр"дан сайланган депутатларның һәм җирле структураларның  гражданнар наказлары һәм мөрәҗәгатьләре буенча башкарган эшләренә анализ ясадылар.  Утырышны хәрәкәтнең Югары советы рәисе, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин  алып барды.

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советына сайлауларга нәтиҗә ясап Фәрит Мөхәммәтшин "Бердәм Россия"  партиясе бердәм округыннан  "Татарстан – яңа гасыр" хәрәкәте Югары советының  алты әгъзасы депутат булып сайлануын әйтте. Парламентта  "Татарстан – яңа гасыр" депутатлар төркеме оешты, аңа 8 парламентаррий керә: Артур Габделҗанов, Николай Рыбушкин, Леонид Барышев, Фарит Миңнеголов, Ренат Мистахов, Рөстәм Мөхәммәдиев, Илдар Шамилов һәм Шамил Яһудин.

Фәрит Мөхәммәтшин "Татарстан – яңа гасыр" хәрәкәте әгъзаларына һәм аларның тарафдарларына сайлаулар барышында актив эшчәнлекләре өчен рәхмәт белдерде. Парламент башлыгы хәрәкәт әгъзаларының сайлау участокларында күзәтүчеләр сыйфатында,  праймеризда һәм дебатларда башкарган эшләрен дә билгеләп үтте.  

Парламент башлыгы узган сайлау  кампаниясе барышында  8,5 мең наказ җыелуын искәртте.  Алар  илкүләм проектларны һәм республика Президенты программаларын  гамәлгә ашыру кысаларында хәл ителергә тиеш.

Татарстан муниципаль берәмлекләренең вәкаләтле органнарына – депутатлар һәм 2020 елда Татарстан Президентын сайлау кампаниясенә әзерлек хәзердән башланырга тиеш, дип белдерде  Фәрит Мөхәммәтшин. «2020 елгы сайлау кампаниясенә бүген үк әзерләнә башларга кирәк. Безнең программаларны тормышка ашыруны, предприятиеләрнең уңышлы эшчәнлеге, хакимият структуралары, республика Хөкүмәте һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләренең актив эше аша башлап җибәрергә кирәк», – диде ул.

Киләсе елда республикада 7,5 мең муниципаль депутат сайланачак. «Татарстан – Яңа гасыр» хәрәкәте территорияләрне үстерү өчен күп эш башкарган үз кандидатларына ярдәм итәчәк.

«Без мондый кешеләрне, һичшиксез, күрергә, аларны җирле Совет депутатлары итеп тәкъдим итәргә, аларның сайлау кампаниясенә ярдәм итәргә һәм алар белән бергә катлаулы бурычларны хәл итәргә тиеш. Сәяси активны, партия активын укытырга кирәк. «Татарстан – Яңа гасыр» хәрәкәте, бәлки «Бердәм Россия» партиясенең Башкарма комитеты белән кайбер мәсьәләләрдә берләшергә мөмкин. Без сайлау кампанияләре буенча әзерлекле белгечләрне, технологларны чакырабыз. Уңышка ирешү өчен активны өйрәтәчәкбез», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Иҗтимагый хәрәкәтнең Югары советы рәисе актив әгъзаларын «Бердәм Россия» праймеризында катнашырга чакырды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International